Автор конспекта:
Автор(ы): — Николаев Ильнур Ильгизович

Место работы, должность: — МБОУ «Субашская СОШ», учитель истории и обществознаниии

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — История
Предмет(ы): — Обществознание

Цель урока: —

XIX гасырда төрле катлау кешеләренең тормыш – көнкүрешләре белән таныштыру. Бу чорны күзалларга ярдәм итү

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 20

Краткое описание: — Дәрес барышы. I Оештыру өлеше. II Актуальләштерү. Укучыларның белеме белем тирәнлегенә бәйле эшләнгән тестлар буенча тикшерелә. Тестны вариантлар буенча компьютер аша уздырырга була. Тест 8 класс. I вариант . 1. XIX г. Россиядә сан ягыннан иң күп булган сословиялар (катлау). а) крестьян. б) мещан. в) дворян. 2. XIX гасырда Россиядә халык хуҗалыгында төп рольне кайсы тар¬мак уйнаган . а) промышленность. б) сәүдә. в) авыл хуҗалыгы. г) аучылык. 3. Тәхеткә сарай перевороты аша килүче патша. а) Николай I. б) Александр I. в) Александр II. 4. Александр I идара итү еллары. а) 1801-1825 . б)1825-1855. 5. 1812 елгы Ватан сугышында кайсы полководец Рус армиясенеке түгел. а) Баклай дэ Толли. б) Наполеон. в) Багратион. 6. Кайсы декабрист түгел. а) П.И.Пестель. б) Н.М.Муравьев. в) П.Д.Киселев. 7. Крым сугышында Россия: а) җиңә. б) җиңелә. 8. Крепосной тәртипләр кайсы император вакытында бетерелә. а) Александр I б) Александр II в) Николай II 9. Анархистик хәрәкәткә нигез салучы: а) Ткачев. б) Лавров. в) Бакунин. 10. Народниклар Россиядә социалистик җәмгыятне нәрсә аркылы төзергә омтыла: а) авыл общинасы. б) пролетарият диктатурасы. Тест 8кл. II вариант 1.Х1Х г Россиядә сан ягыннан иң аз булган сословие (катлау). а) крестьян. б) мещан. в) сәүдәгәр. 2. Проваславие диненә кайсы тармак кагылмаган, а ) старообрядчылар. б) новообрядчылар. в) католиклар. 3. «Ирекле иген игүчеләр» турында закон ничәнче елда чыга. а) 1800 ел. б) 1801ел. в) 1803 ел. 4. Николай 1 нең идарә итү еллары. а) 1801-1825. б) 1825-1855. 5.Николай 1 вакытында 111 бүлек жандармериясе җитәкчесе. а) Бенкендорф. б)Аракчеев. 6. Бу тәгълимәтләр кемнәргә карый. « Россия үсешенең үзенә генә хас ягы бар». а)көнбатышчыларга. б) словянофилларга. 7. Суд,земство, хәрби реформалар кем вакытында үткәрелә. а)Павел 1 б)Александр 11 в) Николай 1 8. 1861 елда реформадан соң авыл хуҗалыгы. а)тиз үсә. б)артка чигенә. в)бер урында тора. 9. Кайсы «народниклык» идеологы түгел. а)Киселев б)Бакунин в) Лавров 10.Народниклар тарафыннан кайсы патша үтерелә. а)Николай 1 б)Николай 11 в) Александр 11 1. XIX гасырда торак. а) крестьян йорты картина буенча укытучы сөйли. б) крестьян йортында кулланылган җиһазлар (музей экспонатларыннан күргәзмә). в) аксөякләр һәм эшчеләр торагы г) Сәүдәгәрләр. «Майорның кыз ярәшүе» картинасы буенча әңгәмә уздыру. д) Шәһәрләр. дәрестәге документ белән эшләу. II Кием – салым. Дәреслек белән белән эш. а) дәреслектәге материал аркылы кием – салымның сословиелы характерда булуын билгеләү. б) видеофильм аркылы кием – салымнарны күзәтү. («Русский костюм» фильмы) в) Музейдагы киемнәр. Аларны тегү, әзерләүтехнологиясен аңлату. (Олы кешеләр язмалары буенча укучы чыгышы) III Туклану. а) Әзерләнгән материал буенча укучы чыгышы. б) Самовар. в) Группаларга бүленеп меню төзү (музыка астында). I группа II группа III группа Дворян сәүдәгәр Крестьян Мещан IV Ял вакыты, гореф – гадәтләр. Йолалар, бәйрәмнәр буенча укытучы чыгышы. V Гаилә һәм гаилә йолалары VI Үткән тема бунча КВН КВН өчен сораулар. 1. Ярлы крестьян өенең тәрәзәсенә пыяла урынына нәрсә куела? ( карындык.) 2. Җеп эрләү өчен кулланылучы механик җайланма? (чыгыр.) 3. Күпчелек крестьяннар кигән күлмәкләр нинди тукымадан эшләнгән? (киндер, җитен.) 4. Балчык чүлмәккә алмашка килүче чүлмәкләрнең материалы? ( чуен.) 5. ХIХ гасырда киң кулланылыш тапкан авыл хуҗалыгы продукты? ( бәрәңге.) 6. Туйга кадәр егетләр һәм кызлар нинди күлмәк кияргә тиеш булганнар? ( озын күлмәк.) 7. Эш кешеләре, вак һәм урта һәлле мещаннар, төрле чиндагы интеллегенциянең төп аяк киеме? ( күн итек.) 8. Кыз балага кияүгә чыгу өчен кече яшьтән җыйган әйберләре? ( бирнә.) VII Йомгаклау. Билгеләр кую. Өйгә: Татар халык бәйрәм – йолалары турында сөйләргә.

Файлы: история 9кл.-задания.docx
Размер файла: 18268 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология