Автор конспекта:
Автор(ы): — Шарипова Эльвира Фаритовна

Место работы, должность: — РТ, Кукморский район, МБОУ «СОШ с. Нижняя Русь»

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

1.сыйфат турында гомуми төшенчә бирү.

2. сөйләмдә сыйфатларны кулланырга өйрәтү.

3. укучыларны кышкы күренешне, табигатьне тоя, күзәтә белергә өйрәтү.

Используемое оборудование: —

такта, таблица, акбур, дәреслек, компьютер, мультипроектор.

Краткое описание: — 6 нчы сыйныфның татар группасына дәрес эшкәртмәсе

Дәрес барышы.

  • Оештыру өлеше.
  • — Исәнмесез, укучылар!

    — Исәнмесез.

    — Бүген класста кем дежур? Дәрестә кемнәр юк? (Укучының җавабы)

    — Сезгә өй эше итеп “Яхшылык эшлик!” дигән темага инша язып килергә кушылган иде. Ә хәзер берничә иншаны укып үтәбез (1-3 укучының иншасын укыту).

    — Булдыргансыз, укучылар! Дәфтәрләрегезне җыеп аабыз.

    2. Актуальләштерү.

    — Сорауларга җавап бирү:

  • грамматиканың нинди бүлеген өйрәнәбез?
  • морфология нәрсә өйрәнә?
  • нинди сүз төйркемнәрен өйрәндек?
  • — Сезнең алдыгызда шигырь язылган битләр бар. Әйдәгез әле шигырьне укып барабыз сыйфатларны табабыз.

    1 нче укучы :

    Р.Файзуллин “Карт шагыйрь”.

    с. с.

    Шәфәкъләр алсу-алсу,

    с.

    Дөньялар ямансу.

    с. с.

    Ә күкләр зәңгәр, зәңгәр!

    Күзләрдә яшьләр, яшьләр…

    • Монда сыйфатлар алсу-алсу, ямансу, зәңгәр.
    • Бу сыйфатлар нинди сорауларга җавап булып киләләр?

    2нче укучы.

    • Ни кичкәнбез, ни уйда без-

    Бик аз беләсез, яшьләр.

    с. с.

    Әй, җирләр, яшел- яшел!

    Күңелдә сагыш, сагыш…

    • Сыйфат – яшел. Нинди соравына җавап булып килә.

    3 нче укучы.

    • Кем яу итәр үзегезне,

    Сез безне онытсагыз?..

    с. с.

    Әй, сулар, ярсу- ярсу!

    Эчләрдә ялкын – ялкын…

    Без китәбез, кала өмет,

    Акларсызмы ил хакын?

    с. с.

    Шәфәкъләр алсу-алсу,

    с.

    Дөньяларямансу.

    • Ярсу, алсу, ямансу – сыйфатлар. Нинди соравына җавап булып киләләр.

    Бүген дәрестә без сезнең белән яңа теманы карый башлыйбыз «Сыйфат турында гомуми төшенчә»Сыйфатларны өйрәнүгә күчәбез, сыйфат турында гомуми төшенчә биреп үтәбез.

    Предметның билгесен белдереп, нинди?, кайсы?, кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала.

    Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була. Мәсәлән: Кичке тапшыру башланды җөмләсендә кичке – сыйфат, тапшыру – сыйфатланмыш була.

    Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә: Салкын кыш килде. Бүген көн салкынча.

    — Барыбыз, бергә менә бу таблицаны карап үтик әле (Таблицаны карау). Ә хәзер китаптан кагыйдәне укып чыксын әле безгә Илфар.

    — 1. Предметның билгесен белдереп, нинди?, кайсы?, кайдагы? кебек сорауларга җавап булган сүз төркеме сыйфат дип атала.

    2. Сыйфат исемне ачыклап килә. Сыйфат ачыклап килгән исем сыйфатланмыш була. Мәсәлән: Кичке тапшыру башланды җөмләсендә кичке – сыйфат, тапшыру – сыйфатланмыш.

    3. Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә: Салкын кыш килде. Бүген көн салкынча.

    — Укучылар белемнәрне тагын бер кат ныгыту өчен, сорауларга җавап бирик әле.

    Сыйфат нәрсәне белдерә? Алсу!

    — Сыйфат предметның билгесен белдерә.

    — Ул нинди сорауларга җавап була? Фаил!

    — Сыйфат нинди?, кайсы?, кайдагы? кебек сорауларга җавап була.

    — Сыйфат, җөмләнең кайсы кисәкләре булып килә? Әлфия!

    — Сыйфатлар җөмләдә күбрәк аергыч һәм хәбәр булып килә.

    — Алган белемнәрне тагын бер кат ныгыту өчен 177 нче күнегүне карап үтәбез. Текстны укыгыз сыйфатларны табыгыз, аларның предметның нинди билгеләрен белдерүен ачыклагыз. Гүзәл укый башла әле текстны.

    — Безнең республика.

    Татарстан – бай һәм күләме ягыннан да шактый ук зур республика. Сыйфатлар – бай, зур. Аның табигате төрле. Сыйфат – төрле. Калын урманнар да, тигез далалар да бар анда. Сыйфатлар – калын, тигез. Телисең икән, урманнарында учар мөгезле мәһабәт пошилар, аюлар, бурсыклар очрата аласың. Сыйфатлар – учар, мәһабәт. Кызыл тунлы төлкеләр, усал бүреләр дә юк түгел. Сыйфатлар – кызыл, усал. Төрле кошлар да бик күп. Сыйфат – төрле.

    — Молодец, утыр. Алга таба кем дәвам итә. Әйдәле, Әнисә.

    — Татарстанны зур агымсулар бизи. Безнең республиканы “Дүрт елга иле” дип йөрткәннәр. Сыйфат – зур. Чөнки Татарстан аркылы данлы Идел, мул Кама, гүзәл Агыйдел һәм Нократ елгалары ага. Сыйфатлар – данлы, мул, гүзәл. Ул шулай ук яшел тугайлы болыннарга, куе әрәмәләргә, балыклы, кош-кортлы агымсуларга, түгәрәк күлләргә дә бай. Сыйфатлар – яшел, куе, балыклы, кош-кортлы, түгәрәк. Болардан тыш, һәр авылның диярлек тау асларындагы ябалдаш өянкеләр күләгәсеннән чылтырап агып торган саф, тәмле сулы салкын чишмәләр бар. Сыйфатлар – ябалдаш, саф, тәмле, салкын.

    — Булдырдың, Әнисә. Алга таба укуны Руслан дәвам итсен әле.

    — Безнең якларның һавасы да йомшак. Кышлары чамасыз салкын түгел, җәйләре дә хәтта челлә вакытында да түзә алмаслык эссе булмый. Сыйфатлар – йомшак, салкын, эссе. Габдулла Тукайның Казан арты турында язган сүзләре Татарстанга бик туры килә:

    Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава,

    Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

    Сыйфатлар: салкын, эссе, урта.

    — Молодец, укучылыр. Әйдәгез әйтеп үтик әле. Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә. Илшат әйтеп үт әле?

    — Сыйфат предметның яки затның төсен, характерын, эчке үзенчәлекләрен, күләмен, биеклеген һәм предмет белән аның мәгънәсе арасындагы билгеләрне белдерә.

    — Дөрес, әйтәсез укучылар. Дәфтәрләрегезне ачабыз. 178 нче күнегүне дәфтәрләрдә язып эшлибез. Текстны укыгыз. Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән парлап язып алыгыз. Сыйфат җөмләнең хәбәре булып килгәндә, аны иясе белән парлап языгыз да җәяләр эчендә аергыч булып килү очрагын күрсәтегез.

    — Укучылар, эшләп бетердегезме? Алмаз, укып чык әле, ничек эшләдең.

    — Адымнары җиңел — җиңел адымнар, тавышлары ягымлы — ягымлы тавышлары, йөзләре якты — якты йөзләре, яшь бакча, комлы сукмак, тылсымлы канат, сихри җилкән, йолдызлар сихри һәм ерак — сихри һәм ерак йолдызлар, алар тонык та, суык та — тонык та, суык та алар, аксыл диңгезе, утлар матур — матур утлар, яңа кала, авыр йөк, күп төрле продукция, дәү баржалар, үзәк урамы.

    — Молодец, Алмаз. Укучылар, алга таба 179 нчы күнегүне язып эшлибез. Рәзинә әйдәле укып үт әле.

    — Өзән елга, якты кояш, киң, биек ташлар, киң сазлыклар, яшел тугайлар, бай печәнлекләр, киң, зур, якты күлләр, биек ак ярлары, ак ташлар, текә стена, зур тау, куе урманга, сөзәк битләвендә.

    — Дөрес укучылар. Ә хәзер мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерегез. Мәкальләрдән сыйфатларны сыйфатланмышлары белән әйтеп барабыз.

    — 1). Авызың кыек булсада… Сүзең туры булсын. Сыйфатлар – авызың кыек, сүзең туры.

    — 2). Акыллы сүз …Алтыннан кыйбат. Сыйфат – акыллы сүз.

    — 3). Иң татлы тел – туган тел,… Анам сөйләп торган тел. Сыйфат – иң татлы тел.

    — 4). Туры сүз … Туганына ярамас. Сыйфат – туры сүз.

    Шулай итеп укучылар без бүгенге дәрестә сыйфат темасын карый башладык. Өйдә кагыйдәләрне тагын бер кат карап чыгарсыз. Өй эше 180 нче күнегү, көндәлекләрегезгә язып куегыз. Бүген дәрестә дөрес җавап биргән, актив катнашкан укучыларга: Алмаз, Әнисә, Фәнзил “5” ле, Руслан һәм Гүзәлгә “4” ле билгеләр куям. Өй эшендә сорауларыгыз булса, икенче дәрестә карарбыз. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

    Файлы: ДӘРЕС.doc
    Размер файла: 96256 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология