Автор конспекта:
Автор(ы): — Шагиева Гузель Нашатовна

Место работы, должность: — МАОУ «СОШ №7″, г.Альметьевск

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование
Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 8 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Максат:1)Хикәядәге геройларга,вакыйгаларга бәя бирергә өйрәтү. 2)Укучыларның иҗади активлыкларын үстерү. 3)Авторның шигырьләренә,хикәяләренә һәм халкыбыз традицияләренә ихтирам тәрбияләү.

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Краткое описание: — 8 (рус мәктәптәге татар төркеме)

.Оештыру моменты.
-Исәнмесез укучылар,кунаклар!
Хәерле көн!
-Тукай телен. Ана телен.
Өйрәнергә дип килдек.
-2006 нчы ел Татарстан Республикасында Минтимер Шәрип улы Шәймиев указы буенча әдәбият һәм сәнгать елы итеп игълан ителде.Бу елны без патриот шагырь М.Җәлилнең 100 еллыгын, үзебезнең төбәктә иҗат итүче шагыйрә К.Булатованың70 яшен,бөек шагыйрь Г.Тукайның 120 еллыгын билгеләп үттек.Ә 14 декабрьда туган төбәгебездә яшәп иҗат итүче,барыбызга да билгеле булган күренекле игәхес,шагырь,язучы,СССР язучылар союзы члены,Р.Төхфәтуллин исемендәге премия лауреаты Нур Әхмәдиевнең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәкбез.Менә бүгенге дәрескә дә Нур Әхмәдиев безнең белән очрашуга килде.Бүгенге дәресебезне башлыйбыз.
2. Укытучы сүзе.
Мин туганмын,
Әнкәй җаным
Җиңел сулап куйган.
Дус-ишләрен җыеп әткәй
Малай туган куанычтан
“Тәпи юган”.
Бәхет-тәуфыйк теләп әбкәй,
Кат-кат дога кылган.
Минем туу кешеләргә
Шатлык булган.
Минем өчен керфек какмый,
Үткән көннәр,төннәр үткән.
Барыгызга бәхет телим,
Күп рәхмәтләр яусын күктән,-дип яуган үзенең “Туган көн”шигырендә якташ язучы, шагырь Нур Әхмәдиев.
Укучылар,хикәянең эчтәлеген ачыклаганчы,аның тормыш юлын искә төшереп китик әле.Нәрсәләр беләбез соң аның турында?
1)Нур Әхмәдиев кайчан туа?
(1946 нчы елның 14 декаберендә)
2)Кайда туа?(Азнакай р-ны Әсәй авылында)
3)Югары белемне кайда ала?(К Д У).
4)Язучы булу теләге аны кайчан шәһәргә алып килә?(70елларда)
5)Беренче шигырьләр җыентыгы кайчан чыга,ул ничек атала?(80ел-да”Аһәң”Лирик,пуб.,шиг.китабы).
6)Балалар өчен нинди китаплары бар?(“Баллы Яңгыр”,”Чәч-чәк”,”Атларым-колыннарым”)”
Укучылар “Баллы яңгыр,”Чәк-чәк”шигырен сөйлиләр.
7)Татар әдәбиятен үстерүгә керткән өлеше өчен нинди исемнәргә лаек була?(1984 СССР язучылар союзы члены,1995ул Р.Төхфәтуллин исемендәге премияга лаек булды).
8)Бүгенге көндә ул кайда эшли?(“Хәзинә газетасында баш мөхәррир булып эшли).
-Хәзер инде хикәягә күчик
1)Бу хикәядә сүз нәрсә турында бара?
2)Бүген кемнең туган көне?
3) Язучы хикәяли торган вакыт кайсы елларга туры килә?
4)Ни өчен Әдипнең әти-әнисе туган көнемне үткәрик әле дигән үтенечкә гаҗәпләнеп калалар?(Чөнки алар малайның туган көнен оныталар.Алар 6 бала була,Әдип төпчек.)
5)Туган көнендә Әдип кичергән хисләрне сүрәтләгән урыннарны табып укыгыз әле.
6)Әдип үзенең галстугын кайнар самоварда шомартып,кат-кат ямаулы чалбарын сырлы бәләк белән “үтүкләп киде”.Бу җөмләне сез ничек аңлыйсыз?Ни өчен малай галстугын кайнар самоварда шомарта?(Ул вакытта юып киптергән керләрне хәз.вак.к/к үтүк б/н үтүкләмәгәннәр,сырлы бәләк белән тәгәрәткәннәр.Юкарак,кечкенәрәк галстук әйберләрне кайнар самоварга ышкыганнар.Менә Әдип тә мәктәпкә иптәшләре янына барырга шулай әзерләнә.
Улвакытларда сирәк кенә кешеләрдә күмер белән кыздырыла торган үтүкләр була.Әдипләрдә хәтта анысы да булмаган.
Сәхнәләштерү.
7)Дусты Мәхмүт үз-үзне ничек тота?
8)Туган көнгә чакырганда,Әдип һәм аның әти-әнисе нинди ялгышлык җ ибәрәләр(Алар төгәл вакытын билгеләмиләр.Ләкин ул вакыттагы тор-ңавырлыгы,әле туган көннәрнеүткәрүтәҗрибәсен булмау,малайларныуңайсыз хәлдә калдыра.)
9)Мәхмүттә,Рәхмәтулла да Әдипнең ярамаган эш кылганын аңлап торалар.Ни өчен соңаны туктатып калмыйлар?
10)Әдипнең әнисе кайтып керә.Ни өчен ул улын орышмый?
11)Әд-ң туг. көн.үзен иң дөрес итеп тотучы кем дип уйлйсыз?
12)Ни өчен ул кулъяулык бүләк итә?
13)Укучылар,бу бүләкне алгач нинди хисләр кичерә?
Көй яңгырый.
-Балалар,әдипнең шушы хисләрен тагын ничек блдереп булыр иде?
-Музыка,рәсем ярдәмендә.
Чыңлап та,кешенең хсләрен сүзләр белән генә түгел,ә көй белән дә,рәсем ярдәмендә дә белдереп була икән.
Ә хәзер шушында утырган апалар да үзләренең беренче дуслык хисләренең бөреләнүен искә төшерсеннәр әле.
“Беренче мәхәббәт”көен тыңлау.
14)Шулай итеп,кулъяулык-якын күрү,ярату билгесе.
Татар хал.кулъяулыкка кагылышлы нинди йоллалар,гореф-гадәтләр беләсез?
1)Сабан туе.
2)Каен бәйрәме
15)Хикәяне бүгенге көн белән чагыштырып карасак,аерма бармы?
16)Сезнең туган көннәрегез ничек үтә?
17)Автор бу хикәясе белән нәрсә әйтергә тели?
(Безне әхлаклы булырга,дус,тату яшәргә,тормыш авыр булса да,аның матурлыгын күрә беләргә өйрәтә.
-Укучылар,хәзер үзебезнең кунакка сораулар бирик.
1)Нур Гарипович үзегезнең гаиләгез белән кыскача гына таныштырып үтсәгез иде?
2)Сезнең шигырьләрегез ничек һәм кайчан туа?
3)Сезнең мәктәптә укыган чакта иң яраткан дәресегез(фәнесез) һәм ни өчен яраттыгыз?
4)Сезнең мәктәптә укыган чакта “2”ле алганыгыз булдымы?
5)Хәзерге чорның яшьләре сезгә кайсы яклары белән охшый?
6)”Минем туган көн” хикәясендәге герой сезме?Ул вакыйгалар сезнең белән булдымы?
7)Киләчәктәге эш планнарыгыз нинди?
-Хәзер укучылар Нур Әхмәдиевнең шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.Без Нур Әхмәдиевның хис кешесе икәнен белдек.Ул музыканы яхшы тоя,җырлар ярата. Аның шушы сыйфатлары шигырҗләрендә дә сизелә.Әмма җыр-моң ярату бер хәл,ә инде композиторларны рухландыра алырлык җыр тексты иҗат итү бөтенләй башка нәрсә.Хәзер Райхана Вайдутовна башкаруында.”Бәхет төне”.”Карлы чыршылар җырын тыңлыйк.

Файлы: Дәрес — фикерләмә..doc
Размер файла: 106496 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология