Автор конспекта:
Автор(ы): — Садыкова Гульнара Марселевна

Место работы, должность: — Гимназия №5 учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1. С авазы һәм С,с хәрефләре белән танышу.

2. Сөйләм телен үстерү.

3. Әхлак тәрбиясе бирү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: —

Әлифба китабы, язу дәфтәре.

Используемая методическая литература: —

Әлифбадан дәрес эшкәртмәләре.

Используемое оборудование: —

ИКТ, көзге, сабын, савыт белән су, магнитофон.

Краткое описание: — 1 нче сыйныфларда, хәреф өйрәнү чорында бу дәресне кулланырга була. Бу дәрестә хәреф өйрәнү белән бер рәттән әхлак тәрбия дә үрелеп бара. Укучыларга нотык тыңлау бик авыр, алар хәдисләрне бик яраталр һәм теләп анализлыйлар.

Әлифба дәресе. 24.10.11.

1 нче сыйныф.

Тема: С авазы һәм Ссхәрефләре.

Максаты: С авазы һәм Ссхәрефләре.

Уку күнекмәсе булдыру.

Әхлак тәрбиясе бирү.

Күрсәтмәлек: Әлифба китабы, рәсемнәр

Киңәйтелгән план.

1. Оештыру моменты.

— Хәерле иртә укучылар.

— Хәзер бездә Әлифба дәресе.

— Бу дәрестә без туган телебезне өйрәнүне дәвам итәбез.

-Дәрестә җавап бирәсегез килсә кул күтәреп җавап бирергә тырышырбыз.

2. Актуальләштерү.

— Хәзер мин сезгә табышмаклар әйтеп чыгам, ә сез аларны чишәргә тиеш. Һәр җавапка игътибар итегез.

Шомасын шома булсам да, Хуш исле шома,

Ялкауларны яратмыйм. Үзе чисталап юа.

Яныгызда булам икән, (сабын)

Тәнегезне каралтмыйм.

( сабын)

Бөтен вазифам – сеңдерү,

Кешеләр сөендерү.

Мин – чисталык сагында,

Рәхмәт укыйм сабынга.

( сөлге)

— Ә бусы шигырь. Ул нәрсә турында?

Терек су,

Йөгерек су,

Син – җиргә ямь бирүче.

Син – сафлык, пакълек, матурлык,

Син – яшәү китерүче. ( су )

— Сез нәрсә сиздегез? (Бөтен җаваплардагы сүзләр с авазыннан башлана).

— Димәк без бүген нинди аваз белән танышабыз?

3. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

— С авазы һәм хәрефләре белән танышу өчен без нәрсәләр эшләрбез икән?

( укучыларның җавабы тыңланыла)регулятив уку гамәле

— (әйтеп карарбыз, каршылыкларны табарбыз, иҗекләр төзербез, укып карарбыз)

— Әйдәгез эшләп карыйк.

1. – Көзгеләрегезне алып, бу авазны әйтеп карагыз әле. Ул нинди аваз?

— Ул саңгырау тартык аваз.( Укучылар үзләре шуңа килергә тиеш.)

— Ни өчен сез шулай уйлыйсыз?( каршылык барлыкка килә)

— Бу сүзләр ничек әйтелә? Калынмы әллә нечкәме?

— Аларны нинди тема астына кертеп була? ( Сабын, сөлге, су ).

— Юыну, чисталык. Ә юыну ни өчен кирәк? Сәламәтлек өчен, тән чисталыгы өчен.

— Дөрес. Танып белү уку гамәле – Познавательный

2. Фонетик зарядка.

Са-са-са — Сара курчак юа.

Сә-сә-сә — Әнисә кер уа.

Су-су-су – Алсу суга бара.

Сү-сү-сү – Илүс кулын сөртә.

Сы-сы-сы — алмасы бигрәк тәмле.

Си-си-си – песи тыныч кына йоклый.

3. Физкультминутка

Йомшак су, йөгерек су,

Син мине чиста ю.

Бер тап та калмасын,

Битләрем аллансын.

Кулларым агарсын,

Тешләрем тазарсын.

Йомшак су, йөгерек су,

Барсын да чиста ю.

4. Дәреслек буенча эшләү .

1. Хәрефләрдән мөстәкыйль иҗекләр төзү. ( са, сә, си, су, сү, сы; ас, әс, ис, ус, үс, ыс) Иҗекләр уку.

2. Сүзләрне парлап уку.

3. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрне аеру. ( парларда)

— Сүзләр ничек язылган? (кайсыберләре баш хәрефтән)

4. Кеше исемнәренең язылышына игътибар итү.

5. Сс хәрефенең басма һәм язма хәрефләре белән танышу.

5. Рефлексия.

— Сезгә бу хәрефләр һәм аваз белән танышу ни өчен кирәк?( Укырга өйрәнү өчен, математика дәресләрендә кисемтәләрнгә исем кушу өчен, белем алу өчен)

1. 33 нче биттәге рәсем буенча җөмләләрне уку.

— Кайсы сүзләрдә с хәрефе бар?

— Әнисә керне ни өчен юа?

— Чиста булсын өчен.

— Ни өчен кием чиста булу кирәк?

— Сәламәтлек өчен.

— Дөрес. Киемнәр чиста булу кебек безнең күңелебез дә чиста булу кирәк.

— Нәрсә соң ул күңел?

— Безнең уйларыбыз, эшләребез, сөйләшүләребез.

Менә хәзер мин сезгә бер хәдис сөйләп китәм. Игътибар белән тыңлагыз, бу малайның күңеле чистамы, юкмы?

Юл чатында бер укучы малай яза торган ручкасын( каләм) югалткан. Ул шуны елый –елый эзли икән. Моның елавын күреп, бер олы кеше кесәсеннән чыгарып:

Мә, бу синең ручкаңдыр (каләмеңдер) бу ?- дигән. Малай:

Юк минем ручкам (каләмем) мондый яңа, матур түгел иде – дигән.

Миңа кеше әйберсе кирәкми, — дигән.

— Бу малайның күңеле чистамы? ( Укучылар җавабы тыңланыла).

— Димәк кием генә түгел, кешенең күңеле дә чиста булу кирәк икән. Әгәр синең киемең генә түгел, күңелең дә чиста булса, гел яхшы уйда гына булсаң, сине бөтен кешедә ярата икән.

Шәхсән нәтиҗәләр – Личностные результаты.

2. Йомгаклау.

Коммуникативуку гамәле

— Бүген дәрестә иң дөрес кем җавап бирде?( кул чабыйк)

— Ә кем, әле миңа тырышырга кирәк , — дип уйлый?

— Бу дәрестә өйрәнгәннәребезне өйдә ничек кулланырбыз?

Файлы: 8 нче сыйныфлар өчен зачёт сораулары.doc
Размер файла: 43008 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология