Автор конспекта:
Автор(ы): — Валиуллина Л.А.

Место работы, должность: — МОУООШ села Сапеево

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Другое

Цель урока: — 1. “Аксакал кыш” бүлеген йомгаклау, ел фасыллары ту- рында белемнәрен арттыру. 2. Дөньяга карашларын, әхлак сыйфатлары формалашты- ру; бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 3. Табигатькә, хайваннарга мәхәббәт; балаларда әдәплелек һәм әхлаклылык тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Используемые учебники и учебные пособия: — кош һәм хайван рәсемнәре, укучылар үзләре ясаган җим-
лекләр, компьютерда слайдлап эшләнгән кош һәм хайван
рәсемнәре, кроссворд, төрле җәнлек эзләре ясалган рәсем-
нәр.

Краткое описание: — Урок по татарской литературе для 2-го класса

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты.

Исәнмесез, укучылар. Уку дәресен башлыйбыз. Безгә бүген кунаклар килгән. Алар сезнең ничек укуыгызны, дәрестә утыруыгызны күзәтерләр.
II. Актуальләштерү.
-Укучылар, без бүген сезнең белән “Аксакал кыш” дигән бүлекне йомгаклыйбыз.
-Без бу бүлектә сезнең белән нинди әсәрләр, шигырьләр укыдык?
- Сезгә бигрәк тә нинди әсәрләр ошады?
III. Өй эшен тикшерү.
- Сезгә өй эше итеп “Канатларың булса” хикәясен укып килергә һәм хайваннар, кошлар турында китаплар алып килергә кушылган иде. ( 1 укучы әсәрнең эчтәлеген сөйли).

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
- Укучылар, әйдәгез игътибарны мин күрсәткән рәсемнәргә юнәлтик әле. Рәсемдә нәрсә тасвирланган? Кошлар һәм хайваннарны исемнәре белән әйтәләр).
- Дөрес әйттегез. Ә хәзер тактадагы кроссвордка карагыз. Дәресләрдә кроссворд чишкән бар, шуның өчен бу сезгә яңалык түгел. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез шуларның җавапларын белергә тиеш. Кем табышмакның җавапларын дөрес әйтә, вертикаль буенча бер сүз килеп чыга. Соңыннан шуның турыда сөйләргә тиеш буласыз. ( һәрберсенең алдына кроссворд таратыла, табышмакның җавапларын шунда билгелиләр һәм соңыннан тактада дөреслеген тикшерәбез).
Кроссворд

Т
У
К
Р
А
Н
— — Т
О
Р
Н
А
— — К
Ы
Ш
— — — К
А
Р
Л
Ы
Г
А
Ч
С
А
Е
С
К
А
Н
— — К
Ү
Г
Ә
Р
Ч
Е
Н

— — — 1. Җәй шакылдый бер чүкеч,
Кыш шакылдый бер чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч. (тукран)

2. Борыны озын, боты озын,
Камышлыкта көнозын.
Сазлык җирләрдә йөри,
“Тату торыйк!”-дип сөйли. (торна)
3. Бабай килгән сагынып,
Ак чикмәнен ябынып. (кыш)
4. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. (карлыгач)
5. Кечкенә генә берәү,
Артында озын терәү. (саескан)
6. Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле. ( күгәрчен)
— — - Укучылар, хәзер табышмакның җавапларының дөреслеген тикшерик. (укытучы тактадагы кроссвордка җавапларны дөрес җавапларны яза, укучылар урыннарында дөреслеген тикшереп бара).
- Димәк, вертикаль буенча нинди сүз килеп чыкты инде безнең? Дөрес. кошлар сүзе килеп чыкты. Без сезнең белән “Аксакал кыш” дигән бүлектә нинди әсәрләр белән таныштык? Кайсылары аларның кошлар турында иде? (“Хәтерсез күке”, “Канатларың булса”)
- Укучылар, кыскача гына кошлар турында сөйләгез әле. Нинди кошлар була? ( күчмә һәм кышлаучы).
- Мин сезгә хәзер компьютерда слайдлап эшләнгән кош рәсемнәре күрсәтәм, ә сез шулар турыда кыскача гына сөйләгез әле.(кошларның тәннәре каурый белән капланган, күчмә һәм кышлаучы кошлар була. Күчмә кошларга сыерчык, кара карга, торна һ.б.; ә кышлаучы кошларга песнәк, чыпчык, тукран, күгәрчен һ.б. керә. Кыскача гына шулар турыда искә төшерү, сөйләү).
Физминутка.
Бер, ике, без бастык
Чап-чап итеп кул чаптык
Аякларны бер урында
Тып-тып-тып итеп бастык.
Утырдык, кабат бастык
Бер утырдык, бер бастык
Инде бераз хәл алгач
Тыныч кына утырдык.
IV. Ш.Галиев “Курыкма, тимим!” шигырен театрлаштыру.
Әңгәмә.
- Малай урманда нәрсәләр күргән? Куян, тиен, аю күргән).
- Аю ни өчен авылга килгән? ( шәфкатьле баланы күрергә)
- Сезнеңчә бу малай нинди? ( шәфкатьле, акыллы, тәртипле, хайваннар, җәнлекләр яратучы).
- Сез малай урынында булсагыз ни эшләр идегез?
- Урманга тагын ни өчен баралар? ( дару үләннәре җыярга, саф һава суларга, гөмбә, җиләкләр җыярга …)
V. Китап белән эш.
Китаптагы 4 сорауга җавап әзерлиләр.
Хайваннар турында үзегез нинди китаплар укыдыгыз. Исемнәрен әйтегез.
(исемнәрен әйтәләр, 1-2 укучы кыскача гына эчтәлеген сөйли)
— — — VI. Йомгаклау.
- Укучылар, бүгенге дәрестә сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? ( кешеләрнең хайваннарга ярдәм итүләре, яхшылыклар һәм батырлыклар ни өчен эшләнә икән, рәхмәт өченме? кыш көне кыргый һәм йорт хайваннарының ничек яшәүләре, азыкны ничек табулары турында).
- Сезнең дә шигырьдәге малай кебек шәфкатьле, тәртипле, хайваннар, кошлар яратып үсүегезгә ышанам. Һәрвакыт яхшылыклар гына эшләргә тырышыгыз.
VII. Өй эше бирү.

I в. – шушы бүлектә укыган берәр шигырьне ятлап килегез.
II в. – Безнең якта яшәүче берәр кош яки хайван турында кечкенә генә хикәя язып кил.
— — — — — Җыр белән тәмамлау.
1. Көн салкын тышта
Уйный кар-буран.
Ак төскә керде
Бизәлде урам.
Куш: Ямьле кышыбыз
Килдең син безгә,
Курыкмыйбыз без
Кунак бул бездә.
2. Кошлар, җәнлекләр
Курыкмый синнән.
Салкын булсаң да
Китмә син бездән
Куш:Синең яныңда
Безгә бик рәхәт.
Чана, чаңгыда
Шууы рәхәт.
— —

Файлы: Синтаксик синонимнар.doc
Размер файла: 49152 байт.

Рубрики: Другие Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология