Автор конспекта:
Автор(ы): — Мухаметзянова Аниса Ахмадулловна

Место работы, должность: — МОУ НОШ д.Битлянгур

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 2 нче сыйныф, татар теле
Тема. Сыйфат.
— Максат. Балаларны сыйфат сүз төркеме белән таныштыру, аны башка сүз төркемнәреннән аерырга өйрәтү.
Балаларның сөйләм телләрен, дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру.
Игътибарлылык, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Балаларның сүзлек байлыгын арттыру. — Җиһазлау: дәреслек, таблица, рәсемнәр.
— — — — — — — — — — — — — — — — — — Дәрес барышы
— 1. Оештыру.
2. Психологик уңай халәт тудыру.
— Балалар, барыбыз да дөрес итеп утырабыз. Дәрес өчен кирәкле бөтен әйберләрне әзерләп куйыйк. Хәзер безнең татар теле дәресе.
3. Белемнәрне тигезләү.
а) Алма рәсеме күрсәтелә — -Бу нәрсә?
-Алма.
-"Алма" сүзе нинди сүз төркеменә керә?
— Исем.
-Тамгасы нинди?
— — — — -Нәрсә? соравына җавап булып килгән сүзләр әйтегез әле.
-Кайчан нәрсә? дип, кайчан кем? дип сорау куябыз?
Исемнең кагыйдәсе әйтела Балалардан берничә җөмлә төзетеп, исемнәр таптырыла.
- Исемнәр турында без тагын ниләр беләбез?
- Берлек һәм күплек санда киләләр. (Мисаллар китерү.)
- Ялгызлык, уртаклык исемнәр була. (Мисаллар китерү.)
- Килешләрдә төрләна (Бер сүз килешләрдә төрләндерелә һәм хикәя төзелә)
- Хикәя матур чыктымы?
- Юк.
- Ни өчен?
- Һәр җөмләдә бер үк сүз кулланылган.
- Нәрсә белән алыштырырга мөмкин?
— Алмашлыклар белән.
б) Алмашлыклар турында кабатлау.
- Алмашлыкның эше нәрсә?
- Алмашлыклар исемне алмаштырып киләләр.
- Берлек, күплек санда киләләр.
- Килешләрдә төрләнәләр. ("Ул" алмашлыгы килешләрдә төрләндерела)
4. Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.
-Исем һәм алмашлыктан тыш тагын башка сүз төркемнәре юк микән? Бүген без шуны карап китәрбез.
а) Тагын алма рәсеме күрсәтелә.
- Алма турында ниләр әйтә аласыз? Билгеләрен санагыз.
- Кызыл, түгәрәк, тәмле һ. б.
— - Шушы сүзләргә сорау куйыйк әле.
- Нинди?
- Мондый сүзләрнең тамгасы?
— -Балалар, предметның билгесен белдереп, нинди? кайсы? сорауларына җавап булып килүче сүзләр сыйфатлар дип атала.
б)- Сыйфатның җөмләдәге роле?
- Җөмләне матурлый.
- Предметларны бер-берсеннән аера. Мәсәлән: нинди агач? Биек, яшел, матур һ.б.
в)- Сыйфат предметның нинди билгеләрен белдерә икән?
- төсен: ак, кызыл;
- тәмен: ачы, баллы;
- исен: тәмле, тәмсез;
- зурлыгын: зур, кечкенә;
- формасын: түгәрәк, озынча;
- материалын: агач, тимер;
- вакытын: җәйге, иртәнге,
Һәркайсына мисаллар китерелә.
- Сыйфат турында йомгаклап нәрсәләр әйтә аласыз?
1. Нәрсә белдерә?
Нинди сорауларга җавап булып килә?
Җөмләдәге роле.
5..Модельләштерү.
а)Дәреслек белән эш. 72 нче бит.(телдән.) Предметларның билгеләрен санарга. Нинди билгесен белдерә?
б)№137. Күчереп язарга, сыйфатлар астына дулкынлы сызык сызарга.
в)Тактага 3 рәсем эленә Парларда эш.Шушы предметларның билгесен белдерүче сүзләрне кайсы пар күбрәк язар икән. (Кишер, агач, яфрак рәсемнәре.)
г)Сайланма диктант яздыру.
Сыйфатларны гына язып алырга:
— Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. — Кечкенә генә йорт, эче тулы корт.
Ак алъяпкыч таптым, җир өстенә яптым.
Баш астында баллы кашык.
д)Картина буенча сыйфатлар кертеп җөмләләр төзерга.
е)Схемаларга туры китереп , җөмләләр төзергә.
— — ж) №136 (телдән) Тиешле сыйфатларны куеп укырга. — 6. Кабатлау.
- Без бүген нәрсә өйрәндек?
- Ничек өйрәндек?
- Нәрсә ул сыйфат?Без аны ничек таныдык?
7)Үзбәя.
-Кемнәр бүгенге дәрес материалын "5"легә генә үзләштердем дип саный? Кемнәр үзенә "4"ле куя?
8) Өй эше бирү. №135. 72 нче бит. Сыйфатларның асларына сызарга.
9)Алдагы дәрескә уку мәсьәләсен кую.
— Сыйфатлар да килешләрдә төрләнәме икән? Киләсе дәрестә шул турыда сөйләшербез.
— Дәрес тәмам.
— —

Краткое описание: — Сыйфат.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология