Автор конспекта:
Автор(ы): — Афзалова Венера Фаварисовна

Место работы, должность: — МОУ СОШ с.Мальбагуш

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Литература
Предмет(ы): — Литературное чтение
Предмет(ы): — Математика
Предмет(ы): — Музыка
Предмет(ы): — Окружающий мир

Цель урока: — Укучыларда бердәмлек, татулык, укуга карата мәхәббәт уяту; әти — әниләргә, килгән кунакларга үзләштергән белемнәрне күрсәтү

Учащихся в классе (аудитории): — 1

Используемые учебники и учебные пособия: —

Математика, әлифба, язу

Используемая методическая литература: —

Газета «Ачык дәрес», журнал «Мәгариф»

Используемое оборудование: —

Дәреслек макетлары (математика, әлифба, туган тел)

Краткое описание: — Ата — аналар, укытучылар, килгән кунаклар алдында мероприятие күрсәтү. 1 сыйныф укучыларының мәктәпкә яраклашуы; концерт номерлары, театр һәм шигырьләр ярдәмендә күрсәтү.

Укытучы: Кадерле укучылар, хөрмәтле әти — әниләр, укытучылар, кунаклар. Бүген бездә зур бәйрәм — Әлифба бәйрәме. Әле генә, 1 сентябрь иртәсендә, мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәни дусларыбыз бүген беренче җиңүләрен бәйрәм итәләр.

Балалар, сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма, сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез. Бүген безнең класста һәрбер бала укый, яза белә. Чын күңелемнән котлыйм сезне. Бүген сезнең бәйрәм, безнең бәйрәм, әти – әниләрнең бәйрәме. Ә хәзер әйдәгез укучыларны каршы алыйк, сүзне аларга бирик.

Җыр – хор: “Исәнмесез дуслар, саумысез!”

1.Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым

Сумка тотып, белем алырга дип

Борма сукмак буйлап атлавым.

2.Исемдә алтын сукмакка

Тәүге аяк баскан көнем.

Тәүге башлап мәктәп ишеген

Үрелеп ачкан көнем.

Укытучы:

Күч безнең күңелгә

Җыр яме, җир яме.

Рәхим ит, түрдән уз –

Әлифба бәйрәме !

Балалар бергә:

Әлифба, әлифба беренче битеңне

Ачкан көн хәтердә зур бәйрәм шикелле.

1 бала:

Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

2 бала:

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде

Сүз төзеп укуы, кызыклы, күңелле !

Бергә:

Әлифба, әлифба, китәсең бит инде

Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.

3 бала:

Әлифба – иң якын дус !

4 бала:

Әлифба – иң яхшы китап !

5 бала:

Әлифба – иң матур шигырь !

Бергә:

Әлифба – иң әйбәт җыр !

Җыр: “Мин иртә белән мәктәпкә барам”

Укытучы:

Күчкәнме бу залга

Дөньяның бар яме –

Күңелләр түрендә

Әлифба бәйрәме.

Әлифба китабы күңелсез генә керә.

1 бала:Кара әле, бәйрәмгә кунак килә.

Әлифба:Исәнмесез !

Бергә:Исәнме, китап дус! Син ни өчен күңелсез?

Әлифба:Мин исемемне югалттым. Озак эзләдем, таба алмадым.

Бергә:Кайгырма, китап дус. Без сиңа булышырбыз.

Әлифба:Рәхмәт сезгә, дуслар.

(Хәрефләр йөгереп чыгалар, алар үзара сөйләшәләр)

1 хәреф: Карагыз, карагыз, монда нинди матур !

2 хәреф:Әйе, бик матур.

3 хәреф:Балалар да җыелган, кунаклар да бар икән.

4 хәреф:Кем зирәк, тапкыр икән ?

Сынап карыйк, әйдәгез !

Сез җавабын табыгыз,

Без шигырьләр әйтәбез.

(Хәрефләр тезелеп басалар.)

А хәрефе: Охшаган ул ракетага,

Ул басуда багана да.

Аны белә һәрбер бала:

Алфавитны башлый ич…(А)

И хәрефе:Ат та түгел – тояклы,

Үзе озын колаклы.

Бер хәрефен үзгәртсәң,

Булачак улйозаклы.(ишәк, ишек)

Л хәрефе:Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып, тирләр түгеп.

“Л” хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр.(Ләйсән)

Ә хәрефе:Кая барсаң, күз алдыңда,

Һәрчак күңелеңдә яши !

Ул – безнең иңякын кеше

Ул кеше – безнең (әни).

Б хәрефе:Күрәсеңме букет итеп,

Алсу нурлар бәйләмен,

Кояш котлый март аенда

Минем әни (бәйрәмен)

Ф хәрефе:Кошлар – безнең дусларыбыз,

Алар оча һәркайда.

Китерәләр агачларга,

Басуларга күп (файда)

Укытучы:Кем бу хәрефләрдән сүз төзи?

(1 нче укучы Әлифба сүзен төзи)

Әлифба:Менә бит минем исемем! Исемемне таптым! Нинди зур шатлык! Әйдәгез. Бергәләп җырлыйбыз!

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

Бергә:Һәммәбезнең үз урыны

Барыбыз да кирәкле.

Безне Әлифба китабы

Дус булырга өйрәтте.

Ишек шакыйлар.

Укытучы:Кем бар? Әйдәгез, бәйрәмгә рәхим итегез!

- Исәнмесез!?

Әйдәгез рәхим итегез! Әлифба бәйрәменә. Әкиятләр дөньясыннан Кызыл Калфак килгән икән. Сүзне аңа бирик.

Кызыл Калфак: Кадерле 1 класс укучылары! Хөрмәтле кунаклар, әти — әниләр, укытучылар! Менә бүген сез – 1 класс укучылары иң кадерле, иң беренче уку китабыгыз – “Әлифба” белән саубуллашасыз. Сезгә уңышлар телибез, “5” легә укыгыз. Кемдә иң күп “5” ле, шул ул иң көчле! Минем кәрзинемдә сезгә әкиятләр дөньясыннан серле бүләкләрем һәм сынауларым да бар.

- Сез әзерме?

1.Су анасының алтын тарагы кайда төшеп калган?

2.Бабай нәрсә чәчкән?

3.Әкияттә бер кечкенә малайны казлар – аккошлар кая алып киткәннәр?

4.Төлке хәйләкәр. Ә бер әкияттә ул алданып авызын ачып калган. Бу әкиятнең исеме ничек?

5.Торна белән Төлкенең дуслыгы ни өчен беткән?

6.Явыз бүре ничә кәҗә бәтиен ашамакчы булган?

Кызыл Калфак: Бик дөрес, зирәк икәнсез.

Музыкальпауза. Кызыл Калфак җыр җырлый.

Кызыл Калфакның 2 нче сынавы. Сүзләрне башта уңайга, аннан кирегә укырга.

Сөт – төс, чак – кач, чага – агач

Таш – шат, аю – юа, акча – ачка

Сат – тас, так – кат, таза – Азат

Кызыл Калфак: Ярый, рәхмәт Сезгә. Сез зирәк һәм белемле икәнсез. Минем дә бәйрәмдә буласым килә. Мөмкинме?

Тагын ишек шакыйлар.

Укытучы:Туктагыз әле! Безнең бәйрәмгә тагын кемдер килгән. Мөгаен, бу соры бүредер әле. Кызыл Калфак юлда бүрене очратмаган идеңме? (Кабат ишек шакыйлар)

Балалар! Бүрене кертәбезме соң?

- Керсен әйдә.

Укытучы:Әйдә. Соры бүре, рәхим ит!

Бүре керә:Исәнмесез!? Мин сезне Әлифбаны уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм! Минем сезгә биремнәрем бар. Башлыйбызмы? Сез әзерме? (Бер сүз белән җавап бирергә)

1.Урман санитары. Бу кошның исеме … (тукран)

2.Кәбестәнең үзәк өлеше … (күчән)

3.Озын колаклар, кыска койрык. Нәрсә ул? (куян)

4.Җәнлекләр патшасы … (аю)

5.Дәрескә чакыра … (кыңгырау)

6.Буратино нәрсәдән ясалган? (агачтан)

Бүре: Минем бу бәйге сорауларына бик яхшы җавап бирдегез. Рәхмәт, балалар. Ә хәзер мәсьәләләр чишә беләсезме? Шуны билгеләрбез.

1.Алмагачта 5 алма

Алар пешкән алланган.

Берсен алды Әнисә

Агачта калды ничә?

2.Ак каенда 5 чыпчык,

Түбәдә 5 сыерчык.

Әйтмәс микән берегез

Барысы ничә кошчык?

3.Бер куян басып тора,

Бер куян ята посып.

Йөри дүртесе уйнап –

Йә, әйт әле, син уйлап?

4.Бер күлмәктә 3 төймә,

Бер күлмәктә 5 төймә.

3 төймә дә, 5 төймә

Ничә? Шуны кем белә?

Бүре:Дөрес мәсьәләләремне дә әйбәт чиштегез. Рәхмәт балалар.

Ишек шакыйлар.

Укытучы:Безнең бәйрәмгә тагын кемдер килгән. Әйдәгез, түрдән үтегез.

- Исәнмесез!? (доктор Айболит керә)

Укытучы:Безгә ерактан, бик ерактан сәламәтлек утравыннан Доктор Айболит килгән, балалар. Балалар сәламәтлек — иң зур байлык бит ул. Менә шуның өчен бүген кунакка Доктор Айболитны чакырдым. Әйдәгез, аны каршы алыйк.

Д.Айболит:Балалар, ә сез минем кем икәнемне беләсезме икән?

1 укучы:

Добрый Доктор Айболит

Он под деревом сидит.

Вот пришли к нему лечиться

И зайчики, и лисицы

И жуки, ипаучки.

Д.Айболит: Рәхмәт, бик яхшы. Ә хәзер минем сезгә тагы сорауларым бар.

1.Иң зур байлык нәрсә ул? (сәламәтлек)

2.Иң мөһим гигиена чарасы сезнеңчә нәрсә? (юыну)

3.Тешләрне кайчан һәм ничек чистартырга кирәк? (иртә, кич, 1- 2 минут)

4.Ашаганда өстәл янында үзеңне ничек тотарга? (сөйләшмәскә, китап укымаска, һ.б)

5.Иртәнге гимнастиканың нинди әһәмияте бар? (сәламәтлекне ныгыта, организмны чыныктыра, тырышып укырга ярдәм итә)

Д.Айболит: Рәхмәт балалар, минем сорауларыма бик төгәл җавап бирдегез. Барыгызга да сәламәт булуыгызны телим. Минем сезгә бер уеным да бар. Бу уен “Сүз эчендә сүз” дип атала. (Уенда 1 – 2 – 3 кешедән торган 3 төркем катнаша. Һәр төркемгә 4 әр хәреф бирелә. Шул хәрефләрдән иң күп сүз төзүчеләр җиңүче була)

1 төркем: я, н, к, у хәрефләре (уян, ун, ук, куян, яу, һ.б. сүзләр)

2 төркем: к, а, т, я хәрефләре (ат, кат, так, Катя, һ.б. сүзләр)

3 төркем: у, р, д, а хәрефләре (дару, ау, ур, ура, руда, һ.б. сүзләр)

Д.Айболит: Һәммәгезгә дә рәхмәт. Сез белемле һәм сәламәт икән. Ә хәзер миңа китәргә рөхсәт итегез. Хушыгыз, сау – сәламәт булыгыз (китә)

Балалар: Хуш, сау бул Доктор Айболит.

Укытучы: Әнә көтеп алган кунагыбыз да килеп җитте. Рәхим ит, Туган тел! Түрдән уз.

Туган тел: Исәнмесез, укучылар! Менә, ниһаять, мин дә килеп җиттем.

Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел.

Тәмле дип телеңне йотма,

Туган телне онытма.

Укытучы:Укучылар, Әлифбаны тәмамладык. Аңа алмашка “Туган тел” килә.

Укучыларга “Туган тел” китабы тапшыру.

1 укучы:

Рәхмәт, Туган тел, сиңа

Безгә килүең өчен.

Дуслашырбыз,серләшербез,

Белем алып үтәр безнең

Туачак һәр көнебез.

Җыр башкарыла “Туган тел”.

Укытучы:Кадерле укучылар, кунаклар. Безнең сезгә әйтер сүзебез бар.

Укучылар бергә:

Сезнең алда сүз бирәбез;

Ялкауланмаска, икеле алмаска,

Тырыш булырга, бишкә укырга.

Укытучы: Кадерле кунаклар бәйрәмебез ахырына якынлаша. Сезне, гомумән һәрбер кешенеберенче башлап укырга, язарга, сөйләргә, фикерләргә өйрәтүче ул –

Балалар бергә: ӘЛИФБА!

Укытучы: Ә хәзер бәйрәмебезнең икенче өлешенә күчәбез, концерт номерларына.

Әлифба бәйрәме тәмам. Хәзер бәйрәм чәй табыны янында дәвам итәр.

Мәлбагыш гомуми урта белем бирү мәктәбе

Рәхмәт сиңа, Әлифбам !

(Әлифба бәйрәме сценариесе)

2 нче категорияле

башлангыч класслар укытучысы

Афзалова Венера Фаварисовна

2010 – 2011 нче уку елы

Файлы: кәҗә белән сарык дәрес планы.doc
Размер файла: 55808 байт.

Рубрики: Литература Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология