Автор конспекта:
Автор(ы): — Сафина Гэльнура Мухаметфатыховна

Место работы, должность: — МОУ «Куянковская ОПСШ» учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Марий Эл

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Класс(ы): — 10 класс

Предмет(ы): — Искусство
Предмет(ы): — История
Предмет(ы): — Краеведение
Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Максат: 1. Татарстан Республикасы турындагы белемнәрне тирәнәйтү. 2. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү. 3. .Укучыларны сәнгатьле укыту, тыңлап аңлау сәләтен устерү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 10

Используемая методическая литература: — 1. Тестлар.
2. “Әбием сандыгы”.
3. Жетоннар.

Используемое оборудование: — Интерактив такта
Компьютер.

Краткое описание: — Илебез –татар иле, телебез – татар теле. Иң элек тарихка күз салыйк әле.

Тема: Ватаным Татарстан
(Телдән журнал)
Путешествие в Республику Татарстан
(Устный журнал)

Максат:
1. Татарстан Республикасы турындагы белемнәрне тирәнәйтү.
2. Туган җиргә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
3. .Укучыларны сәнгатьлеукыту, тыңлап аңлау сәләтен устерү.
Җиһазлау:
1. Татарстан Республикасы турындагыкитаплардан күргәзмә.
2. Плакатлар: “Иле барның теле бар”,
3.Интерактив такта.
4. Компьютер.
5. Тестлар.
6. “Әбием сандыгы”.
7. Жетоннар.

Укытучы сүзе. Исәнмесез, балалар! Татар халык мәкале:”Иле барның теле бар”, -ди. Телебез, мәдәниятебез, гореф – гадәтләребез саклансын учен, безгә Татардигән илнең тарихи үткәнен, бүгенгесен белү кирәк. Шуңа күрәбүген без, Тукайның “пар атына” утырып, Татарстан иленә сәяхәткә китәчәкбез.
Дөньяда иң – иң матур матур ил,
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң – иң матур тел.
Ул – минем туган телем.
Илебез –татар иле, телебез – татар теле.
Иң элек тарихка күз салыйк әле.

1 укучы. Моннан миллион еллар чамасы элек, безнең җирләребезгәберенче кешеләр килеп утырган. Алар яшәгән урыннарны археологлар Идел буенда тапканнар. Борынгы кешеләр бергәләп ауга йөргәннәр, балык тотканнар, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр. Моннан мең ел элек Кама һәм Идел елгалары буенда Болгар дәүләте барлыкка килгән. Элек төрле кабиләләр яшәгән. Экренләп авыллар, шәһәрләр барлыкка килгән. Болгар шәһәрләренең үсү һәм чәчәк ату чоры 12- 13 гасырларга туры килә. Болгарлар рус һәм башка дәүләтләр белән сәүдә иткәннәр. Акча сукканнар, урак, балта, кылыч, ук кебек кораллар, савыт – саба, чүлмәкләр эшләгәннәр. Алтынчылар, көмешчеләр бизәнү эйберләре ясаганнар, күнчеләр эшкәрткән нәфис тиреләр бөтен тирә – якка дан казанган. Болгарларның үз язулары булган, фән,мәдәният, мәгариф нык үскән. 922нче елда Ислам дине кабул ителү Болгар иле үсешенә зур йогынты ясый. Болгар иле ул чорда алга киткән ислам илләре беән тыгыз бәйләнешләр урнаштыра. Бу илләрдәге фән, мәдәният казанышлары да Болгар дәүләтенә тирәнтен үтеп керә.
Давным- давно, около одного миллиона лет тому назад, на нашей земле появился человек. Следы первобытного человека археологи обнаружили на берегу Волги. Жизнь древних людей была очень тяжелой. Они занимались охотой, рыбной ловлей, разводили скот, занимались земледелием. Тысяча лет тому назад, у слияния двух крупнейших рек – Волги и Камы, на пересечении важных торговых путей, возникло государство Волжская Булгария.Это было разноплеменное тюркоязычное государство. В 922 году в Волжской Булгарии был принят Ислам. Он оказал большое влияние на развитие страны. Булгары торговали с Русью, другими странами, имели свою письменность, чеканили монеты, возделывали пшеницу, строили города. У них было развито искусство, культура, образование, наука. Булгария была богатой, цветущей страной. Время ее расцвета приходится на 12 век и начало 13 века.

