Автор конспекта:
Автор(ы): — Садикзянова Зульфия Зайдулловна

Место работы, должность: — МОУ Карадуванская СОШ, учитель математики высшей категории

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Алгебра

Цель урока: — Максат: 1.Дидактик: — иррациональ тигезләмәләр чишү ысулларын кабатлау; рациональ ысул сайлап алу күнекмәсен үстерү;модульле тигезләмәгә китерү ысулын өйрәнү. 2.Үстерешле: эш нәтиҗәләренә анализ ясарга, алда торган мәсьәләләрне чишү өчен мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү, укучыларның иҗади активлыгын үстерү. 3.Тәрбияви: шәхесне интеллектуаль яктан үстерү, үз фикерен якларга өйрәтү.

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 15

Краткое описание: — Урок освоения нового материала

Мастер класс.
11 сыйныф. Математика.
Дәрес темасы:Иррациональ тигезләмәләр чишү ысуллары.
Максат:
1.Дидактик: — иррациональ тигезләмәләр чишү ысулларын кабатлау; рациональ ысул
сайлап алу күнекмәсен үстерү;модульле тигезләмәгә китерү ысулын
өйрәнү.
2.Үстерешле: эш нәтиҗәләренә анализ ясарга, алда торган мәсьәләләрне чишү өчен мөстәкыйль рәвештә эзләнергә өйрәтү, укучыларның иҗади активлыгын үстерү.
3.Тәрбияви: шәхесне интеллектуаль яктан үстерү, үз фикерен якларга өйрәтү.
Дәрес төре:семинар-практикум.
Дәрес методы:репродуктив, аңлатмалы иллюстратив.
Җиһазлау:компьютер, мультимедиале проектор, чишелешләрендә хата булган 3 тигезләмә язылган битләр.
Дәрес этаплары.
1.Оештыру мизгеле(1 минут).
2.Белемнәрне актуальләштерү(10 минут).
3.Яңа материал өйрәнү (9 минут).
4.Физкультминут ( 3 минут).
5.Яңа матетиалны ныгыту(12 минут).
6. “Хатаны тап”, төркемнәрдә эшләү(5 минут).
7.Рефлексия(2 минут)
9.Билгеләр кую(2минут).
10.Дәресне йомгаклау(1минут).
Дәрес барышы.

Укытучы эшчәнлеге
Слайд
Укучылар эшчәнлеге

I.Оештыру мизгеле.
2 слайд
Исәнмесез укучылар! Хәерле көннәр сезгә!
Без сезнең белән тигезләмәләр һәм тигезсезлекләр чишү ысулларын гомуми кабатлау стратегиясе схемасын төзегән идек. Схема буенча бүгенге дәресебезнең темасын ачыклыйк.
Димәк, без бүген иррациональ тигезләмәләр чишү ысулларын кабатлау, булган белемнәребезне ныгытып, алда торучы сынауларда рациональ куллану сәләтен үстерү өстендә эшләрбез. Бүген дә без эшне төркемнәргә бүленеп дәвам итәрбез.
3 нче слайд
Дәрес темасы: Иррациональ тигезләмәләр чишү ысуллары.
Максат: иррациональ тигезләмәләр чишү ысулларын кабатлау; рациональ ысул сайлап алу күнекмәсен үстерү; модульле тигезләмәгә китерү ысулын өйрәнү.
— Без тригонометрик, күрсәткечле, логарифмик, бөтен, вакланмалы, модульле тигезләмәләр һәм тигезсезлекләрне чишү ысулларын кабатладык. Безгә бүген иррациональ тигезләмәләр чишү ысулларын кабатларга кирәк.
3 төркемгә бүленеп утыралар.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
-Белемнәрне тикшереп алыйк.
4 нче слайд
“Беләге юан берне, белеме булган меңне егар”
— — — -Нинди тигезләмәләр иррациональ тигезләмәләр дип атала?
5 слайд
Нинди тигезләмәләр иррациональ тигезләмәләр дип атала?

Үзгәрешлесе радикал тамгасы яки вакланмалы дәрәҗәгә күтәрү тамгасы астында торган тигезләмәләр иррациональ тигезләмәләр дип атала.
-Экрандагы тигезләмәләр иррациональме?
— — Беренче ике тигезләмә иррациональ тигезләмә була.
-Нәрсә ул тигезләмәнең тамыры?
Тигезләмәне дөрес тигезлеккә әйләндерүче үзгәрешле – тамыр дип атала.
-Тигезләмәне чишү нәрсә ул?
6 нчы слайд
Бирелгән тигезләмәләрнең тамырлары бармы?

— Тигезләмәне чишү-аның барлык тамырларын табу яки аларның юклыгын исбатлау.
-Экрандагы тигезләмәләрнең тамырлары бармы?

Беренче тигезләмәнең тамыры юк, чөнки арифметик квадрат тамырның кыйммәте бары тик тискәре булмаган сан гына була ала.
Кайсы аңлатманың мәгънәсе юк?
7 нче слайд
Кайсы аңлатманың мәгънәсе юк?

1) аңлатманың мәгънәсе юк, чөнки , ә тискәре саннан арифметик тамыр билгеләнмәгән.
Тигезләмәнең билгеләнү өлкәсе нәрсә ул?
— — Экрандагы тигезләмәләр-нең билгеләнү өлкәсен әйтегез.
8 нче слайд
Тигезләмәнең билгеләнү өлкәсе нәрсә ул?
Тигезләмәнең ике кисәгендәге аңлатмаларны мәгънәле итә торган үзгәрешле кыйммәтләре тигезләмәнең билгеләнү өлкәсе дип атала.
1).Тискәре булмаган саннар күплеге;
2).Барлык саннар күплеге.
3).-5 һәм 0 дән башка барлык саннар күплеге;
4).Тискәре булмаган саннар күплеге.
Нәрсә ул чит тамыр?
— — Иррациональ тигезләмәләр чишкәндә чит тамырлар ничек барлыкка килергә мөмкин?
Тигезләмәне үзгәртү проөессында аның билгеләнү өлкәсе киңәя һәм чит тамырлар барлыкка килә. Ул саннар тигезләмәнең билгеләнү өлкәсенә керми яки тигезлекне дөрес тигезлеккә әйләндерми.
Иррациональ тигезләмәләрнең ике кисәген дә җөп дәрәҗәгә күтәргәндә чит тамырлар барлыкка килә, чөнки капма-каршы саннарның җөп дәрәҗәләре тигез.
Аңлатманы бердәй тигез аңлатма белән алмаштырыгыз:
9 нчы слайд
Аңлатманы бердәй тигез аңлатма белән алмаштырыгыз:
Тигезлек рәвешендә күрсәтегез.
— — — — (прокторны туктатырга)
10 слайд
Тигезлек рәвешендә күрсәтегез:
х- положительное число;
х -отрицательное число;
х-неположительное число;
х-неотрицательное число
x>0
x

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология