Автор конспекта:
Автор(ы): — Гарипова Сирина Шамилҗевна

Место работы, должность: — МБОУ Алексеевская СОШ №3 им. Г.С.Боровикова учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 4 класс
Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 10 класс

Предмет(ы): — Валеология (здоровый образ жизни)
Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Внешкольная работа
Предмет(ы): — Искусство
Предмет(ы): — Краеведение
Предмет(ы): — Литература
Предмет(ы): — Мировая художественная культура
Предмет(ы): — Педагогика
Предмет(ы): — Родной язык
Предмет(ы): — Русский язык

Цель урока: —

Үзен белгән илен белер, Илен белгән барын белер. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын ярата, үз милләте өчен янып – көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә. Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә төп чыганакларның берсе – халкыбызның күңел җәүһәрләре булган фольклор әсәрләре. Шуның өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗатын өйрәнгәгдә, җирле халык фольклорын җыюны һәм өйрәнәне төп бурыч итеп куям. Фольклор буенча гамәли эш башкарганда, укучыларның җирле халык белән якыннан аралашып, авыз иҗаты материалларын язып алу күздә тотыла. Максатлар: — җирле халык әсәрләрен туплау; — укучыларда халыкның тарихына, мәдәниятына, рухи байлыгына мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү; — хәзерге заманда фольклорның яшәү, куллануда булуын ачыклау; — фольклорга, тарихи истәлекләргә таянып язылган әсәрләр; — укучыларда фәнни – тикшеренү эшенә күнектерү.

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 20

Используемые учебники и учебные пособия: —

Гамәли эш барышында кулланылган әдәбият. 1. Татар фольклорын җыючыга. Ф.Х. Җәүһәрова, А.Д. Батталова. – Казан КДУ нәшрияте, 2007. 2. Татар халык иҗаты (әкиятләр, җырлар, легендалар һ.б.) 3. Что надо знать собирателю фольклора? Р.М. Мухамедзянов. — Уфа: БГУ, 1990.

Используемая методическая литература: —

Фольклор әсәрләрен язып алуга таләпләр. 1. Җирле халыкның телендәге диалектальсөйләм үзенчәлекләре сакланырга тиеш. 2. Җирле халык сөйләгәнчә (шигъри юллар, строфаларга бүленеш) язылырга тиеш. 3. Аудио, видиоматериаллар, фотокарточкалар җыю. 4. Төркемнәргә туплау.

Краткое описание: — Үзен белгән илен белер, Илен белгән барын белер. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын ярата, үз милләте өчен янып – көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә. Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә төп чыганакларның берсе – халкыбызның күңел җәүһәрләре булган фольклор әсәрләре. Шуның өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗатын өйрәнгәгдә, җирле халык фольклорын җыюны һәм өйрәнәне төп бурыч итеп куям. Фольклор буенча гамәли эш башкарганда, укучыларның җирле халык белән якыннан аралашып, авыз иҗаты материалларын язып алу күздә тотыла.

Халкыбызның рухи һәм мәдәни хәзинәләре. Үзен белгән илен белер, Илен белгән барын белер. Милли үзаңы, милли горурлыгы булган, үзенең тарихи тамырларын яхшы белүче кеше генә үз халкын ярата, үз милләте өчен янып – көеп йөрүче булып, шуңа сәләтле булып үсә. Шушы җитди һәм гаять җаваплы бурычны уңышлы хәл итүдә төп чыганакларның берсе – халкыбызның күңел җәүһәрләре булган фольклор әсәрләре. Шуның өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә халык авыз иҗатын өйрәнгәгдә, җирле халык фольклорын җыюны һәм өйрәнәне төп бурыч итеп куям. Фольклор буенча гамәли эш башкарганда, укучыларның җирле халык белән якыннан аралашып, авыз иҗаты материалларын язып алу күздә тотыла. Максатлар: — җирле халык әсәрләрен туплау; — укучыларда халыкның тарихына, мәдәниятына, рухи байлыгына мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү; — хәзерге заманда фольклорның яшәү, куллануда булуын ачыклау; — фольклорга, тарихи истәлекләргә таянып язылган әсәрләр; — укучыларда фәнни – тикшеренү эшенә күнектерү. (3 СЛАЙД) Фольклор әсәрләрен язып алуга таләпләр. 1. Җирле халыкның телендәге диалектальсөйләм үзенчәлекләре сакланырга тиеш. 2. Җирле халык сөйләгәнчә (шигъри юллар, строфаларга бүленеш) язылырга тиеш. 3. Аудио, видиоматериаллар, фотокарточкалар җыю. 4. Төркемнәргә туплау. (4СЛАЙД) Төркемнәр: 1. Татар халкының календарь йолалары. — Нәүрүз. — Сөрән. — Сабан туе. — Карга боткасы. — Өмәләр. Сораулар: Елның кайсы вакытында уздырыла? Такмакларны хәтерлиләрме? Кайда күңел ачканнар? Нинди уеннар хәтерлиләр? Ел фасыллары белән бәйле тагын нинди йолалар сакланган? (5 СЛАЙД) Гамәли эш барышында кулланылган әдәбият. 1. Татар фольклорын җыючыга. Ф.Х. Җәүһәрова, А.Д. Батталова. – Казан КДУ нәшрияте, 2007. 2. Татар халык иҗаты (әкиятләр, җырлар, легендалар һ.б.) 3. Что надо знать собирателю фольклора? Р.М. Мухамедзянов. — Уфа: БГУ, 1990. (6СЛАЙД) Үзебезнең эшләгән хезмәтләребездән берничә мисал. ХАИ өйрәнгәндә Биләр турында булган легендалар һәм риваятьләр җыерга һәм өйрәнергә бик яратабыз. (7 СЛАЙД) Мәсәлән: Чигә алкасы турындагы легенданы кем генә белми. Ләкин аның бер версиясе генә бездә күп таралган. 1) Җир үрдәк авызында булган балчыктан яралган. 2) Җир,кояш,ай өч үрдәк йомыркасыннан яралган (ул чигә алкасында күрсәтелгән), 3)җир шары дөнья океанында йөзеп йөргән үрдәк йомыруасыннан барлыкка килгән, шуның өчен ул йомырка формасында. Классификациясе буенча ул космогоник легенда. Бу легенда Болгарларда гына түгел эвенкаларда, латышларда, финнарда да таралган. Килеп чыгышы Азиядән, монгол кабиләләреннән. (8 СЛАЙД) Биләр турында легендалар өйрәнгәндә бик кызыклы үзенчәлеккә игътибар иттек. Алып хатын-кызлар, амозонкалар, хатын-кыз сугышчылар турында бик кызыклы легендалар бар. Бу легендаларны топонимик атамалар да раслый. “Кыз кала”,”Кыз тау”. Алып хатын-кызлар турында өйрәнелгән хезмәтләр дә бар. Гарәп сәяхәтчесе ал-Гарнати хезмәтеннән өзек китерәм.(9 СЛАЙД) (10 слайд) Атаклы “Алпамша” эпосында Болгар кызлары туй алдыннан кияүләре белән көрәшәләр һәм аннары гомер буе ирләре белән дошманнарга каршы сугышалар. (11слайд) “Кырык кыз” легендасы, Мәрҗән каласындагы 12 кыз турындагы легенда да шуларны күрсәтә. Легендалар Болгар илендә хатын-кызлардан гына торган шәһәрләр дә булуын раслый. (12 слайд) “Хан кызы Сәрвиназ” дигән риваятьтә Болгар илендә табышмаклар көне игълан ителә һәм хан кызлары табышмаклар әйтеп кияү сайлый. Хәзәр каганы Караной җиңеп чыккан һәм болгар ханы Таймас кызы Сәрвиназны кияүгә алган. (13 слайд) Бу кичә ятып төш күрдем: Алат-мулат тау күрдем, Алат-мулат тау янында Түгәрәк күл мин күрдем; Түгәрәк күл янында Ике аккош мин күрдем; Ике аккош янында Унике тутгыш мин күрдем, Унике тутгыш янында Алтын үрдәк бер күрдем. Җавабы: (14 слайд) * — Алат-мулат тау дигәнең Мичең-морҗаң түгелме? Түгәрәк күл дигәнең Җиз казаның түгелме? Ике аккош дигәнең Атаң-анаң түгелме? Унике тутгыш дигәнең Туганнарың түгелме? Алтын үрдәк дигәнең Җан юлдашың түгелме? * — Тимер корыч булатны Камыр иткән бар микән? Озын-озын озын юл, Очына чыккан бар микән? Арка авылның утыннан Ат утлаткан бар микән? Тибенгесен тирләтеп Төнлә юрткан бар микән? Кунан куйның койрыгын Ялгыз җилән бар микән? Идел белән Җаекның Билен буган бар микән? Кош тырнагы тимәгән, Күк лачын да типмәгән Кош та бөтен бар микән? Җавабы: * — Тимер корыч булатны Камыр иткән — осталар; Озын-озын озын юл Очына чыккан сәүдәгәр; Арка авылның утыннан Ат утлаткан — кәрванчы; Тибенгесен тирләтеп Төнлә юрткан — юлаучы; Кунан куйның койрыгын Ялгыз җигән сунарчы; Идел белән Җаекның Билен буган — балыкчы. Кош тырнагы тимәгән, * Күк лачын да типмәгән Ул кош булыр — торымтай. (Утыннан — үләненнән. Тибенге — атка атланганда итек үкчәсе тирләмәсен өчен ияр белән өзәнге арасына тагылган каты күн. Кунан куй — ике яшьлек куй.) Ибн-Фадлан үз язмасында болгар хатыннарының ирләре белән коенганнарын, үлек күмгәдә хатыннар түгел ирләр елавын, Алмыш хан хатынының ире белән бергә тәхеттә утыруын язып калдыра. Бу легендалар мисалында бик күп китаплар языла. Кыз-хатынның бәйсезлеген тагын бер кат раслый.

Файлы: семинар 2011.ppt
Размер файла: 1067008 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология