Автор конспекта:
Автор(ы): — Фатхелова Ирина Рифовна

Место работы, должность: —

МБОУ "Актанышская средняя общеобразовательная школа №1"

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Краткое описание: —

Дәрес темасы: Стилистика нигезе буларак синонимнар. Дәрес иҗади үсеш технологиясенә нигезләнә. Дәреслек — Р.Г.Хәсәншина, 9 сыйныф.

Стилистиканың нигезе буларак синонимнар.

Максат: стилистиканың нигезе буларак синонимика турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) Сингапур структурасы "Релли Робин"

үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Конспектның төп фикерләре әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) 252 нче күнегү;

ә) 253 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 37 нче бирем. К.җ.: Димәк, без бүген стилистиканың нигезе буларак синонимика турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 254 нче күнегү. К.җ.: 1.Кайтырга җыенды, кайтырга булды, кайтырга тотынды, кайтасы итте – сүз формалары.

2. Күп, шактый, байтак, хәйран, хәтсез – сүзләр.

3. Бер кашык су белән йотарлык, күз өстендә каш кебек, күзнең явын алырлык – фразеологик әйтелмәләр.

4. Мамык кебек йомшак, мамык төсле йомшак, мамык сыман йомшак, мамыктай йомшак – сүзтезмәләр.

5. Кайда төрмә ябыла, шунда мәктәп ачыла. Төрмә ябылган җирдә мәктәп ачыла – җөмләләр. Үзбәя.

2. 255 нче күнегү. К.җ.: 1- морфологик синонимнар. 2- лексик синонимнар. 3 — фразеологик синонимнар. 4,5 — синтаксик синонимнар. Үзбәя.

3. 256 нчы күнегү. К.җ.: Кәеф китү, кәеф кырылу, кәеф төшү. Үзбәя.

4. Сингапур стуктурасы "Тейк оф тач даун"

Болар синонимнармы

Яхшылык – яманлык рәхимле — шәфкатьле

Дан – шөһрәт тырышлык — ялкаулык

Абруй – дәрәҗә рәсем — сурәт

Саран – юмарт саф — пөхтә

Модельләштерү. 257 нче күнегү. К.җ.:

Эчтәлекләре ягыннан синонимнар

тулы мәгънәви стилистик

мәгънәләре тәңгәл мәгънә төсмерләре стилистик кулланылыш

була белән аерыла белән аерыла Үзбәя.

5. "Тик тек тоу"

258 нче күнегү. К.җ.: Яхшы, әйбәт, ару, шәп; кеше, адәм, бәндә, җан, зат; буйсыну, баш ию, тез чүгү, кол булу; боерык, фәрман, әмер, приказ; төшем, доход, керем; зур, дәү, олы, олуг, өлкән; чиста, керсез, таза; игътибар, илтифат, дикъкать Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 259– 261 нче күнегүләр.

Файлы: Синонимия 9 класс.docx
Размер файла: 29162 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология