Автор конспекта:
Автор(ы): — Валиуллина Л.А.
Место работы, должность: — учитель начальных классов; МОУООШ села Сапеево
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование
Целевая аудитория: — Все целевые аудитории
Класс(ы): — 4 класс
Предмет(ы): — Другое
Цель урока: — 1. Сүз төркемнәреннән исем, фигыль, сыйфат турындагы белем һәм күнекмәләрен тикшерү, ныгыту. 2. Фикерләү сәләтен үстерү, матур, дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү. 3. Сәламәт яшәү рәвеше, сәламәтлеккә кайгыртучанлык тәрбияләү.
Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний
Используемое оборудование: —
тукталышлар, карточкалар, сораулар язылган кар бөртеге, тамчы, чәчәк, сюрприз (билгеләр), тест, таблица.
Краткое описание: — Урок татарского языка для уч-ся 4-го класса
I. Оештыру моменты.
— Исәнмесез, укучылар! Татар теле дәресен башлыйбыз. Бүгенге дәресебезне төрле тукталышлар буйлап сәяхәт итеп үткәрербез. Төп тукталышларыбыз исем, фигыль, сыйфат тукталышлары булыр. Шулай ук, бу тукталышлар арасында кечкенә тукталышлар да булыр. Дәрестә сез үзегез дә укытучы ролен башкарырсыз. Тукталышлар азагында безне сюрприз көтә. Сюрприз алыр өчен тырышып эшләргә туры киләчәк. Дәрестә без өй эше эшләп килгән дәфтәрләр белән үк эшләячәкбез, шуның өчен число, теманы һәм матур язу үрнәкләрен язып куегыз. (һәр парта бер тукталыш һәм анда утыручылар тукталыш хуҗалары. 1 парта-исем, 2 парта-фигыль, 3 парта-сыйфат).
а) тукталышы. “Кышкы мизгелләр”
Укучылар, игътибар итсәгез, табигатьтә кыш патшалык итә. Һәм өй эше итеп сезгә кышкы табигать һәм кыш көне сәламәтләкне саклау турында хикәя язып килергә иде. Әйдәгез, “исем” төркемендәгеләрнең хикәяләрен тыңлап карыйк. (Регина, Ленар).
Бирем: һәр укучы үз хикәяләренең 1-3 җөмләләрен тикшерер. Җөмләләрдән исемне табыгыз, сорау куегыз, килешен һәм җөмләдәге ролен билгеләгез.
( тикшерәләр һәм 1, 2 укучы җавап бирә).
- Бу тукталыш безнең һәр тукталышларда да чагылыр, чөнки кыш әле дәвам итә һәм хәзер төп тукталышка җитәбез. Анда туктап калыйк. Тукталышларда бер сүз төркемнәре турында белемнәребезне ачыкларбыз.
— I төп тукталыш. ИСЕМ
— Бу тукталыш хуҗалары: Регина, Ленар. Алар сезгә үзләренең сорауларын бирер (һәрберсендә 4әр кар бөртеге, анда сораулар язылган, укучылар алалар, сорауны уйлыйлар, җавап бирәләр. 2 шәр сорау. Регина, Ленар дөреслеген тикшереп бара).
Сораулар:
1. Исем нәрсәне белдерә?
2. Исем нинди сорауларга җавап бирә?
3. Исем ничек төрләнә?
4. Җөмләдә исем нинди роль уйный, нинди кисәге?
5. “Курчаклар” сүзен килеә белән төрләндер.
6. Уртаклык һәм ялгызлык исемнәр ничек языла һәм ни өчен?
7. Өч кушма һәм өч парлы исем әйт һәм алар ничек язылган?
8. Җөмләнең баш кисәкләрен тап ( башкаларга әйтеп яздыра, билгелиләр, үзе җавап бирә).
Җимлектән песнәкләр, чыпчыклар җим чүплиләр.
— б) “Югалган кушымчалар патшалыгы” тукталышы.
— — Бирем:
1. Һәр балага карточка таратыла. Кушымчаларын куя, заман, сан, затны әйтә (телдән эшлибез).
2. Өй эшен укыйлар. (Диана, Шамил.) Башта тикшергән җөмләләрдән фигыльне табалар. Сорау, зат, сан, заман билгелиләр (2-3 җөмлә)
— II төп тукталыш. ФИГЫЛЬ
— Бу тукталыш хуҗалары Диана белән Шамил сезгә тамчыларда үзләренең сорауларын таратыр һәм дөреслеген тикшерер.
1. Фигыль нәрсәне белдерә?
2. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?
3. Фигыль нәрсәләр белән төрләнә?
4. Җөмләдә фигыль нинди роль уйный, ул җөмләнең нинди кисәге булып килә?
5. Барафигылен заман белән төрләндер. Җөмлә ничек ясала һәм нәрсәне белдерә?
6. Җөмләнең барлык һәм юклык формалары ничек ясала һәм нәрсәне белдерә?
7. Җөмләдәге фигыльләрнең заманын билгелә.( әйтеп яздыра, билгелиләр, үзе җавап бирә)
Камышларны ике якка ерып, суга кердем. Ни күзем белән күрим: камыш арасында бер кыр казы очарга маташа, ләкин булдыра алмый, туктый.
8. Җөмләләрнең баш кисәкләрен билгелә.
Атлар җирән кашканың киңәшләрен тотмыйлар, көтүдән аерылып китәләр.
— Физминутка.
— Хәзер бераз ял итик
Тәнебезгә көч кертик.
Бер урында таптаныйк,
Сикергәләп тә алыйк.
Уңга, сулга күз салыйк
Муеннарны боргалыйк.
Ишкәкләрне нык тотыйк,
Беләкләрне ныгытыйк.
Кулларны алга сузыйк,
Үткен кайчылар булыйк.
Бер чүгәлик, бер басыйк,
Кул тегермәне ясыйк.
Тиз армаска тырышып,
Арганнарга булышыйк.
— — в) “Матурлык” тукталышы.
Бирем:
-Бу тукталышта һәрберебез дә кешенең матурлыгын белдергән сүзләр әйтергә тиеш ( матур, чибәр, гүзәл, сөйкемле, акыллы, сабыр, тәртипле.) Шушы сыйфатлары булган кешеләр чыннан да матур, сәламәт яшәү рәвеше алып бара.
- Бу тукталышның хуҗалары Айгөл белән Илһам. Алар үзләренең өйдә язып килгән хикәяләрен укысыннар һәм һәр бала үз хикәяләренең 1-3 җөмләләрендәге сыйфатларны билгелиләр. Бу сыйфатлар нинди сүз төркеме белән бәйләнеп килгәнен әйтәләр.
— III төп тукталыш.СЫЙФАТ
— Тукталыш хуҗалары чәчәк таҗларында үз сорауларын таратырлар һәм җавапларның дөреслеген тикшерерләр.
— 1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
3. Сыйфатлар предметның төрле билгеләрен белдерәләр, алар нинди билгеләр?
4. Сыйфат җөмләдә нинди роль уйный?
5. Сыйфатларның капма-каршысын әйт: матур- , биек- , яхшы- , сәламәт- , тәрбияле- .
6. Сыйфатларның синонимнарын әйт: Матур, дәү, нәни, акыллы.
7. Сыйфатлар җөмләдә ни өчен кирәк?
8. Җөмләнең баш кисәкләрен билгелә. (башкаларга әйтеп яздыра, билгелиләр, үзе җавап бирә)
Урамда саф һава. Бигрәк матур кош.
— - Менә без соңгы тукталыш та булдык, биремнәрен үтәдек. Хәзер белемнәребезне гомумиләштерик инде.
- Димәк:
ИСЕМ ( предметны белдерә; кем? нәрсә? соравына җавап бирә; берлек һәм күплек санда була; килеш белән төрләнә; җөмләдә ия булып килә).
ФИГЫЛЬ ( эш, хәл, хәрәкәтне белдерә: нишли? нишләде? нишләр? сорауларына җавап бирә; зат-сан белән төрләнә; җөмләдә хәбәр булып килә).
СЫЙФАТ ( предметның билгесен белдерә; нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә; җөмләдә аергыч булып килә).
— Китап белән эш.
— Күнегү -228 ( 29 бит)
Бирем: сүз төркемнәрен билгелә.
— - Ә хәзер тагын бер кат белгәннәребезне дәлилләп китик һәм тест эшләрбез. ( тест таратыла һәм тикшерелә, нәтиҗә әйтелә)
— III. Йомгаклау.
— 1. Бүгенге дәреснең барлык тукталышларында да булдык, биремнәрне үтәп чыктык, барыгыз да бик яхшы катнашты. Молодцы!
2. Ә хәзер табышмаклар ярдәмендә киләсе дәреснең дә темасын билгелик. Киләсе дәресне дә әле без сүз төркемнәре буенча дәвам итәчәкбез, шулай булгач, табышмакларның җавабының баш хәрефләрен язсак, дәрес темасы килеп чыгар. ( табышмаклар әйтелә, җавабының беренче хәрефләре языла: а, л, м, а, ш, л, ы, к.
— IV. Өй эше бирү.
1. Сүз төркемнәрен кабатларга ( исем, фигыль, сыйфат)
2. Кышкы табигать темасына рәсем ясарга һәм аның буенча хикәя төзеп әзерләнергә.
— Дәресебезнең иң соңгы өлеше сюрпризга җиттек. Коробкадан 6 шар “5”ле, “4”ле, 3шәр “3”ле, 1 “2”ле билгеләре коела. Һәр укучы үзенә белемен бәяләп тиешле билгене ала.
-Һәр бала да тиешлесен алдымы?(бергәләп тикшерү үткәрелә)
- Дәрес тәмам, барыгызга да рәхмәт!
Файлы: Собрание 1-х кл..doc
Размер файла: 32768 байт.