Автор конспекта:
Автор(ы): — Мотыйгуллина Алинә Сәлимулловна
Место работы, должность: — Апас районы Карамасар башлангыч мәктәбе
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование
Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 3 класс
Предмет(ы): — Родной язык
Цель урока: — балаларның тапкырлыгын,зирәклеген үстерү; табышмаклар укуга кызыксыну уяту
Учащихся в классе (аудитории): — 6
Краткое описание: — Кичә сыйныфтагы иң зирәк, өлгер укучыны ачыкларга ярдәм итә
I .Оештыру өлеше.
Укучылар, без бүген табышмаклар кичәсенә җыелдык.Кичәдә хайваннар , үсемлекләр,әйләнә-тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйтелер. Барыгыз да игътибарлы, тапкыр,зирәк булырсыз дип ышанам.Кичә ахырына без сыйныфтагы иң тапкыр укучыны ачыкларбыз.
Бәйрәм бүген бездә була –
Табышмаклар кичәсе.
Белик әле ,бу сыйныфта
Кем икән иң зирәге?!
— II. Төп өлеш.
1.”Кем күбрәк ? “
Һәр укучыга да табышмаклар әйтелә .бала үзенә бирелгән табышмакның җавабын табалмаса , башка бала җавап бирә.
— 1)Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.(кыяр)
— 2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)
— 3)Җир астында алтын казык-
Бик тәмле тамыразык.(кишер)
— 4)Утыра бер ак чүлмәк
Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)
— 5)Түгәрәк_ ай түгел,
Сары- кояш түгел,
Тәмле- шикәр түгел,
Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)
— 6)Тышы яшел, эче кызыл,
Җылы якларда үсә.
Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-
Исемен әйт әле белсәң!(карбыз)
— 7)Җиргә күмәләр язын,
Көзен алалар казып.
Күмгәндә берәү була,
Алганда чиләк тула.(бәрәңге)
— Бер сорауга да җавап бирә алмаган укучы уеннан чыга.
— 2.”Уйлап тап!” уены.
Балалар табышмакларның җавапларын язып баралар.Ахырдан җаваплар тактага куела,укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.иң аз дөрес җавап биргән бала уеннан чыга.
1)Җәен соры ,кышын ак,
Кылый күз, озын колак.
6)Кош түгел-оча,
2)Бернәрсә тегә белми, Ябалактан курка.
Энәләр тагып йөри. Чикләвек ярата,
Сызгырса, урманны яңгырата.
3) Үзе ул бал ярата,
Кыш буе йоклап ята.. 7)Башында үсә куак-
Шуны табып куандык.
4)Урманнан чыгар, Бу җәнлек безгә ошый:
Корсак асты чуар. Исеме аның-(поши) .
Койрыгы сырлы,
Хәйләсе күп төрле. 8)Үлән ашый-май ташый.(сыер)
5)Сорыдыр төсе.
Үткендер теше ,
Урманда йөри.
Бозаулар эзли.
3.Һәр укучы табышмак язылган карточка ала һәм җавапның рәсе -менясый.Җавапны белмәгән укучы төшеп кала.
— Карточкалардагы табышмаклар:
“Алма!” дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар?(алма)
— Берсе көнне ярата,
Берсе төнне ярата.
Икесе дә дөньяга
Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)
— Алмаш-тилмәш өчкүз яна:
Яшел,сары һәм кызыл.
Урамда исән йөрергә
булыша ул көнозын. (Светофор)
— Агач түгел-яфраклы,
Тун түгел-тегелгән.(Китап)
— Утырабыз урманда
Ап-ак эшләпә киеп.
Киптерә дә ,кыздыра да
Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)
— 4. Балалар үзара табышмак әйтешәләр.Белгәне кул күтәреп җавап бирә. Иң аз җавап биргән укучы уеннан чыга.
— 5.Укучыларга мозаикаһәм берничә табышмак язылган карточка бирелә,һәрберсе рәсемне төзергә,анда сурәтләнгән предмет турындагы табышмакны сайлап алырга тиешләр.
— Карточкадагы табышмаклар:
1)Йөзәр,меңәр чакрымнан
Тавышны ишеттерә.
Югыйсә бит үзендә
Биш-алты тишек кенә.
2)Чаба ул аттан тизрәк
Ләкин аңа юл кирәк.
Юлсыз җирдән үтәлмый,
Атны куып җитә алмый
Һәр укучыга да бертөрле карточка бирелә, ә мозаикадагы рәсемнәр
төрле.
Биремне үти алмаган бала кеннан чыга.
— Финал.
1.Финалга чыккан 2 укучыга сүзләре киселгән табышмак бирелә.Алар аны түзергә һәмҗавабын табарга тиеш.
— 1. Җәен соры,кышын ак, 2.Бернәрсә тегә белми-
Аңа шулай яхшырак. Энәләр тагып йөри.
— 2.Кем күбрәк?
Табышмаклар бер-бер артлы бирелә.бер уенчы белмәгәннең җавабын икенчесе әйтә ала.Иң күп дөрес җавап биргән уенчы -җиңүче .
— Мәскәүдә бер дә юк,Казанда икәү.(а хәрефе)
— Кое төбендә нәрсә бар?(Е хәрефе )
— Кешедә бар-хайванда юк,
Күлдә бар- елгада юк.(к хәрефе)
— Тыкрык башында нәрсә бар?(т хәрефе)
— — III. Йомгаклау өлеше.
— Табышмаклар кичәбез ахырына якынлашты.Сыйныфыбыздагы иң тапкыр бала исемен … лаек булды.Әйдәгез әле, аны алкышлыйк.
—
Файлы: Тукай премиясе лауреатлары.pptx
Размер файла: 3858494 байт.