2 укучы. 1236 нчы елда монгол явы килеп Болгар дәүләтен басып ала. Җирле халык батырларча көрәшә. Әмма көчләр тигез булмый. Болгар дәүләте җимерелә һәм Алтын Урда составына кертелә. Ә ул таркалганнан соң яңа дәүләт – Казан ханлыгы төзелә. Биредә яшәүчеләр чыгышлары белән болгарлар һәм башка төрки кабиләләрдән булса да, аларны Казан татарлары дип йөртә башлыйлар. Алар игенчелек, сәүдә, тукучылык, һөнәрчелек беән шөгыльләнгәннәр, агачка һәм ташка уеп рәсем төшерергә, бизәнү эйберләре ясарга оста булалар. Бу чорда бик күп матур биналар, мәчетләр, мәктәп – мәдрәсәләр төзелә. Бирегә төрле илләрдән сәүдәгәрләр товар алырга киләләр.
Осенью 1236 года Булгарское государство постигает большая беда. Монгольские полчица захватывает булгарские земли.храбро и упорно сражались ее жители , защищая свою родину, но силы были неравные. Волжская Булгария вошла в состав нового государства – Золотой Орды. После ее распада возникло новое государство – Казанское ханство. Его житеей стали называть казанскими татарами. Предками казанских татар являются не только булгары, нои другие тюркские племена. Народ этот был трудолюбивый, мастеровой, гостеприимный. На берегу реки Казанки был построен город – крепость Казань, который к началу 16 века становится одним из крупнейших городов Восточной Европы .Казанские татары занимались земледелием, торговлей, ткачеством. Резьбой по дереву и камню, ювелирным искусством, строили красивые дома и мечети. При каждой мечети были школы – медресе. Казанское ханство было богатым, процветающим государством. Расположенное на перекрестке торговых путей, государство имело обширные торговые связи со странами Востока и запада.

3 укучы. 16 гасырда Казан ханлыгы белән Рус дәүләте арасында мөнәсәбәтләр катлаулана. Рус патшасы Явыз Иван, башка халыкларны үзенә буйсындырып, биләмәләрен киңәйтә. 1552нче елда, канкойгыч сугыштан соң, рус гаскәрләре Казанны алалар. Бу – 15нчеоктябрь була. Хәзер бу көн – Хәтер көне, бәйсезлегебез өчен изге көрәштә һәлак булган бабаларыбызны искә алу көне. Шушы көннән Казан ханлыгы Россия составына кертелә, һәм аның тарихын Россия тарихыннан аерып алып булмый.
В 16 веке царь Иван Грозный расширял свои владения за счет порабощения других народов. В 1552 году, после ожесточенных боев и героического сопротивления защитников города, русским войскам удалось захватить Казань. Казанское ханство было присоединено к Российскому госудаству. С этого времени вся история татарского народа связана с Россией.

4 укучы. 1708нче елда Казан шәһәре Казан губернасы үзәгенә әверелә. Шушы дәвердә татар халкының теле, әдәбияты, мәдәнияте үсә. 1920 елда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасытөзелә.Татарстан халкы, бөтен ил белән бергә, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы афәтләрен дә күргән. Йөзләрчә мең якташыбыз сугыш кырында ятып кала, 200дән артыгына Советлар Союзы исеме бирелә. Алар арасында Муса Җәлил, Газинур Гафиятуллин, Мәгүбә Сыртланова, Гани Сафиуллин һ. б. бар Без Ватаныбыз өчен һәлак булган геройларны онытмаска, тарихыбызны ныклап өйрәнергә тиешбез.Үз тарихын, телен, мәдәниятен белгән кеше генә туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала
В 1708 году Казань становится центром огромной Казанской губернии. Здесь на протяжении трех веков татарский народ вместе с другими народами развивает свой язык, культуру, литературу. В 1920 году была образована Татарская Советская социалистическая республика. Татарстан превращаетсяв развитой промышленный и культурный центр. Народ татарстана вместе со страной пережил и такие трагические страницы нашей истории, как гражданская и великая Отечественная войны. Сотни тысяч наших земляков погибли, защищая свою Родину от фашистов, более 200 были удостоены звания Героев Советского Союза, многие тысячи были награждены орденами и медалями. Их именами названыулицы и площади наших городов и поселков. Мы должны хранить память о героях которые, не жалея жизни, защищали свою Родину. Это Муса Джалиль, Газинур Гафиятуллин, Иван Кабушкин, Магуба Сыртланова, Гани Сафиуллин и многие другие.
Жыр өйрәтте мине хөр яшәргә
Һәм үләргә кыю ир булып.
Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
Муса Җәлил.
Песня меня научила свободе,
Песня борцом умереть мне велит.
Жизнь моя песней звенела в народе,
Смерть моя песней борьбы прозвучит.

Укытучы. Һәр дәүләтнең символлары була. Нәрсә соң ул символлар?
Флаг, герб, гимн – дәүләт символлары.

5 укучы. Татарстан флагы өч өлештән тора. Югары өлеше – яшел, асты – кызыл төстә, ә уртадатар гына ак тасма сузылган. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Кызыл төс ул – кояш, ут төсе. Борынгы бабаларыбызда бу төс көч, куәт һәм яшәү билгесе булган. Яшел төс – туган җиребез, табигатебез матурлыгы һәм яшәү, яшьлек билгесе. Ак төс – пакълек, намус һәм тынычлык – иминлек символы.
У каждого государства есть свои знаки отличия – символы. Флаг, гимн, герб – государственные символы. Государственный флаг – это лицо страны, символ независимости. Какой же он флаг Татарстана?.Длина его в 2 раза больше ширины. Разделен он на три части.верхняя часть зеленая, нижняя – красная, а в середине белая полоска.Каждый цвет имеет сое значение. Красный – это цвет солнца, огня. У наших предков этот цвет был знаком могущества и жизни. Зеленый – символ живой природы и молодости. Белый – символчистоты, чести и мира.

6 укучы. Татарстан Республикасының Дәүләт гербында кызыл кояш җирлегендә канатлы ак барс сурәтләнгән. Барс байлыкны һәм халыкның көчен белдерә. Аның тырнаклары һәм тешләре үткен; уң аягы бераз күтәрелгән. Димәк, ул һәркемне яклый һәм саклый ала. Барсның ян ягында калкан. Аңа кашгарыйчәчәге рәсеме төшерелгән. Калкан иминлекне белдерә, ә чәчәк – озын гомер билгесе. Яшел боҗра эчендә алтын белән җиребезнең уңдырышлылыгын раслаучы татар орнаменты чигелгән. Аста “Татарстан” сүзен укыйбыз.
На Государственном гербе Республики Татарстан изображен крылатый барс на фоне красного солнца. Еще у древних булгар на монетах, печатях и гирях встречается изображение барса. Барс олицетворяет богатство, силу. На боку у барса круглый щит, на котором изображена астра.Щит означает защиту, а цветок – долгую жизнь. Все цвета герба наоминают цвета Государственного флага. Внутри зеленого кольца золотом выписан татарский орнамент, символизирующий красоту и плодородие нашей земли.

7 укучы. Татарстанның дәүләт гимнына музыканы күренекле композитор Рөстәм Яхин язган.
Музыку Государственного гимна Татарстана написал талантливый композитор Рустем Яхин

8 укучы.Мәйданы – 68 мең кв. км
Халкы – 4 млн. га якын
Административ районнар – 43
Файдалы казылмалар – нефт, газ, торф, известташ
Елгалары – Идел, Кама,Вятка, Мишә, Зөя, Ык, Агыйдел
Климаты – уртача континенталь
Площадь республики – 68 тыс .кв. км, население – около 4 млн. человек, административные районы – 43, полезные ископаемые – нефть, газ, торф, известняк. Реки – Волга, Кама, Вятка, Меша, Свияга, Ик, климат – умеренно – континентальный
Укытучы.. Татарстан президентын кем белә?

9 укучы 1991елның 12 июнендә Татарстан халкы беренче президенты итеп Минтимер Шәрип улы Шәймиевне сайлады.1992 елның 6 ноябрендә ТатарстанРеспубликасының Конституциясе кабул ителде. Контитуция татарһәм рус телләрендәүләт телләре дип игълан итте.
12июня 1991 года первым президентом Республики Татарстан избран Минтимер Шарипович Шаймиев.. 6 ноября 1992 года принята Конституция РТ. Конституция провозгласила равенство двух государственных языков: татарского и русского.

10 укучы. Бөек шагыйрь Габдулла Тукай болай дигән:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –
Без туган бер җепкә теркәлеп.
Күпмилләтле Татарстан халкы өчен иң мөһиме шул: ватаныбызда иминлек булдыру, матди һәм рухи байлык тудыру.
Самое большое богатство и гордость Татарстана – это его люди. В Татарстане проживает около 4 миллиона человек, это люди разных национальностей, но больше всего татар и русских. Из представителей других национальностей больше всего чувашей, украинцев, мари, удмуртов, башкир. Проживая продолжительное время на одной территории, они оказывали друг на друга большое влияние, обогащая язык и культуру. Прав был великий татарский поэт Тукай, написавший:
С народом России мы песни певали,
Есть общее в нашем быту и морали.
Один за другим проходили года, —
Шутили, трудились мы вместе всегда.
Вовеки нельзя нашу дружбу разбить,
Нанизаны мы на единую нить.
Самое главное для всего многонационального народа Татарстана – это мир в нашем доме, созидание на благо каждого человека и Родины.

11 укучы. Республикада иң зур шәһәрләр – Казан һәм Чаллы.Чаллыда Россиянеңиң эре автомобиль заводларының берсе – КамАЗ бөтен дөньяга таралган баһадир “КамАЗ” машиналары җитештерә.Түбән Кама – химиклар шәһәре, монда эшләнгән шиннар, каучук, төзелеш материалларын Россиянең барлык почмакларында беләләр.Бөгелмә – нефть һәм машиналар төзелеше үзәге. Алабугаиң борынгы шәһәр, сәүдәгәрләр шәһәре. Ул – рус рәссаме И. Шишкин, 1812нче елгы Ватан сугышы герое Н. Дурова кебек данлыклы шәхесләрнең туган җире.
Много прекрасных – молодых и древних – городов в республике. Эстафету Казаниподхватил молодой растущий город, известный всему миру – Набережные челны. Здесь на берегу Камы был построен автомобильный завод, один из крупнейших в России, который выпускает грузовые машины “КамАЗ”. Недалеко от Набережных Челнов вырос город нефтехимиков нижнекамск. Шины, каучук, изделия машиностроения знают во многих уголках страны.Центром нефтяного машиностроения стала старинная Бугульма.А ствринный купеческий город Елабуга расположен на берегу Камы. Этот город связан с именами русского художника И. Шишкина, героя Отечественной войны1812 года Н. Дуровой.

12 укучы. Республиканың 19 районы буйлап тимер юл челтәре сузылган. 1875 нче елда ук инде Казанда атлы тимер юл төзелгән була. Автомобиль юлларының бәйләнешен Идел һәм Кама елгалары аша салынган ике күпер, дүрт автопаром кичүе тәэмин итә. Авиялинияләр Казанны Россиянең 70 тән артык шәһәре һәм чит илләр белән тоташтыра.
Республика связана с различными регионами России, ближнего и дальнего зарубежья развитой транспортной сетью. Не зря казань называют портом пяти морей. У ее причалов стоят белоснежные теплоходы, грузовые баржи. По территории 19 районов республики проходят жеезные дороги. А знаете ли вы, что в 1875 году была открыта конно – железная дорога и по Казани начали ходить маленькие вагоны, запряженные лошадьми.самым развитым видом транспорта является автомобильный. Автомагистрали связаны между собой мостами через волгу около Казани, через Каму около Набережных Челнов . А авиалиниями республика связана с более чем 70 городами России и других стран.

Укытучы. Ә хәзер Татарстанның башкаласы – Казан шәһәрендә тукталыйк.Казан – борынгы шәһәр, аңа инде мең яшь, ул Иделнең сул як ярына урнашкан. Анда 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәр җиде районга буленгән.Аның үзәк өлешендә, Казансу елгасы ярында , тарихи һәйкәл – Кремль балкып тора.

13 укучы. Кремль 4,5м киңлегендәге ак таш стена белән әйләндереп алынган. Биредә Президент Сарае, Казан ханлыгыннан сакланып калган уникаль архитектура истәлеге – Сөембикә манарасы һәм Благовещение соборы. Шунда ук Кол Шәриф мәчете балкып утыра.Кремль каршындагы мәйданда фашистлар тоткынлыгында һәлак булган герой — шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган . Казансу елгасы буйлап баргач, үзенчәлекле бина янына килеп чыгасың. Бу – “Казан” милли мәдәни үзәге.
Казань – древнейший город, прошло более тысячи лет со дня его основания. Он расположен на левом берегу Волги. В городе проживает более одного миллиона человек. Город разделен на семь районов. В центральной части города расположен памятник – Казанский Кремль, где находятся: президентский дворец, святыня татарского народа башня Сююмбике и православный Благовещенский собор. Недалеко от нихновое сооружение – мечеть Куль – Шарифа. Кремль обнесен белокаменной стеной, толщина которой 4,5 метра. На площади перед Кремлем установлен монумент в честь поэта – героя Мусы Джалиля и его соратников. На берегу Казанки возвышается оригинальное красное здание – это Национальный культурный центр “Казань”.

Укытучы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укуынны дәвам итәргә Казан каласыны рәхим ит. Монда университетлар, академияләр, институтлар, техникумнар сине көтә.

14 укучы. Борынгы университет – Казанның горурлыгы. Аңа 1804 нче елда нигез салына.Бу югары уку йорты мәгариф һәм фән үсешенә бик зур өлеш кертә. Монда атаклы математик Н. Лобачевский, органик кушылмалар теориясенә нигез салучы А. Бутлеров, күренекле астроном, Антарктидага юл салучы И. Симонов,атаклы табиблар В. Бехтерев, П. Лесгафт, тел галимнәре И. Хәлфин, Н. Катанов һәм башкалар эшләгән.Университетның борынгы ак таш бинасы янында ике мәһабәт бина бар – монда булачак физиклар һәм математиклар, фиолог һәм журналистлар гыйлем серләрен ачалар.
Дорогой друг, если после окончания школы ты захочешь учиться дальше то добро пожаловать в Казань. Здесь тебя ждут университеты, академии, институты, училища. Красавица – Казань распахнет перед тобой двери своих театров, музеев, дворцов.
Гордость Казани – старейший в России университет, который был основан в 1804 году и внес огромный вклад в развитие образования и науки. В стенах Казанского университета работали: гениальный математик Н. Лобачевский, астроном, первооткрыватель Антарктиды И. Симонов, медики П. Лесгафт, В. Бехтерев, востоковеды И. Халфин, Н. Катанов и многие другие.рядом с древним белокаменным зданием университета поднялись два современных многоэтажных корпуса из стекла и бетона. Здесь занимаются физики и математики, историки и филологи.. Сейчас в республике 17 высших учебных заведений, из них 7 университетов и 4 академии.В них обучается около 70 тысяч студентов.академия наук Татарстана объединяла деятельность всех ученых республики

15 укучы. Шулай ук Казанда Казан Дәүләт Гуманитар Педагогикуниверситет, Казан химия – технология университеты, медиина университеты, финанс – экономика институты, авыл хуҗалыгы академиясе, консерватория бар. Аларда 70 мең студент белем ала.

16 укучы.
- Сез кайдан? – дип сорыйсыз.
- Без Казаннан. Казанны
Идел кичкән – шул белер.
Урамнары ак ташлы,
Җырлый Сәйдәш, Такташны —
Татарстан шул булыр,
дигән Сибгат Хәким.
Спросите нас: — Откуда вы?
- Мы родом из Казани.
Где белокаменный свой кряж
Над Волгой поднял город наш,
Где пел Сайдаш, писал Такташ
О милом Татарстане.
Без Татарстан исемен бөтен дөньяга ирештергәнкүренекле галимнәребез, язучыларыбыз, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләребез белән горуранабыз. Монда әсәрләре бөтендәнья әдәбият һәм сәнгать хәзинәсен баеткан Кол Гали, Габделҗаббар Кандалый, Мөхәммәдьяр галимнәр ШиһабетдинМәрҗәни, Каюм Насыйри, Габдулла Тукай ,Максим Горький, Лев Толстой, Федор Шаляпин , Бакый Урманче, Салих Сайдашев һәм башкалар яшәгән.
С Татарстаном связаны имена ученых, деятелей литературы и искусства. Здесь в разные время жили, творили писатели, ученые, композиторы и художники, чьи имена известны не только в нашей стране, но и во всем мире. Мировую литературу обогатили творения Кул Гали, Мухамедьяра, Габдельжаббара Кандалыя, Габдуллы Тукая и других. Открытия казанских ученых принесли городу славу общепризнанного научного центра. Г. Державин и с. Аксаков, Л. Толстой и М. Горький, Н. Фешин и Б. Урманче, Ф. Шаляпин и С. Сайдашев… Имена, имена… Всех не перечесть

17 укучы. Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Габдулла Тукай.
Татар театрына 1906нчы елда нигез салына. Аны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Галиәсгар Камал була. Татар Дәүләт академия театры аның исемен йөртә. Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры 1939нчы елда ачыла. Театр сәхнәсендә куела торган “Шүрәле” балетын (Фәрит Яруллин) һәм “Алтынчәч” операсын (Нәҗип Җиһанов) балалар бик яратып карыйлар. Ел саен Казан тамашачылары бөек җырчы Федор Шаляпин һәм атаклы балет остасы Рудольф Нуриев исемендәге фестивальләрдә дуньякүләм танылган сәхнә осталары белән очрашалар. Казанда Качалов исемендге Зур рус драма театры эшли, курчак театры , балалар күңеленә хуш килә торган әсәрләре белән, үзенә тартып тора. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры – шулай ук матур ял урыны.


Театр- и зрелище, и школа для народа,
Будить сердца – вот в чем его природа.
Габдулла Тукай.
Профессиональныйтатарский театр возник в 1906 году. Одним из его основателей был драматург и режиссер Галиасгар Камал. В честь его назван Татарский государственный академический театр. Театр оперы и балета имени Мусы Джалиля открылся в 1939 году, и такие его постановки, как балет “Шурале”Фарита Яруллина, опера “Алтынчеч” Назипа Жиганова, вот уже мног лет не сходят со сцены. Ежегодно всемирно известные артисты радуют казанских зрителей на фестивалях: оперном имени Ф. Шаляпина и балетном имени Р. Нуриева. В Казани работают Большой драматическийтеатр имени В. Качалова, которому уже более 200 лет, кукольный театр – радость всех малышей, театр драмы и комедии имени К. Тинчурина.

18 укучы. Мәчет һәм чиркәүләр – халкыбызның мәдәни хәзинәсе., архитектураның сокландыргыч үрнәге. Мәчет ул – мөселманнарның намаз укырга йөри торган урыны.Мәчетнең иң югары урыны – манара. Манара башында ярымай балкый.
Мечети и церкви – культурные наследие народа, памятники замечательной архитектуры. Мечеть – это здание , куда мусульмане приходят молиться.В Казани есть мечеть марджани, а также Азимовская, Бурнаевская, Апанаевская мечети и другие.Христианские храмы, соборы, церкви венчают звонницы и высокие купола с крестами. В Казани есть собор Петра и Павла, Благовещенский собор и другие
Укытучы. Мин сезгә берничә укучының иншаларыннан өзек укыйм:”..Кыш көне без энҗедәй ак карга соклансак, җәй көне аллы – гөлле чәчәкләргә күмелгән урман – кырлар, болын табигате белән хозурланабыз. Салкын сулы чишмә челтерәве, күпереп пешкән икмәк исе белән күңелләр хушлана. Алсуланып пешкәп икмәктән дә тәмлерәк тагын нәрсә бар бу дөньяда? Икмәк! Бу сүз Ана сүзе белән янәшә торырлык, чөнки ул ана шикелле үк иң зарури, иң кадерле нәрсә.Ә аны үстерү өчен күпме көч түгелә! Рәхмәт сиңа, җирем! Син -икмәгем минем һәм тормышым!”
“..Зимой мы радуемся жемчужно – белому снегу, а летом наслаждаемся запахом сена, ароматом луговых цветов, золотыми колосьями пшеницы, журчанием студеного родника и караваем хлеба на столе. Нет ничего вкуснее свежего хрустящего домашнего хлеба.”
“Хлеб – всему голова, “- гласит народная мудрость. Наличием хлеба в стране определяется крепость государства и благосостояние народа. А сколько труда надо приложить, чтобы вырастить хороший урожай! На полях республики целый год кипит работа и поэтому труженики полей убирают хороший урожай. Спасибо тебе, моя земля”.

“Безнең якның табигате матур, бай һәм әкияттәгедәй серле, җәй көне урманның гүзәллегенә сокланып туя “алмыйсың. Менә меңьяшәр имәннәр, бөдрә ак каеннар. Чикләвек һәм шомырт куаклары төбендә кызыл бурлегән пешеп утыра. Юл буена тезелгән чыршыларкош сайравын тыңлыйлар. Төз нарат ябалдашлары кояшка үрелә. Ак чуклы ромашкалар, зәңгәр кыңгыраулар, хуш исле тукранбаш һәм мәтрүшкәләргә аллы – гөлле күбәләкләр очып куна, балкортлары безелди. Урман тынлыгында моңсу гына күке кычкырганы ишетелеп куя. Озын койрыклы саескан урман кунакларын күзәтә.Урман аланында тормыш кайный. Бәлки әле, кайсыдыр куак төбендә, куян аулап, хәйләкәр төлке посып утырадыр.Әнә, үлән аралап, үз оясына таба мыштым керпе юл тота. Җил исеп, яфраклар кыштырдап куя. Агачлар арасыннан мәһабәт кыяфәтле поши да килеп чыгар сыман. Урман җиләк – жимешкә дә бай ул. Шунда гына каен җилэге, җир җиләге өзеп кабасың, кап – кара тәмле шомырт өлгереп килә. Ә гөмбә күпме урманда! Ак гөреҗдә, майлы гөмбә, ак гөмбә дисеңме…Урман юлы чишмәгә илтә. Тешләрне камаштырырлык салкын, саф сулы чишмә суы…Ул синең сусавыңны баса, тәнеңә сихәт өсти. Дөньяда матур җирләр күп, әмма туган яктан да кадерлерәк юктыр, мөгаен. Бу гүзәллекне сакла һәм исендә тот: табигатне саклау – Ватанны саклау дигән сүз ул”.
“Природа республики сказочно разнообразна и богата. Войдешь летом в леси залюбуешься его великолепием. Вот стоят вековые великаны – дубы, недалеко – белые кудрявые березы, заросли орешника и черемухи, краснеет костяника, а в чаще распустили мохнатые лапы ели. На опушке леса тянутся к солнцу стройные сосны. А какой здесь чудесный воздух! Подует ветер и обдаст тебя запахом хвои или березового веника, и если присядешь на полянке, то вдохнешь аромат луговых цветов. Желтоглазые ромашки и малиновые гвоздички, нежные колокольчики и душистый кевер, ,лекарственная душица и зверобой привлекают к себе насекомых: порхают бабочки и жужжат пчелы, собирают мед с цветковтишину и лесной покой будит трелями соловей. Вот кукушка угадывает, сколько вам лет, а белобокая сорока следит за непрошеными гостями. Лес полон жизни. Может быть, где – то за кустиком притаилась хитрая лисичка, дрожит от страха заяц, ежик направляется к норке и величаво удаляется красавец – лось. Ну, а если ты проголодаешься, лес накормит тебя. Наклонись, и ты увидишь красную землянику, клубнику, на черемухе спеют черные вкусные бусинки. А сколько в лесу грибов! Убери прошлогоднюю листву, и ты найдешь белого груздя, по пенькамрассыпались опята, а под березой на тостой ножке сидит белый гриб. Из леса ты непременно отправишься к роднику, где студеная чистая вода напоит тебя, умоет и пропоет:
Много мест красивых на свете,
Но дороже родимых нет!
Береги эту красоту и помни, что охранять природу – значит охранять Родину.
Укытучы. Һәр елны 26 нчы апрель- Габдулла Тукай туган кәнне Казанда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры янындагы һәйкәл янында Шигырь бәйрәме уздырыла. Танылган язучылар, шагыйрьләр, артистлар халык алдында чыгыш ясыйлар. Бу көнне иҗатларында аеруча зур уңышка ирешкән әдәбият – сәнгать эшлеклеләренә Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.
Великий татарский поэт Габдулла Тукай родился в1886году в маленьком деревушке Кушлауч, что в Заказанье. В три года он остался сиротой. Много трудностей пришлось пережить поэту.Тукай для татар – то же самое, что Абай – для казахов, Пушкин – для русских, Гете – для немцев, Шекспир – для англичан. Светоч, образец любви к родному народу и бескорыстного служения, мы гордимся тем, что он татарин, хотим и считаем своим долгом делиться с представителями других наций его бесценным литературным наследием. В своих стихах, поэмах поэт воспевает любовь к родному языку, народу, земле. Не иссякает поток паломников в деревню Кырлай, где находится дом – музей поэта. Большими тиражами на многих языках издаются произведения Г. Тукая Каждый год 26 апреля, в день рождения Тукая, в Татарстанепроходит большой поэтический праздник. Все, кто любит поэзию, в этот день слушают выступления известных писателей и поэтов.

Укучы 19. Казан шәһәренең бик үзенчәлекле биналарының берсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашкан.Аның фондында 3 миллионнан артык китап саклана. Татар басма китабының тарихы 1722нче елдан ук башлана. 20 йөз башында мәйданга килгән нәшриятлар арасында “Мәгариф” исемлесе аеруча игътибарга лаек. Г. Тукайның барлыккитаплары диярлек шушы нәшриятта басыла. Аның рухи дәвамчысы – бүгенге “Мәгариф” нәшрияты. Ул дәреслекләр чыгаручы иң зур нәшрият. Матур – матур балалар китаплары, сүзлекләр дәчыга.Ә Татарстан китап нәшриятында татар әдәбияты классикларының һәм бугенге язучыларның әсәрләре дөнья күрә.
В одном из красивейших зданий Казани находится Национальная библиотека РТ. Более 3 млн. книг насчитывается в ее фонде. Есть среди них и очень древние и редкие. Ведь история татарской печатной книги начинается с 1722 года.В начале 20 столетия татары выходят на первое место по книгоизданию по всей России. Татарские книги доходят до самых дальних стран. В начале 20 столетия видное место занималоиздательство “Магариф”.Там были изданы почти все произведения Габдуллы Тукая и других известных писателей. Современное издательство “Магариф” – его духовный наследник..Произведения классиков татарской литературы, современных писателей выпускает Татарское книжное издательство. В Казани, кроме книг, для детей издаются газета “Сабантуй”, журналы “Ялкын”, “Салават купере”, “Сабыйга” и другие.

Укытучы. Һәр халыкныңтормыш – көнкүрешен тагын да ямьлерәк итә торган матур йолалары һәм бәйрәмнәре була. Безнең халыкның иң күңелле, иң матур бәйрәме – Сабантуй – Яз, Хезмәт, Дуслык бәйрәме

Укучы 20.
Сабан туе – авыл туе,
Уйна, гармун, җырла, курай!
Сабан туе бер генэ,
Күңел ачып йөр генә.
Сабан туе – ярыш туе,
Туп – туп итеп атар килә,
Тояклардан утлар сибә –
Чаткылар.
Сабан туе – хезмәт туе,
Осталыгың, уңганлыгың,
Өлгерлегең, уңганлыгың,
Югалтма!
Гәрәй Рәхим
Сабан туе – бөтен халык бөйрәме. Анда капчык киеп йөгерү, ат чабышлары, җыр – бию, төрле уеннар була. Сабан туеның игътибар үзәге – милли көрәш. Аны малайлар башлый, ирләр дәвам итә. Җиңүче Сабантуй батыры дип игълан ителә. Аңа бүләк – тәкә бирелә.
Вжизни каждого народа и его страны есть замечательные праздники, которые делают нашу жизнь интересной и содержательной. Самым ярким, веселым, интернациональным праздником стал искрометный и озорной Сабантуй – праздник весны, труда, дружбы.
Сабантуй – село гуляет,
Сыпь, тальянка, пой, курай!
Видишь, как оно бывает,
Не журись, гармонь, играй!
Сабантуй –он состязанье,
Аргамак в пыли летит.
Эй, скакун, твое призванье –
Ворох искр из – под копыт!..
Сабантуй – борьба по воле,
Нету в удали греха…
В Сабантуе – дух работы,
Труд прославил отчий край,
покажисебя, каков ты,
в гряз лицом не ударяй!
Гарай Рахим
Сабантуй обычно проводят после завершения полевыхработ и переводится он на русский язык как праздник плуга. С раннего утра и стар, и млад спешит на праздничный майдан. Где бы не проходил сабантуй обязательно будет на нем национальная борьба, бег в мешках, скачки на лошадях, танцы, песни, игры. Главный приз Сабантуя – баран, его получит самый лучший батыр – победитель в национальной борьбе.

Укытучы. Менә сәяхәтебез ахырына якынлашты.Ә хәзер мин сезгә “Әбием сандыгын” ачам. (бизәнү әйберләре: алка, муенса, беләзекләр һ.б.) Татар халкының милли киемнәренә күз салыйк. Кызларның күлмәкләре киң, бала итәкле, аның өстеннән бәрхет камзул кигәннәр, башта калфак, яисә яулык булган,ә аякка читек кигәннәр.Ә татар егетләренең киеме – кыек якалы аксыл күлмәк, карасу төстәге камзул, чалбар, бәрхет кәләпүш һәм күн итекләр булган.
Татарский национальный костюм очень красочен и ярок. Белый, красный, синий, зеленый цвета преобладают в нем. На голову татарские девушки надевали небольшой бархатный калфак, расшитый бисером или жемчугом, а иногда по – особому повязывали платок.Платье всегда широкое, по краю подола оборки. На платье надеваи или вышитый фартук, илибархатную безрукавку.. На ноги надевали кожаные легкие сапожки, расшитые узорами из цветной кожи.Любимыми украшениями татарских девушек были серьги, бусы и браслеты.
Мужской костюм состоит из светлой рубашки – косоворотки, темного камзола, брюк, маенькой бархатной шапочки – каляпуша и кожаных сапог. Татарский национальный костюм расшивается национальным орнаментом – узором, состоящимиз цветка илисточков.

Укытучы.Дәрескә йомгак ясыйбыз.

Ә хәзер ике командага бүленеп”Кем белә?” уенынуйныйбыз. Кайсы команда сорауларга дәрес җавап бирә, шул җиңүче була. (Дөрес җавапка жетон бирелә)
1. Казанда күпме кеше яши? ( 1 млн. 200мең.)
2. Казан уртасында ни бар? ( з хәрефе.)
3. Казанда ничә район бар? (Җиде.)
4. Татар дәүләт академия театры кем исемен йөртә?(Г. Камал.)
5. Беренче татар артисткасы?(Сәхипҗамал Гыйззәтуллина – Волжская.)
6. “Шүрәле” поэмасы авторы.(Г. Тукай.)
7. Опера һәм балет театры кем исемен йәртә?(М. Җәлил.)
8. Казанда ничә театр бар? (Җиде)
9. Казан университетының беренче ректоры.(Н. Лобачевский.)
10.Ханбикәнең җиде катлы манарасы. (Сөембикә манарасы.)
11.Казан зоопаркы кайчан ачылган? (!834 елда)
12.Бөтен дөньяга танылган татар балетмейстры(Рудолф Нуриев.)
13.Татар театрына нигез салучы (Габдулла Кариев.)
14.Татарстанда иң озын һәм иң тиз агучы елга (Ык).
15.Казан Кремле кайчан төзелә башлый? (1556 елда.)
16.Урта гасырларда Казанның иң зур ак таш гыйбәдәтханәсе.(Кол Шәриф мәчете.)
17.“Мин физик яктан – Түбән Новгородта, ә рухи яктан Казанда тудым” дигән сүзләрне кем әйткән? (А. М. Горький) .
18.Казанда күпме милләт вәкиле яши? (70 тән артык.)
Кайсы команда күбрәк жетон алды, шул җиңүче.(билгеләр куела).
Укытучы. Дәресебез тәмам. Сәяхәттә катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология