Автор конспекта:
Автор(ы): — Минимухаметова Альфия Рафаэловна

Место работы, должность: — МОУ «Татарская гимназия №14″

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — начальное общее образование
Уровни образования: — основное общее образование
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование
Уровни образования: — дополнительное образование детей

Класс(ы): — Все классы

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Внешкольная работа
Предмет(ы): — Литература
Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Библиотекарь
Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Методист
Целевая аудитория: — Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория: — Педагог-психолог
Целевая аудитория: — Родитель
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — другой тип

Краткое описание ресурса: — сочинение об учителе

Абажурлы зәңгәр лампасыннан
Өстәленә якты сибелгән.
Дәфтәрләр дә инде тикшерелгән,
Планнар да күптән төзелгән.
Ә ул һаман йокламаган,
Төн йокысын нәрсә алган соң?
Клара Булатова
Хезмәтем минем – мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы… Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәрбиячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул – бала күңеленә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы, дип уйлыйм.
Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма нәрсә этәргеч булгандыр, хәзер инде хәтермәмим дә. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы булачакмын. Шушы карарым мине Уфа дәүләт педагогия институтына китерде дә. Менә ике дистә елдан артык бар булмышымны үз укучыларыма багышлыйм.
Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала, һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.
Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үзә урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.
Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп килә. Аларга карыйм да моңсулана башлыйм. Очар кошларын очырган кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар белән зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.
Озак та үтмәс, кабат мәктәп, укытучылар белән күрешер өчен, алар да җыелып килерләр. Ә мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенче нәниләрен каршы алам. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология