Автор конспекта:
Автор(ы): — Ямалиева Зульфия Рафкатовна

Место работы, должность: — Учительница начальных классов МОУСОШ с. Чубар Абдулово

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 3 класс
Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Другое

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 7

Краткое описание: — СӘЛАМӘТЛЕК СЕРЛӘРЕ. Әкият-пьеса. Катнашалар: Әби- табиб. Бабай- теш табибы. Онык-Сара. Аю. Маймыл. Төлке. Песи. Күренеш урманда бара. 1 күренеш. Өй, агачлар, утыргыч,тәпәндә су. Алдагы планда Песи. Ул уяна, тора, киерелә. П е с и. Эх, бүген мин ничек рәхәт йокладым! ( Киерелә, исни.) Кояш та чыккан инде. (Күңелле җыр җырлый. “Яшь спортчы” җыры) Иренмичә беркайчан да Мин иртән торып басам. Кояш нурларын каршылап Тәрәзәләрне ачам. Иртәнге салкын һаваны Сулыйм да иркен итеп. Әйдә, димен, физзарядка, Кулны канаттай җилпеп. Кушымта. Бер, бер, бер, ике,өч Иртә торыйк, җитез булыйк без, Иренмик бер дә. Бер, бер, бер, ике, өч Физзарядканы башлыйбыз Әйдәгез бергә. ( тәрәзә янына килә) Сара, тор давай, кояш кыздыра, битне пешерә. С а р а. Исәнме, Мырау, хәерле иртә! (Өйдән чыга, песи янына килә, сыйпый.) П е с и. Мыр-мыр, мыр-мыр. С а р а. Әйдә, Мырау, әби белән бабай торганчы ишегалдында тәртип кертәбез: мин мичкәгә су тутырам, ә син ишегалдын себерерсең. П е с и. Мыр-мыр, мин бик шат! (Песи себерке алып ишегалдын себерә башлый. Сара су ташый, мичкәгә сала, үзе көйли) С а р а. Менә хәзер бар да тәртиптә, әби белән бабайны уятырга да була. Әби, бабай, хәерле иртә! ( Әби белән бабай керәләр.) Ә б и. Хәерле иртә, кызым! Б а б а й. Хәерле иртә, балалар! С а р а һәм П е с и. Исәнмесез! Ә б и. ( Тирә-ягына карап.) Бабасы, кара әле, бөтен җир чиста! Ай-яй, кызым! Б а б а й. Һай, кызым, Сара, булдыргансың! (Сараның башыннан сыйпый.) С а р а. Без Мырау белән тәртип ясадык: мин су ташыдым, ә Мырау ишегалдын себерде. Б а б а й. Булдыргансыз! ( Бабай тамаша залы алдына чыгып сөйли.) Мин, балалар, яратам Күнегүләр ясарга. Барыгызга киңәш итәм Минем белән басарга. Зарядка ясау файдалы, Беркайчан онытмагыз. Сәламәтлек- зур байлык, Аны һәрчак саклагыз. -Әйдәгез, бергәләп зарядка ясыйбыз! ( Дүртесе бергә зарядка ясыйлар.) Ә б и. Эх, ничек рәхәт булып китте! (Сара, бабай һәм әби китә. Мырау кала, аякларын ялый, колакларын чистарта.) Сара керә. Кулында сөт салынган савыт. С а р а. Менә Мырау, чистаргансың. Кояшта йоннарың ялтырап тора.Булдыргансың. Мә, сөт эч. Сара китә. Песи сөт эчә, буш мискине башына киеп чыгып китә. Әби керә. Ул өстенә ак халат, башына ак шапка кигән. С а р а (керә.) Киләм! Киләм! Ә б и. Кызым, зинһар, урман даруханәсенә барып, аннан дарулар, бинтлар алып кил әле. С а р а. Яхшы, әбием, мин хәзер килеп җитәрмен. ( сумка ала, музыка астында чыгып китә.) 2 күренеш. Урман, утыргыч. Алда маймыл ята, янында банан кабыклары. М а й м ы л.(эчен тотып) Аһ, эчем авырта! Музыка яңгырый. Аю биеп чыга. Кулында ятьмә. Ул әкрен генә маймыл янына килә, аны эләктереп ала. Маймыл кычкырып йөгереп йөри. М а й м ы л. Ай, ярдәм итегез! Коткарыгыз! (Аю берни аңламыйча маймылны җибәрә) А ю. Нәрсә, синең белән шаярырга да ярамыймыни? Син нишләп бик ачулы? М а й м ы л. Ай, аю, эчем авырта, бер хәлем юк. А ю. Берәр пычрак әйбер ашагансыңдыр әле. М а й м ы л. Юк, ашамадым. А ю. Ә менә болар нәрсә? ( банан кабыкларына күрсәтә) Бу бит бананныкы, кара, нинди пычрак. Сиңа ничек оят түгел! Әйдә, елга буена барып юынып килик. ( китәләр, юынып киләләр) Аю. Тәрбиясезлек һәм ялкаулык менә нәрсәгә китерә! Сиңа табибка барырга кирәк! М а й м ы л. Юк, юк, мин куркам, я минем эчемне кисәрләр. Мин эчемне кояшта кыздырам. (кояшка карап ята, эчен ышкый) А ю. Дөрес, син ятып тор, ә мин синең күңелеңне күтәрергә тырышырмын. Мин хәзер шарны кабартам һәм биим (бии). М а й м ы л. Юк, аю, мине бүген бернәрсә дә шатландырмый. Син мине табибка алып барсаң яхшы булыр иде. А ю. Ярый, мин табибка юлны бик яхшы беләм. (Юлда Төлке очрый, ул яңагын бәйләгән.) Т ө л к е. Ай, ай, ай! А ю. ( төлке янына килеп) Бу тагын нәрсә? Нинди бәйләвеч бу? Т ө л к е. Эх, аюкай, тешем бик авырта. А ю. Хәлләрең бик начар икән шул, төлкебикә. Агачлар арасыннан Сара килеп чыга. С а р а. Исәнмесез, урман җәнлекләре! Витаминнар кирәкмиме? Нишләп сез барыгыз да күңелсезләр? А ю. Исәнме, Сара, менә дусларым чирләгәннәр: Маймыл пычрак аяклары белән банан чистарткан, шуңа аның эче авырта. Ә Төлке менә ничә көн теше белән интегә. М а й м ы л белән Т ө л к е. Сара, матурым, безгә булышчы! С а р а. Я, ярый, әйдәгез минем әбием һәм бабам янына, алар сезгә булышырлар. Ә син, аюкай, аларны кайтканда озатырсың. А ю. Яхшы. Бар да музыка астында китәләр. 3 күренеш. Сара җәнлекләр белән керә. С а р а. Менә без килеп тә җиттек. (Тәрәзә кырына килеп әбисен чакыра.) Әби, мин даруханәдән килдем, үзем генә түгел, кара әле, кемнәрне алып килдем. Ә б и. Хәзер, кызым, чыгам. (кулында тыңлау аппараты.) Җ ә н л е к л ә р бергә: Исәнме, табибә! Ә б и. Я, тәртип белән генә килегез. Кем беренче? Т ө л к е һәм М а й м ы л. Мин! Мин! Юк, мин! А ю. Я, талашмагыз! Мин хәзер саныйм. (саный.) Менә син Маймыл беренче буласың. Ә б и. (Маймылны тыңлый.) Нәрсәң авырта? М а й м ы л. Эчем авырта. Ә б и. Нәрсә ашадың? А ю. Әби, ул пычрак тәпиләре белән банан ашаган, шуңа аның эче авырта. Ә б и. Я, ярар, сиңа дарулар бирәм. Бу чир пычрак тәпиләр чире дип атала. Я, нәрсә, син минем белән ризамы, киңәшләремне үтәрсеңме? М а й м ы л. Минем тизрәк тереләсем килә, мин синең бөтен киңәшләреңне дә үтәрмен, даруларны да эчәрмен. Ә б и. Ярар, бик яхшы. Кызым, бар, аны минем бүлмәгә алап бар, без аны тиздән терелтербез. С а р а. Эх, Маймылкай, күрәсеңме тәпиләреңне юарга иренгән идең, хәзер интегәсең инде. Песи килә. С а р а. Менә кара әле Мырауга, һәрвакыт чиста йөри, шуңа күрә чирләми дә, сәламәт. Я, ярый, кәефеңне төшермә, әбием сине тиздән дәвалар. Әйдә, киттек! Ә б и. (Төлкегә) Синең тешең авыртамы? Т ө л к е. Эх, ничек кенә авырта -а-а! Ә б и. Теш табибын чакыртырга кирәк. Бабай, кил әле, сиңа бер авыру килгән. Б а б а й. Киләм, киләм! (ак халат, шапка кигән, Төлке янына килеп) Әһә, Төлкебикә, тешең бик авыртамы? Т ө л к е. Би-и-и-к! Б а б а й. Әйдә карыйк әле. (бәйләвечен ала, авызын ачтыра) Һай, синең тешең эчергән, аны аласы була. Т ө л к е(калтырый) Аһ, миңа бик куркыныч! Б а б а й. Курыкма, авыртмас, мин сиңа башта укол кадармын, син бернәрсә дә сизмәссең. Бабай Төлкенең тешен ала. Менә, кара, нинди эчерек теш! Син тешләреңне чистартып йөрмәгәнгә һәм ашаганнан соң авызыңны чайкатмаганга ул. Тешләрне көн дә карарга кирәк. Т ө л к е. Могҗиза, мин авыртуны сизмәдем! Рәхмәт сиңа, бабай! Моннан соң мин тешләремне гел чистартып йөрермен. Сара, Әби, Песи чыгалар һәм җырлыйлар. Барлык балаларга да Сәламәтлек телибез. Бервакыт та авырмагыз Рәхәт үтсен көнегез. Саф һавада йөрегез, Көчегез ташып торыр. Чыныгырга онытмагыз, Тәнегез сихәт булыр. Сәламәтлек серләрен Ачтык сезгә, балалар. Сәламәт булсагыз сез, Сөенерләр аналар. Пьеса тәмам. Татарстан. 423 323. Азнакай районы. Чубар-Абдул урта мәктәбе Башлангыч класслар укытучысы Ямалиева Зөлфия Рәфгать кызы.

СӘЛАМӘТЛЕК СЕРЛӘРЕ.
Әкият-пьеса.
Катнашалар:
Әби- табиб.
Бабай- теш табибы.
Онык-Сара.
Аю.
Маймыл.
Төлке.
Песи.
Күренеш урманда бара.
1 күренеш.
Өй, агачлар, утыргыч,тәпәндә су. Алдагы планда Песи. Ул уяна, тора, киерелә.
П е с и. Эх, бүген мин ничек рәхәт йокладым! ( Киерелә, исни.) Кояш та чыккан инде. (Күңелле җыр җырлый. “Яшь спортчы” җыры)
Иренмичә беркайчан да
Мин иртән торып басам.
Кояш нурларын каршылап
Тәрәзәләрне ачам.
Иртәнге салкын һаваны
Сулыйм да иркен итеп.
Әйдә, димен, физзарядка,
Кулны канаттай җилпеп.
Кушымта.
Бер, бер, бер, ике,өч
Иртә торыйк, җитез булыйк без,
Иренмик бер дә.
Бер, бер, бер, ике, өч
Физзарядканы башлыйбыз
Әйдәгез бергә.
( тәрәзә янына килә) Сара, тор давай, кояш кыздыра, битне пешерә.
С а р а. Исәнме, Мырау, хәерле иртә! (Өйдән чыга, песи янына килә, сыйпый.)
П е с и. Мыр-мыр, мыр-мыр.
С а р а. Әйдә, Мырау, әби белән бабай торганчы ишегалдында тәртип кертәбез: мин мичкәгә су тутырам, ә син ишегалдын себерерсең.
П е с и. Мыр-мыр, мин бик шат!
(Песи себерке алып ишегалдын себерә башлый. Сара су ташый, мичкәгә сала, үзе көйли)
С а р а. Менә хәзер бар да тәртиптә, әби белән бабайны уятырга да була. Әби, бабай, хәерле иртә! ( Әби белән бабай керәләр.)
Ә б и. Хәерле иртә, кызым!
Б а б а й. Хәерле иртә, балалар!
С а р а һәм П е с и. Исәнмесез!
Ә б и. ( Тирә-ягына карап.) Бабасы, кара әле, бөтен җир чиста! Ай-яй, кызым!
Б а б а й. Һай, кызым, Сара, булдыргансың! (Сараның башыннан сыйпый.)
С а р а. Без Мырау белән тәртип ясадык: мин су ташыдым, ә Мырау ишегалдын себерде.
Б а б а й. Булдыргансыз!
( Бабай тамаша залы алдына чыгып сөйли.)
Мин, балалар, яратам
Күнегүләр ясарга.
Барыгызга киңәш итәм
Минем белән басарга.
Зарядка ясау файдалы,
Беркайчан онытмагыз.
Сәламәтлек- зур байлык,
Аны һәрчак саклагыз.
-Әйдәгез, бергәләп зарядка ясыйбыз! ( Дүртесе бергә зарядка ясыйлар.)
Ә б и. Эх, ничек рәхәт булып китте!
(Сара, бабай һәм әби китә. Мырау кала, аякларын ялый, колакларын чистарта.)
Сара керә. Кулында сөт салынган савыт.
С а р а. Менә Мырау, чистаргансың. Кояшта йоннарың ялтырап тора.Булдыргансың. Мә, сөт эч.
Сара китә. Песи сөт эчә, буш мискине башына киеп чыгып китә. Әби керә. Ул өстенә ак халат, башына ак шапка кигән.
С а р а (керә.) Киләм! Киләм!
Ә б и. Кызым, зинһар, урман даруханәсенә барып, аннан дарулар, бинтлар алып кил әле.
С а р а. Яхшы, әбием, мин хәзер килеп җитәрмен. ( сумка ала, музыка астында чыгып китә.)
2 күренеш.

Урман, утыргыч. Алда маймыл ята, янында банан кабыклары.
М а й м ы л.(эчен тотып) Аһ, эчем авырта!
Музыка яңгырый. Аю биеп чыга. Кулында ятьмә. Ул әкрен генә маймыл янына килә, аны эләктереп ала. Маймыл кычкырып йөгереп йөри.
М а й м ы л. Ай, ярдәм итегез! Коткарыгыз!
(Аю берни аңламыйча маймылны җибәрә)
А ю. Нәрсә, синең белән шаярырга да ярамыймыни? Син нишләп бик ачулы?
М а й м ы л. Ай, аю, эчем авырта, бер хәлем юк.
А ю. Берәр пычрак әйбер ашагансыңдыр әле.
М а й м ы л. Юк, ашамадым.
А ю. Ә менә болар нәрсә? ( банан кабыкларына күрсәтә) Бу бит бананныкы, кара, нинди пычрак. Сиңа ничек оят түгел! Әйдә, елга буена барып юынып килик.
( китәләр, юынып киләләр)
Аю. Тәрбиясезлек һәм ялкаулык менә нәрсәгә китерә! Сиңа табибка барырга кирәк!
М а й м ы л. Юк, юк, мин куркам, я минем эчемне кисәрләр. Мин эчемне кояшта кыздырам.
(кояшка карап ята, эчен ышкый)
А ю. Дөрес, син ятып тор, ә мин синең күңелеңне күтәрергә тырышырмын.
Мин хәзер шарны кабартам һәм биим (бии).
М а й м ы л. Юк, аю, мине бүген бернәрсә дә шатландырмый. Син мине табибка алып барсаң яхшы булыр иде.
А ю. Ярый, мин табибка юлны бик яхшы беләм.
(Юлда Төлке очрый, ул яңагын бәйләгән.)
Т ө л к е. Ай, ай, ай!
А ю. ( төлке янына килеп) Бу тагын нәрсә? Нинди бәйләвеч бу?
Т ө л к е. Эх, аюкай, тешем бик авырта.
А ю. Хәлләрең бик начар икән шул, төлкебикә.
Агачлар арасыннан Сара килеп чыга.
С а р а. Исәнмесез, урман җәнлекләре! Витаминнар кирәкмиме? Нишләп сез барыгыз да күңелсезләр?
А ю. Исәнме, Сара, менә дусларым чирләгәннәр: Маймыл пычрак аяклары белән банан чистарткан, шуңа аның эче авырта. Ә Төлке менә ничә көн теше белән интегә.
М а й м ы л белән Т ө л к е. Сара, матурым, безгә булышчы!
С а р а. Я, ярый, әйдәгез минем әбием һәм бабам янына, алар сезгә булышырлар. Ә син, аюкай, аларны кайтканда озатырсың.
А ю. Яхшы.
Бар да музыка астында китәләр.
3 күренеш.
Сара җәнлекләр белән керә.
С а р а. Менә без килеп тә җиттек.
(Тәрәзә кырына килеп әбисен чакыра.)
Әби, мин даруханәдән килдем, үзем генә түгел, кара әле, кемнәрне алып килдем.
Ә б и. Хәзер, кызым, чыгам. (кулында тыңлау аппараты.)
Җ ә н л е к л ә р бергә: Исәнме, табибә!
Ә б и. Я, тәртип белән генә килегез. Кем беренче?
Т ө л к е һәм М а й м ы л. Мин! Мин! Юк, мин!
А ю. Я, талашмагыз! Мин хәзер саныйм. (саный.) Менә син Маймыл беренче буласың.
Ә б и. (Маймылны тыңлый.) Нәрсәң авырта?
М а й м ы л. Эчем авырта.
Ә б и. Нәрсә ашадың?
А ю. Әби, ул пычрак тәпиләре белән банан ашаган, шуңа аның эче авырта.
Ә б и. Я, ярар, сиңа дарулар бирәм. Бу чир пычрак тәпиләр чире дип атала. Я, нәрсә, син минем белән ризамы, киңәшләремне үтәрсеңме?
М а й м ы л. Минем тизрәк тереләсем килә, мин синең бөтен киңәшләреңне дә үтәрмен, даруларны да эчәрмен.
Ә б и. Ярар, бик яхшы. Кызым, бар, аны минем бүлмәгә алап бар, без аны тиздән терелтербез.
С а р а. Эх, Маймылкай, күрәсеңме тәпиләреңне юарга иренгән идең, хәзер интегәсең инде.
Песи килә.
С а р а. Менә кара әле Мырауга, һәрвакыт чиста йөри, шуңа күрә чирләми дә, сәламәт. Я, ярый, кәефеңне төшермә, әбием сине тиздән дәвалар. Әйдә, киттек!
Ә б и. (Төлкегә) Синең тешең авыртамы?
Т ө л к е. Эх, ничек кенә авырта -а-а!
Ә б и. Теш табибын чакыртырга кирәк. Бабай, кил әле, сиңа бер авыру килгән.
Б а б а й. Киләм, киләм! (ак халат, шапка кигән, Төлке янына килеп) Әһә, Төлкебикә, тешең бик авыртамы?
Т ө л к е. Би-и-и-к!
Б а б а й. Әйдә карыйк әле. (бәйләвечен ала, авызын ачтыра) Һай, синең тешең эчергән, аны аласы була.
Т ө л к е(калтырый) Аһ, миңа бик куркыныч!
Б а б а й. Курыкма, авыртмас, мин сиңа башта укол кадармын, син бернәрсә дә сизмәссең.
Бабай Төлкенең тешен ала.
Менә, кара, нинди эчерек теш! Син тешләреңне чистартып йөрмәгәнгә һәм ашаганнан соң авызыңны чайкатмаганга ул. Тешләрне көн дә карарга кирәк.
Т ө л к е. Могҗиза, мин авыртуны сизмәдем! Рәхмәт сиңа, бабай! Моннан соң мин тешләремне гел чистартып йөрермен.
Сара, Әби, Песи чыгалар һәм җырлыйлар.
Барлык балаларга да
Сәламәтлек телибез.
Бервакыт та авырмагыз
Рәхәт үтсен көнегез.

Саф һавада йөрегез,
Көчегез ташып торыр.
Чыныгырга онытмагыз,
Тәнегез сихәт булыр.

Сәламәтлек серләрен
Ачтык сезгә, балалар.
Сәламәт булсагыз сез,
Сөенерләр аналар.
Пьеса тәмам.

Татарстан. 423 323.
Азнакай районы.
Чубар-Абдул урта мәктәбе
Башлангыч класслар укытучысы
Ямалиева Зөлфия Рәфгать кызы.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология