Автор конспекта:
Автор(ы): — Идрисова Нурсөя Мөхәрләм кызы
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 6 класс
Предмет(ы): — Родной язык
Цель урока: — 1.Сыйфат турында үткәннәрне кабатлау. 2.Сыйфатның барлык лексик-грамматик билгеләрен таный белү. 3.Халык авыз иҗатын өйрәнүгә кызыксыну уяту,алар аша хезмәт сөючәнлек тәрбияләргә тырышу. 4.Физик хезмәт-сәламәтлек чыганагы да.
Тип урока: — Урок закрепления знаний
Краткое описание: — Тибы: Кабатлау-ныгыту. Методлары:Информ. техн.куллану,күнегүләр эшләү,рольле уен,сүзлек эше, иҗади эш,әңгәмә. Җиһазлау: Күрсәтмәлекләр,дәреслек,схема-таблицалар,компьютер.
Normal 0 false false false RU X-NONE X-NONE MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:»Calibri»,»sans-serif»; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-fareast-font-family:»Times New Roman»; mso-fareast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin; mso-bidi-font-family:»Times New Roman»; mso-bidi-theme-font:minor-bidi;}
Дәрес барышы.
1.Оештыру өлеше.
-Хәерле көн,укучылар!
Бүген бездә кунаклар бар,исәнләшик әле.
2.Актуальләштерү.
Акыл штурмы.
- Нәрсә ул бизәк?
(Тәрәзәдәге бизәк,кар,буран-кыш.Җәйнең бизәге-чәчәкләр.Язның бизәге-гөрләвекләр.Көзнең бизәге-җимешләр.Ә менә безнең сөйләмне нәрсәләр матурлап тора икән? Без өйрәнә торган сыйфатсөйләмнең бизәге микән?)
3.Кабатлау-ныгыту өлеше.
-Укучылар,хәзер без берничә табышмак тыңлап,җавапларын дәфтәрләргә язып китәрбез.
Аяксыз,кулсыз,үзе агачтан сикереп төшә.
(яфрак)
Кечкенә генә чүлмәктә май ята.(чикләвек)
Көмеш тәнле-ите тәмле.(балык)
Балтасыз-пычкысыз кечкенә генә өй эшләгән
(кош оясы)
Читтән карасаң-аклы, татып карасаң татлы.
(шикәр)
Каты да,йомшак та,кызыл да,кара да, ак та, авыр да,яңа да,тәмле дә,тәмсез дә,ачы да, төче дә-һәркемгә кадерле дә.(икмәк)
Кечкенә генә ,матур гына,җир астыннан чыкты,кызыл бүрек тапты.(гөмбә)
-Укучылар,менә шушы табышмаклардагы сыйфатларны төшереп калдырсак,нәрсә булыр иде икән ?
(1 мисал китерү.Нәтиҗә ясау:мәгънәсезлек)
-Ә хәзер ,укучылар,менә монда карыйк әле.Тиешле сыйфатларны куеп язарга кирәк.
(1әр укучы укып та бара, компьютерда эш)
-Болар нәрсәләр?(мәкаль-әйтемнәр)
-Алда әйтелгән табышмаклар белән әлеге мәкаль-әйтемнәрне нәрсә берләштерә?
(халык авыз иҗаты-фольклор)
-Әйе,димәк,сыйфатлар-х.а.и.әсәрләренең бизәге.(Нәтиҗәне укучылар белән ясарга!)
-Ә х.а.и. тагын нәрсәләр керә?(җырлар, әкиятләр)
«Үги кыз» әкиятеннән бер күренеш. (укучылар уйнап күрсәтә)
Әңгәмә:-Кызларның исемнәре ничек?
-Каян белдегез?(кием,сөйләшү)
-Кем ничек сөйләшә?Кемне нинди сөйләм бизи?(укучылар җавабы)
-Димәк,сөйләм кешени бизи.
-Ә кулъяулыклары турында ни әйтерсез?(тырышлык, хезмәт сөю)
-Димәк, тырышлык,хезмәт-кешене бизи.
-Аны нинди итеп күрсәтә?
( Зөһрә-чибәр,ә Мәфтуха-ямьсез)
-Укучылар,сыйфат сөйләмне матурлап кына калмый,әле ул сөйләмне баета да.Менә бу формулаларга карагыз әле.(2 төркемгә бүленеп үтиләр:тамак, учак-фиг.+сыйф.;исем+сыйф.)
-Ә ясалышы ягыннан сыйфатлар нинди төрләргә бүленәләр?(77б.,130нчы күнегү)
-Укучылар, сыйфатларны ни өчен дәрәҗәләргә куябыз икән?(тагы да аңлаешлы булсын өчен,сөйләмне бизәр өчен!)
(компьютерда эш:теоритик материалны уку)
Дин. пауза. Уен. «Ачык авыз»
(җәза:сыйфатларны дәрәҗәләргә кую)
Өй эше.
Сыйфатлар кертеп ребус төзе.
(Альбом битенә)
-Укучылар, мәкальләргә игътибар итегез әле.Нәрсә күзәтелә?(исемләшү-монда сыйфатның сөйләмне җыйнак,яңгырашлыитүе).
-Димәк, сыйфат сөйләмне бизи!
-Җөмлә кисәкләре ягыннан да тикшерик.
Нәрсә күзәтелә?(Ия, хәбәр,аергыч,тәмамлык)
Иҗади эш.Мәкальләр буенча фикерләрен язалар.
Музыка.(Эшле кеше-ашлы кеше .Ялкаудан чир китмәс .Бай бәхетле түгел,юмарт бәхетле.Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.)
Йомгаклау.
-Укучылар, сыйфат сөйләмнең бизәгеме?
Бу нәрсәләрдә чагыла?
(укучылар җавабы)
Билгеләр кую.
Файлы: Тема.doc
Размер файла: 39936 байт.