Автор конспекта:
Автор(ы): — Бикмуллина Ф.Т.

Место работы, должность: — МОУ Пелевская сош Лаишевского района РТ, учитель математики

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 5 класс

Предмет(ы): — Математика

Цель урока: — Отработать вычислительный навык действий сложения и вычитания с десятичными дробями

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Используемые учебники и учебные пособия: —

Математика 5. Виленкин Н.Я., Жохов В.И.

Используемое оборудование: —

Компьютерный класс

Используемые ЦОР: —

“Интерактивная математика” 5-9 классы.

“Новые возможности для изучения курса математики” СD-ROM- практикум . Математика. 5-11классы. Дрофа.

Краткое описание: — Урок разработан по развивающей технологии Рахимова на татарском языке.с применением электронного пособия.

Дәреснең барышы:
I. Ориентлашу-мотивлаштыру этабы.
1. Өй эшен тикшерү.
Өй эшенә түбәндәге мисаллар бирелгән иде. №1228,1229 унарлы вакланмаларны укырга, разрядларын аңлатырга. Әлеге эшне һәрбер укучы да төгәл башкарган. Көтелгән җаваплар интерактив тактада яктыртыла. Ярым иҗади эшкә № 1214 (0,1 һәм 0,2 унарлы вакланмалары арасында яңа унарлы вакланма әйтергә)координаталар нурында башкарырга бирелгән. Төркем җитәкчеләре эшне башкару мөмкинлеген аңлата. Көтелгән җавап:
• • •
0,1 0,13 0,2
2. Актуальләштерү.
Математик терминнар эстафетасы: унарлы вакланма, унарлы вакланманың
язылышы һәм укылышы,разрядларга таркалышы, кушу һәм алу кагыйдәсе. Укучылар төркемнәрдә терминнарга билгеләмәләрне, гамәлләрне башкару тәртибен искә төшерәләр. Бергә, бер-берсенә, үзенә сөйлиләр.Төркемнәр җаваплары тыңланыла.Терминнар интерактив тактада яктыртыла.

3.Уку мәсьәләсе куела.
Укытучы түбәндәге биремне тәкъдим итә. Бирелгән мисалларда дөрес тигезлек килеп чыгарлык итеп, өтерләр куярга.Өтернең унарлы вакланмадагы роле нинди? Сорауны укучылар хор белән, үз-үзләренә кабатлыйлар.
32+18=5 63-27=603
57-4=17 42+17=212
3+108=408 736-336=4
— — Көтелгән җавап:
3,2+1,8=5 63-2,7=60,3
5,7-4=1,7 4,2+17=21,2
3+1,08=4,08 7,36-3,36=4
Өтерне дөрес куймасаң, дөрес тигезлекләр килеп чыкмый. Димәк, унарлы вакланмада кушу һәм алу мисаллары башкарганда кагыйдәгә буйсынырга тиешбез. Кагыйдә хор белән, бер-берсенә, үз-үзенә кабатлана.
Үзбәя куела. Бәяләү критерийлары: 3 мисал дөрес эшләнсә — “3”,
4 мисал — “4”,
5-6 мисалга — “5”.
Әгәр үзбәя50%“3”ле булса, №1221 нче мисал тәкъдим ителә. Унарлы вакланманың күрше натураль саннарын язарга.
Укытучы“Новые возможности для изучения курса математики” укыту электрон басмасыннан файдалана. 5 класс/Числа и вычисления/ Десятичные дроби./ п.4.1№6. Биремнең эчтәлеге: 10х10 макетындагы формада шакмакларны бирелгән күләмдә төрле төсләргә буярга,буялган өлешләргә туры килгән унарлы вакланмаларны язарга.
Көтелгән җавап: яшел төс- 0,17; сары төс – 0,01; зәңгәр төс – 0,05. Укучыларның эшен компьютер бәяли.
II.Уку мәсьәләсен өлешләп чишү этабы
1. Укытучы математик диктант тәкъдим итә. Укучылар эш дәфтәрләрендә башкаралар. Максаты: унарлы вакланманы ишетеп яза белү, разрядлардагы урынны билгеләү.
3,12 25,0234
2,1 1,371
0,045 0,55
8,001 6,006
89,12 201,101
Көтелгән җаваплар һәм бәяләү критерийлары интерактив тактада яктыртыла.
Бәяләү критерийлары: 5-6 дөрес мисал- “3”;
7-8 дөрес мисал- “4”;
9-10 дөрес мисал- “5”.
2. №1192 (д-з) мисаллары. Биремнең эчтәлеге: гамәлләрне эшләргә.Укучылар төркемнәрдә чишәләр. Эш дәфтәрләрендә баганалап кушу ысулы башкарыла. Көтелгән җавапларны тактада язалар.
Үзбәя.
3. Тест тәкъдим ителә.
п.4.4.№ 1 Биремнең эчтәлеге:бирелгән таблица ярдәмендә аһәм в унарлы вакланмаларының суммасын һәм аермасын, яисә кушылучыларның берсен, кимүчене, киметүчене табарга.
— — Көтелгән җавап:

а
2,8
2,3
3,9
5
в
1,5
1,7
1,3
3,1
а+в
4,3
4
5,2
8,1
а-в
0,3
0,6
2,6
1,9

4. Телдән исәпләү кунекмәләрен үстерү максатыннан мисал бирелә. Таблица интерактив тактада яктыртыла. Төркемнәрдә тикшерәләр. Укучылар эш дәфтәрләренә җавапка туры килгән хәрефләрне генә язалар.
7,4+3,2= 18,6+4,2=
7,5-0,7= 5,9+0,3=
50,2-20,2= 3-0,4=
9,5-4,3= 4,2+2,06=
Шул хәрефләрдәниң кечкенәҗәнлекнеңисеме килеп чыга.
Аның авырлыгы 0,3г+4,35 г+ 4,05 г =____________кг.
Озынлыгы1 дм 2 см -90 мм +1,2 см= _________см .
Тапкан нәтиҗәләрне Энциклопедиядән [46 бит]карап чагыштыралар.

10,6
5,3
22,8
6,8
6,2
62
22,6
К
Ф
Ө
Р
Ә
А
Җ
7,57
30
2,6
8,2
5,2
6,26
6,08
М
Н
Т
И
Е
Ш
С

Көтелгән җавап: көрәнтеш.

III. Рефлексия.
1. Нәрсә эшләргә тиеш идек?
2. Нәрсә эшләдек?
3. Ничек эшләдек?
Көтелгән җавап:Унарлы вакланмаларны кушу һәм алу ысулын ныгытырга тиеш идек. Без аның өченмисаллар, тестлар эшләдек. Мисалларны эшләгәндә унарлы вакланмаларны кушу һәм алу ысулыннан файдаландык.
Үзбәя. Универсаль критерийлар буенча.
Өйгә эш алу.

Мәҗбүри биремнәр: .№ 1136(а, в), №1137 , № 1238
Ярым иҗади бирем*Иң кечкенә кош ( авырлыгы, озынлыгы)
Иҗади бирем** Фән өлкәсендә унарлы вакланмаларны кушу, алу гамәленең файдаланылуы.


Файлы: Мат-5_Примеры на сложение и вычитание десятичных дробей.ppt
Размер файла: 150016 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология