Автор конспекта:
Автор(ы): — Шакирзянова Румиля И

Место работы, должность: — Чуру-Барышевская основная школа учитель математики

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — основное общее образование

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Алгебра
Предмет(ы): — История
Предмет(ы): — Краеведение
Предмет(ы): — Математика

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Родитель
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — методическая разработка

Краткое описание ресурса: — Даны задачи по темам "Сложение, вычитание натуральных чисел, деление и умножение дробей, десятичных дробей" с использованием текстовых задач на тему "Великая Отечественная война".

v\:* {behavior:url(#default#VML);} o\:* {behavior:url(#default#VML);} w\:* {behavior:url(#default#VML);} .shape {behavior:url(#default#VML);} Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}


(“Бөек Җиңү бәясе” дип исемләнгән проект эшенә кушымта)


КЕРЕШ

1941 — 1945 елдан бирле күпме сулар аккан, күпме еллар үткән.

Ни гаҗәп: Бөек Җиңү бәйрәмен ничә еллар бәйрәм итәбез, ә аның бәһасе елдан-ел арта гына бара. Ни өчен дигәндә, әлеге Җиңүне яулаучылар бик аз калды. Бүген Татарстанда 17мең 260 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Алар арасында дүрт Советлар Союзы Герое бар, икәү – Дан орденнарының тулы кавалеры. Ә Татарстанның Апас муниципаль районы Чури – Бураш авылында 5 ветеран яши, Танай-Турай авылында берәү дә юк.

Сугышта үлеп калганннарның 16,7 мең тол хатыннары, янәдән 142 мең тыл ветераны яшәвен дә онытмыйк. Ә әлеге саннар Апас районының Чури-Бураш авыл җирлегенә караган Чури – Бураш һәм Танай – Турай авылында мондый: тол хатыннар - 37, тыл ветераннары - 26 .

Бөек Җиңүнең кадерен берни белән дә бәяләп бетерерлек түгел һәм аны берни белән дә алыштырып булмый.

Безнең Апас районыннан гына да тугыз меңнән күбрәк кеше фронтка киткән, аларның яртысыннан артыгы әйләнеп кайтмады. Шул исәптән Чури – Бураш авылыннан – 271 (135), Танай-Турай авылыннан – 143 (59) кеше сугышка китә (әйләнеп кайтмый).

Сугыш елларында тылда хезмәт итүчеләргә дә бик авыр булган. Тормыш йөге әби-бабайлар, яшүсмерләр, балалар өстенә йөкләнгән. Моңа мисал итеп, Идел аръягында окоп казуда республикабызның 28 районыннан, Казан шәһәреннән барлыгы 1 миллион107 мең кеше катнашуын искә алып китү урынлы булыр. Тарихта тиңе булмаган бу эштә Апас районыннан гына да 10 мең кеше катнаша. Танкларга каршы тору өчен 331 км җирдә окоплар казыла, 392 күзәтү пункты, 98 яшерен ут ноктасы, 56 еракка ату зенит ноктасы, 419 землянка корыла.

Без Бөек Ватан сугышы ветерананары белән горурланабыз, Әфганстан, Чечня сынавы аша үткән кыю ир-егетләргә тирән хөрмәт хисләре кичерәбез. Россиянең, туган ягыбызның бөтенлеген саклаучы улларыбызның ныклыгына һәм фидакарьлегенә ышанабыз. Җиңүчеләр буыны күңелендә, безнең балаларыбыз һәм оныкларыбыз йөрәгендә, үзебезнең җаныбызда йөргән якты хыяллар гамәлгә ашып, гүзәл эшләр булып гәүдәләнсен, сугышның канлы дәхшәте ерак үткәндә калсын иде!

Әйе, киләчәк буыннар тыныч тормышта яшәсен дип каннарын койган, хәтта гомерләрен биргәннәр хакында без бервакытта да онытырга тиеш түгел. Чыннан да, зур корбаннар бәрабәренә яулап алынган көн бу. Күз яшьле бәйрәм.

Авыл җирлегендәге сугыш ветераннары саны инде биш кенә калды, тере тарих юкка чыга бара. Информацион техника заманында, сугыш елъязмасын диск, видеороликлардан гадәти кино сыман караучы балалар саны да бармак белән генә санарлык. “Беркем дә онытылмады, бер нәрсә дә онытылмады” дигән канатлы сүзләр әүвәлгечә илебезнең сугыштан соң туган барлык буыннары өчен какшамас яшәү принцибы һәм тайпылышсыз әхлакый кыйбласы булып торырга тиеш.

Без укучыларда патриотизм хисләре тәрбиялибез, аларның туган як турындагы белемнәрен һәм танып-белү сәләтләрен үстерергә, эзләнү-тикшеренү күнекмәләре булдырырга тырышабыз.

Чури — Бураш урта мәктәбендә эшләп килүче “Туган якны өйрәнү” музее членнары “Бөек Җиңү бәясе” дип исемләнгән проект эше алып баралар. Проект эшчәнлеге күп тармаклы: эзлзнү, материаллар туплау; сораштырулар, очрашулар; тупланган материалны эшкәртү, хәтерләү. Әмма, көннәр үтү белән, хәтердәгеләр онытылыр сыман. Миллионнарча ватандашларыбызның гомере, сәламәтлеге хакына яуланган Бөек Җиңүгә тугрылыклы булып, лаеклы яшәү безнең буыннарның, һәм дә киләчәк буыннарның төп бурычы булырга тиеш.

Әлеге максатны тормышка ашыру юнәлешен мин болай билгеләдем. “Бөек Җиңү бәясе” проекты нәтиҗәләре буенча мәсьәләләр җыентыгы булдырдым. Мәсьәләләрне дәреснең төрле этабында гомум белем бирү мәктәбенең 5 сыйныфында математика укыту дәверендә кулланырга мөмкин. Математика курсының тулы бер бүлекләренә кагылышлы мәсьәләләр укучыларның телдән исәпләү тизлеген, иҗади эшчәнлеген үстерүгә ярдәм итә. Укучылар үзләре дә мәсьәләләр төзергә тырышалар һәм аларны иптәшләренә чишәргә тәкъдим итәләр.. Дәрестән тыш чараларда да бик теләп кулланалар. Бу эшнең ахыры юк. Чөнки саннар яңара бара, мәгълүматлар өстәлә тора. Эчтәлек темалары киңәя, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы, Әфганстан, Чечня бәрелешләре.

Җыентык “Бөек Җиңү бәясе” дип исемләнгән проект эшенә кушымта буларак төзелде һәм “Мәсьәләләрдә сугыш сәхифәләре” дип атала. Әлегә җыентык 5 сыйныф математикасының 3 бүлеген үз эченә ала: “Натураль саннарны кушу һәм алу”, “Тапкырлау. Бүлү.”, “Өлешләр. Вакланмалар. Мәсьәләләр җыентыгы булдыру фикере гади генә бер дәрес вакытында туды. Укучыларга тормыш белән бәйле мәсьәләләр төзергә дигән бирем бирелде. Ә музей членнары Бөек Ватан сугышы белән бәйле мәсьәләләр төзегән иделәр. Укучылар белән киңәшкәннән соң, телдән исәпләү өчен кулланырга мөмкин булган гади мәсьәләләр төзергә керештек. Тора –бара бүлекләр арта барды. Һәм инде башка сыйныф укучыларының да бу эшкә тартылуы күзәтелә.

Киләчәккә планнар да бар. Җыентыктагы бүлекләр санын арттыру, мәгълүматларны төгәл саннар белән баету. Ә хәзер мөмкинлекләр күптөрле. Интернет мәгълүматлар, архивлар, вакытлы матбугат чаралары һ.б.

5кл

1.Натураль саннарны кушу һәм алу

1. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше, Танай – Турай авылыннан 143 кеше катнашкан. Ике авылга бергә Бөек Ватан сугышында күпме кеше катнашкан? (414кеше)

2. Бөек Ватан сугышында ике авылга бергә 414 кеше катнашкан. Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашкан булса, Танай -Турай авылыннан сугышта ничә кеше катнашкан? (143 кеше)

3. Бөек Ватан сугышында ике авылга бергә 414 кеше катнашкан. Танай -Турай авылыннан 143 кеше катнашкан булса, Чури-Бураш авылыннан сугышта ничә кеше катнашкан? (271 кеше)

4. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашып, аларның 135 е хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Авылның ничә кешесе исән — имин әйләнеп кайткан? (136 кеше)

5. Бөек Ватан сугышында Танай -Турай авылыннан 143 кеше катнашып, аларның 59ы хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Авылның ничә кешесе исән — имин әйләнеп кайткан? (84 кеше)

6. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашып, аларның 136 ы исән — имин әйләнеп кайткан. Авылның ничә кешесе хәбәрсез югалган яки үлеп калган? (135 кеше)

7. Бөек Ватан сугышында Танай -Турай авылыннан 143 кеше катнашып, аларның 84 е исән — имин әйләнеп кайткан. Авылның ничә кешесе хәбәрсез югалган яки үлеп калган? (59 кеше)

8. Соңгы мәгълүматлар буенча Икенче Бөтендөнья сугышында Совет Армиясе зур югалтуларга дучар булган. Үлеп калучылар 6885000 кеше, ә хәбәрсез югалучылар, пленга эләгүчеләр 4559000 кеше булган. Барлык югалтулар саны күпме булган?(11444000)

9. Сугыш хәрәкәтләрендә барлыгы 34476700 совет хәрби хезмәткәр катнашкан. Советлар Союзы 26600000 солдатын югалткан булса, исән-имин кайтучылар саны күпме булган? (7 876 700)

10. Совет-Фин сугышында Кызыл Армиянең 71 214 сугышчысы үлә,

39369 ы әсирлектән кайта алмый, хәбәрсез югала. Югалтулар саны күпме? (110583 кеше)

11. Сугышка 110 млн. кеше чакырыла, бу 1914-1918 еллардагы чакырылыштан 40 млн. га күбрәк. Беренче бөтендөнья сугышына күпме кеше чакырыла? (70 млн. кеше)

12. Икенче бөтендөнья сугышында 61 илнең 1,7 млрд. җирле халкы, ә беренче бөтендөнья сугышында 36 илнең 1 млрд. халкы катнаша. Икенче бөтендөнья сугышында күпмегә күбрәк кеше катнаша?

(0,7 млрд.ка күбрәк)

13. Бөек Ватан сугышында дошман тылында 1.1 млн. кешене берләштергән 6200 партизан отряды һәм 220 мең кешелек яшерен оешма хәрәкәт итә. Барлыгы дошман тылында күпме кеше эшли?(1001220000 кеше)

14. 1939 елның азагында башланып 1940 ел башында төгәлләнгән, 105 көн буе дәвам иткән совет — фин сугышында Кызыл Армиянең 131476 сугышчысы сафтан чыга – шуларның 71214е үлә, 39369ы әсирлектән кайта алмый, хәбәрсез югала. 188671 сугышчы җәрәхәтләнә, 7867 кеше өши. Барлык югалтулар күпме? (328014 кеше)

15. 1939-1940 еллардагы Совет – фин сугышында Кызыл Армия 131476 кешесен, ә Финляндия 66400 кешесен югалта. Югалтулар аермасын тап. (65076 кеше)

16. 1939-1940 еллардагы Совет – фин сугышында Кызыл Армиянең 71214 кешесе үлә, , 39369ы әсирлектән кайта алмый, хәбәрсез югала, ә Финляндиянең 21396 кешесе үлә, 1434е хәбәрсез югала. Кызыл Армиянең үлүчеләр, хәбәрсез югалучылар саны күпмегә артык? (27534 кә күбрәк үлә, 37935 кешегә күбрәк хәбәрсез югала)

2. Тапкырлау. Бүлү.

1. Яңа мәгълүматлар буенча икенче бөтендөнья сугышында 50 млн. кеше һәлак була, бу беренче бөтендөнья сугышындагыга караганда 5 тапкырга күбрәк. Беренче бөтендөнья сугышында күпме кеше һәлак булган? (10 млн. кеше)

2. Бөек Ватан сугышында дошман тылында 1.1 млн. кешене берләштергән 6200 партизан отряды хәрәкәт итә. Бер отрядта уртача күпме кеше булган? (уртача 161 452 кеше)

3. 1939-1940 еллардагы Совет – фин сугышында Кызыл Армиянең 71214 кешесе үлә, 39369ы әсирлектән кайта алмый, хәбәрсез югала, ә Финляндиянең 21396 кешесе үлә, 1434е хәбәрсез югала. Кызыл Армиянең үлүчеләр, хәбәрсез югалучылар саны ничә тапкыр артык?

(3,3 тапкыр күбрәк үлә, 27,5 тапкыр күбрәк хәбәрсез югалалар)

4. Бөек Ватан сугышына 110 млн. кеше, ә 1914-1918 еллардагы сугышка 70 млн. кеше чакырылган булса, беренче бөтендөнья сугышына ничә тапкыр азрак кеше чакырыла? (1,6 тапкырга азрак)

3. Өлешләр. Вакланмалар.

1. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше, Танай –

Турай авылыннан 143 кеше катнашкан. Аларның ничә өлеше Чури-Бураш, ничә өлеше Танай-Турай авылыннан булган? (271 ; 143)

414 414

2. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашып, аларның 135 е хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Үлеп калучылар сугышка китүчеләрнең ничә өлешен тәшкил итә? ( 135 өлеш) 271

3. Бөек Ватан сугышында Танай — Турай авылыннан 143 кеше катнашып, аларның 59ы хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Үлеп калучылар сугышка китүчеләрнең ничә өлешен тәшкил итә? ( 59 өлеш )

143

4. Бүгенге көндә Чури – Бураш авылыннан сугышка киткән 135

кешенең 5 се исән-имин көн күрә. Ветераннарның күпме өлеше исән-сау?

( 1 өлеш )

27

5. Бүгенге көндә Чури – Бураш авылыннан сугышка киткән 135 кешенең

1 өлеше исән-имин көн күрә.Ветераннарның ничәсе исән — сау?

27

6. 11005000 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булучыларның 3 се безнең районнан. Советлар Союзы Герое исемен алучыларның ничә өлеше Апас районыннан? (1/366833 өлеш)

7. Бөек Ватан сугышында Чури-Бураш авылыннан 271 кеше катнашып, аларның 136 ы исән — имин әйләнеп кайткан. Сугышта катнашкан кешеләрнең ничә өлеше хәбәрсез югалган яки үлеп калган?

(якынча 1 өлеше)

2

8. Бөек Ватан сугышында Танай -Турай авылыннан 143 кеше катнашып, аларның 59 ы хәбәрсез югалган яки үлеп калган. Сугышта катнашкан кешеләрнең ничә өлеше хәбәрсез югалган яки үлеп калган?(59 )

143

Файлы: 2проект.docx
Размер файла: 1289457 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология