Автор конспекта:
Автор(ы): — Хайбуллин Альфир Тагирович

Место работы, должность: — Директор, учитель татарского языка и литературы Среднетиганской СОШ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Математика
Предмет(ы): — Родной язык
Предмет(ы): — Другое

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Используемые учебники и учебные пособия: —

Тема.Сан темасын кабатлау.

Максат. 1) Укучылар белән сан темасына кагылышлы белемнәрне ныгыту.

2) Дәрестә бәйләнешле сөйләм үстерү алымнарын куллану.

3) Туган як материалларын куллану.

Җиһазлау. Дәреслек, рус лотосы, карточкалар, компьютерда кроссворд чишү, тестлар,

Дәрес барышы.

I. 1.Укучылар, бүген без сан темасын кабатлыйбыз. (дәреснең максаты әйтелә). Үткән дәресләрдә нинди алымнар кулланган булсак, шуларны карап чыгарга тырышырбыз. Дәрескә кереп китү өчен, бер генә әйләнеш рус лотосы уйнап алабыз.

(1-11кадәр булган саннарның сорауларына җавап бирәләр)

2. Безнең тормышыбызда ике төрле сан кулланыла: берсе – рим саннары, икенчесе гарәп. (бер укучы үзенең туган елын тактага рим цифрлары белән язып күрсәтә)

3.а) У. Санның да башка сүз төркмнәре кебек нәрсәсе бар?

у. Төркемчәләре бар.

У. Санның ничә төркемчәсен беләсез?

у. Санның биш төркемчәсе бар.

У. Әйдәгез тизгенә тактада карточкалар белән эшләп алабыз.

(Укучылар тактага чыып санның төркемчә исемнәрен, соравын, кушымчаларын , мисалларны билгеләп куялар.)

ә) У. Ясалышы буенча сан ничә төрле? Шуларны санап чыгыйк әле.

у. Ясалышы буенча саннар 4 төрле: төп, кушма, парлы, тезмә саннар.

(укучыларга саннар күрсәтелә һәм ясалышы буенча әйттерелә)

4. Афәрин, булдырдыгыз! Эшебезне дәвам итәбез. Хәзер компьютердан авылыбызга кагылышлы фотосурәтлрне карап алырбыз. Шуларга карата сораулар уйлый торыгыз. Бер-берегезгә сораулар бирешерсез.

(Якынча сораулар: 1. Авылыбызда ничә күл бар?

2. Кибетләрне санап чык.

3. Авылыбызда ничә сугыш ветераны бар?

4. Ничәләп йорт бар?һ.б.)

5. Сезнең һәрберегез сан ачыклап килгән сүзнең ничек аталганын беләсез. Тагында ныграк истә калсын өчен без аны кроссворд ярдәмендә чишеп алыйк.

(Компьютерда кроссворд чишелә)

6. Сан ачыклап килгән сүз саналмыш булды. Ә сан кайсы җөмлә кисәге булып килә? Бер укучы тактага чыгып җөмлә яза, калганнарыбыз дәфтәрләрдә эшли.

(Тактада җөмлә тикшерелә һәм кайсы җөмлә кисәге икәнлеге ачыклана)

7. Укучылар, без дәресебезнең соңы этабына килеп җиттек. Тестлар белән эшләп алабыз.( һәр укучыга тест кәгазьләре биреләю. Бер укучы компьтерда эшли. Эшләгәннән соң тиз арада тикшерелә һәм билгеләр куела.)

II. Өй эше. Өйдә ярдәмлек сүз төркемнәре турында кабатлап килергә.

Сан темасына рус лотосы сораулары

1. Мәзәк сөйләргә.

2. Шигырь сөйләргә.

3. Санау такмагы әйтергә.

4. Туган елыңны рим цифры белән язарга.

5. Исем дип нәрсәгә әйтәбез?

6. Фигыль дип нәрсәгә әйтәбез?

7. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль кушымчасын әйтергә.

8. Сүз төркемнәре ничәү һәм ниндиләр?

9. Бер исемне килеш белән төрләндер.

10. Хәзерге заман сыйфат фигыль формаларын әйтергә.

11. Шарт фигыль нинди кушымчалар ала?

Краткое описание: — авпапоро

Файлы: фото класса.jpg
Размер файла: 53394 байт.

Рубрики: Другие Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология