Автор конспекта:
Автор(ы): — Исмагилова Гульчачак Фирдависовна

Место работы, должность: — МБОУ «Муслюмовская гимназия» учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Литературное чтение

Цель урока: —

Р.Миңнуллинның ижаты, тормышы белән таныштыру, аның шигырьләрен аңлап, сәнгатьле укуларына ирешү, шагыйрь иҗатына мәхәббәт уяту.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 3

Используемое оборудование: —

Җиһаз: китаплар, портрет, видео, магнитафон, интерактив такта.

Краткое описание: — Р.Миңнуллин иҗаты белән танышу

Дәрес барышы.
1. Классны дәрескә оештыру.
а) әзерлекне тикшерү
б) белемнәрне актуальләштерү.( Интерактив тактада ахры язылып бетмәгән мәкальләр чыга.)
— Укучылар, кайсыгыз шушы мәкальләрнең ахырын тизрәк әйтеп бирер?
Үз илем-алтын …(башак)

Туган өен … (белмәгән)
Туган авылын …(белерме)?
… (Туган авылын) белмәгән
Туган илен …(белерме)?

Ир егет үзе өчен …(туар),
Иле өчен …(үләр).
— Укучылар, бу мәкальләр нәрсә турында?
*Туган ил, авыл, туган тел, егетләр турында.
— Икенче мәкальгә игътибар итегез әле, нинди тыныш билгесе куелган?
* Сорау билгесе.
— Нинди интонация белән укыйбыз?
* Сорау интонациясе белән.
— Ә хәзер, әйдәгез әле, шушы сорауны үзебезгә бирик. Без туган ягыбызны яратабызмы? Беләбезме?
* Яратабыз. Беләбез.
— Укучылар тактага язылган шигырь юлларына игътибар итик әле. (Интерактив тактада шигырь юллары чыга)
Сөн буена кайтсам, әллә нишлим-
Кайтам кебек мин үткәнемә.
Чишмәләрнең утлы суын эчәм,
Куәт иңә бөтен тәнемә.
Авылыма кайтсам, әллә нишлим-
Матурланамдыр да, әлбәттә.
Син сокланып туя алмас идең,
Күрсәң әгәр мине Шәмәттә.

-Укучылар, шагыйрь нәрсә турында яза?
-Әйе. Туган якны хөрмәтләү, ярату, туган ягыңның танылган кешеләрен дә белү дигән сүз.
Бүген без әле яңа гына укып киткән шигъри юлларның авторы Р.Миңнуллинның тормышы, иҗаты белән танышырбыз. Без дәрестә аның кайбер шигырьләрен укыдык. Әйдәгез, шуларны искә төшереп китик. Гөлназ шигырьләрдән өзек сөйләр, ә без аның исемен атарбыз. (Укучы сөйли.)
*”Менә шундый кеше ул”
*”Торуын торам ла ул”
*”Әни кирәк”
*”Ипи булса”
-Тактадагы шигырьдән күренгәнчә Р.Миңнуллин Сөн буенда, Шәммәт авылында туган. Бу урын бездән бик ерак булмаган Башкортстанның Илеш районында. 1948 елның 1 августында туган.
-Хәзер аңа ничә яшь?
-Укучылар, Р.Миңнуллинның портретына игътибар итегез әле.(интерактив тактада портреты чыга.) Сезнеңчә, ул нинди кеше?
*Ул ягымлы, әйбәт. Көләч йөзле, шаян, шук.
-Әйе, укучылар, ул сез атаган сыйфатларны алган әти кеше.
-Ул нинди шагыйрь?
*Балалар шагыйре.
-“Әйтче, кояш” шигырен тыңлап китик. (укучы яттан сөйли)
-Бу шигырь нәрсә турында?
*Кояш, аның җылысы.
-Шагыйрьнең бала чагы шушы кояш астында Сөн елгасында су коенып, уйнап үтә. Мәктәпне бетергәннән соң ул сатучы булырга укый. Китапханәдә, колхозда эшли. Шушы вакытта иҗат белән шөгылләнә. Газета — журнал битләрендә шигыр ләре басыла. Казанда белемен күтәрә. Шигырьләре белән төрле конкурсларда катнаша, җиңүче була. 30 дан артык китап авторы ул. Аңа бу хезмәтләре өчен Тукай, Андерсен, Жәлил, Алиш премияләре бирелә. Ул әле депутатта.
-“Дөньядагы иң зур алма” шигыре.(Укучы яттан сөйли)
-Укучылар, атна дәвамында сез аның шигырьләрен укыдыгыз, ятладыгыз. Шагыйрь нәрсәләр турында яза?
* Туган як, әниләр, уеннар, гаилә, кошлар, хайваннар, ашамлык, табигать, тынычлык,бәйрәмнәр.
-Әйе, укучылар аның темалары төрле, кызыклы. Укыган саен укыйсы килеп тора.
-Бик яхшы. Сез шигыр ләргә рәсемнәрдә ясадыгыз бит. Әйдәгез шуларны яклыйк.
(интерактив тактада укучы ясаган рәсем чыга, шул укучы нинди шигырьгә, кайсы өлешенә ясаганын аңлатып, рәсемен яклый.)

Физкультминутка. “Күңелле тәнәфес” җырына. (ике укучы җырлый, калганнар төрле хәрәкәтләр белән бииләр)

-Әйдәгез,хәзер Р.Миңнуллинның гаиләсе белән танышыйк.(интерактив тактада фото- рәсемнәр чыгып бара)
-Әнисе белән; кечкенә вакытта әти-әнисе белән; энекәшләре, әтисе белән; кызы Таңсылу белән; хатыны, улы, кызы, килене белән; балалар белән; депутатлар белән; язучылар, җырчылар белән; М.Әхмәтҗанов белән.
-М.Әхмәтҗанов кем әле ул?
*Укытучы, язучы. Мөслимдә, безнең янәшәдә яши.
-Р.Миңнуллинның иҗаты касеталарга, видеоларга төшерелгән. Аны бөтен ил халкы белә, күрә , карый. Бездә шагыйрьне сәхнәдә күрик, аның тавышын ишетик.(видеотасма карау, шигырь тыңлау)
-Шигырьләр ошадымы? Нәрсә турында сүз бара?
*Космонавт буласы килми, үз теләге, үз фикере бар.
*Малайларга багышланган. Дус, тату булырга өнди, тәмәке тартмаска, әти-әнине тыңларга, кызларның чәчен тартсаңда, авырттырмаска куша.
-Р.Миңнуллинның шигырьләре җыр итеп тә җырлана. (Укучы бер җырын башкара)

Группаларда эш. Укучыларны утырган урыннары буенча группаларга бүлү.
Үзләренә ошаган бер шигырьне сайлап алалар, шуңа анализ.
*сәнгатьле укырга яисә яттан сөйләргә
*нәрсә турында?
*нинди тәрбия бирә?
-Яхшы укучылар, молодцы!
-Безнең Р.Миңнуллинның иҗатына багышланган класстан тыш уку дәресе тәмам. Аның шигырьләрен яратып, аңлап укуыгыз өчен, дәрескә тулы әзерлек белән килүегез өчен рәхмәт. Шагыйрьнең иҗаты белән танышуыгызны тагын дәвам итәрсез дип ышанып калам.

Файлы: Открытый урок по теме.ppt
Размер файла: 5867520 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология