Автор конспекта:
Автор(ы): — Садриева Гульнара Миннуловна

Место работы, должность: — Баюковская СОШ, учтель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Библиотекарь
Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Методист

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Максат : укучыларда патриотик хисләр тәрбиялә.

Тип урока: — Комбинированный урок

Используемые учебники и учебные пособия: —

Зал бәйрәмчә бизәлгән, түрдә "Татарлар елмаеп үлделәр" – дигән

баш астында китап күргәзмәсе.Җәлилчеләрнең портретлары эленгән.

Кичә барышында эпипроектордан Җәлилчеләрнең автобиографияләре һәм портретлары күрсәтелә.

Талгын гына музыка яңгырый.

Используемое оборудование: —

Җиһазланыш : портретлар, китаплар күргәзмәсе, аудио язма .

Краткое описание: — «Татарлар елмаеп үлделәр…» Максат : укучыларда патриотик хисләр тәрбиялә. Җиһазланыш : портретлар, китаплар күргәзмәсе, аудио язма . Зал бәйрәмчә бизәлгән, түрдә "Татарлар елмаеп үлделәр" – дигән баш астында китап күргәзмәсе.Җәлилчеләрнең портретлары эленгән. Кичә барышында эпипроектордан Җәлилчеләрнең автобиографияләре һәм портретлары күрсәтелә. Талгын гына музыка яңгырый.

«Татарлар елмаеп үлделәр…»

Максат : укучыларда патриотик хисләр тәрбиялә.

Җиһазланыш : портретлар, китаплар күргәзмәсе, аудио язма .

Зал бәйрәмчә бизәлгән, түрдә "Татарлар елмаеп үлделәр" – дигән

баш астында китап күргәзмәсе.Җәлилчеләрнең портретлары эленгән.

Кичә барышында эпипроектордан Җәлилчеләрнең автобиографияләре һәм портретлары күрсәтелә.

Талгын гына музыка яңгырый.

1 ук. Әйтсәләр дә, барып тор син, диеп,

Дөньяның иң рәхәт җиренә,

Әйтер идем кирәк түгел, диеп,

Кайтам мин,дип Туган илемә.

Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” пьесасыннан “Сибелә чәчәк” җыры.

2 ук. Әйтсәләр дә, алтын сарайда тор син

Ләкин илең ирексез калсын дип,

Әйтер идем мине зинданга сал,

Фәкать илем ирекле булсын дип.

3 ук. Абдулла Алишның биографиясе белән таныштыра

Төн утырып шагыйрь шигырь язды,

Ак кәгазьгә тамды яшьләре.

Тышта давыл иде,бертуктаусыз

Күк күкрәде яшен яшьнәде.

Җил ишектән кереп өстәлдәге

Кәгазьләрне чәчте, туздырды

Аннан чыгып тышка йөрәк яргыч

Ачы тавыш белән сызгырды

4 ук.Фуат Булатов автобиографиясе белән таныштыра.

Чәнечкеле тимер чыбык белән

Уратылган безнең йортыбыз.

Көне буе шунда казынабыз,

Әйтерсең лә тирес корты без.

Ерак түгел урман,кыр…

Кемнеңдер

Ишетелә чалгы кайравы

Кичә шуннан бер кош очып килеп,

Шул коймага кунып сайрады.

Чакырсам да, кошчык,

Сине бу йортка

Үзең теләп очып кермәссең

Керә күрмә,безнең кан – яшь йотып,

Интеккәнне үзең күргәнсең.

5 ук. Зиннәт Хәсәнов автобиографиясе белән таныштыра.

Син очарсың, бәлки, минем илгә,

Син ирекле, җитез канатлы

Тик әйт, кошчык

Синең минем янга

Бу килүең соңгы кабатмы?

Соңгы кабат булса, тыңла кошчык,

Соң теләген мәгърүр җанымның,

Оч син илгә нәфрәт һәм мәхәббәт

Җыры булып тоткын шагыйрьнең.

6 ук. Габдулла Баттал автобиографиясе белән таныштыра.

Синме соң бу — бөек Маркс иле

Һәм давыллы Шиллер Ватаны ?

Тоткын итеп сиңа китерде.

.

Укучылар башкаруында " Җырларым " җыры яңгырый.

7 ук. Әхәт Әндәшев автобиографиясе белән таныштыра.

Тау –тау булып дәрья дулкынланды,

Яшен сукты калын имәнне

Эчпошыргыч шомлы тынлык басты

Тирәдәге карсак өйләрне.

8 ук. Муса Җәлилнең автобиографиясе белән таныштыра.

Кичер мине,илем,синең бөек

Исемең белән килеп сугышка,

Данлы үлем белән күмәлмәдем

Бу тәнемне соңгы сулышта

Юк, мин сине тузан бөртегедәй

Сансыз гомерем өчен сатмадым.

9 ук. Гайнан Курмашевның биографиясе белән таныштыру.

Волхов шаһит: изге сугыш антын

Соң чиккәчә керсез сакладым

Мин алдымда күрдем шыр сөяктән

Котылгысыз үлем шәүләсен

Кил син миңа, үлем, бары гомерем

Коллык белән төгәлләнмәсен.

Укытучы сүзе,ул шагыйрьнең иҗатына карата фикерен әйтә һәм башка әдәбият әһелләренең Җәлил турында әйткән сүзләре белән таныштыра.

"Җәлил һәм җәлилчеләр әле бер халыкта да булмаган батырлык башкардылар.

Аларның бу батырлыклары килер буыннарга да маяк булачак."

" Ана бәйрәме" буенча өзек.

10 ук. Беләм , егет ,синең җырыңда

Күп илеңә сөю , якынлык.

Тик әйт : авыр сугыш елында

Син күрсәттең нинди батырллык?

Ил онытмас, бирсәң каныңны

Ватан өчен изге көрәшкә.

Хаин каны тама чиләккә,

Батыр каны тама йөрәккә.

11ук. 1944 нче елның февралендә Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була.Империя баш хәрби суды “дәүләткә каршы җимерү эше” алып баруда гаепли. Үлем карары шул елның 25 августында тормышка ашырыла.

12 ук. Фоат Сәйфемаллековның афтобиографиясе белән таныштыру.

13 ук. Кайгырма , дус, яшьли үләбез дип,

Без алмадык сатып гомерне,

Үзебезчә яшәп,үзебезгә

Без чиклибез аны түгелме ?!

14 ук. Гариф Шабаевның биографиясе белән таныштыру.

Билгеләми гомер озынлыгын

Еллар саны, картлык җитүе.

Бәлки, менә шушы үлем безгә

Мәңге бетмәс яшәү китерер ?!

15 ук. Сәлим Бухаровның автобиографиясе белән таныштыру.

Мин ант иттем җанны кызганмаска

Саклар өчен халкым, илемне.

Йөзәү булса гомрең , син барсын да

Шушы юлга бирмәс идеңме ?

16 ук. Әхмәт Симаевның автобиографиясе белән таныштыру.

17 ук. Төрмәдәге Италия әсире үзенең көндәлегендә, шәһитләрнең “татарлар елмаеп, батырларча үлделәр” дип сөйләгәннәрен язган.

18ук. Җәлил белән бергә башлары гильотинада киселгән 10 каһарман егет соңлап булса да (1991 елны) I дәрәҗәле Ватан сугышы ордены белән бүләкләнделәр. 1994 елны җәлилчеләрнең батырлыгын тану буенча тагын бер яңалык булды: Казандагы Җәлил һәйкәле янында аның белән белән бергә һәлак булганнарның барельефлары куелды, исемнәре ташка уелды. Үтерелгәннән соң, нәкъ ярты гасыр үткән көндә — 25 августта – мемориаль ансамбль ачылды.

Кичә "Сагыну " җыры белән тәмамлана.




Файлы: конспект интегрированного урока по литер. чтению и окруж.миру в 4классе.docx
Размер файла: 38949 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология