Автор конспекта:
Автор(ы): — Хамидуллина Рузиля Ринатовна

Место работы, должность: — МАОУ-лицей №2, учитель татарского языка и литературы

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

Максатлар. Өйрәтү: — антоним сыйфатларны, хикәя фигыльнең барлык-юклык төрен кабатлау; — о, ө хәрефләренең 1 нче иҗектә генә язылуын искә төшерү, гамәли үзләштерү; — [о], [ө] авазларның дөрес әйтелешен, артикуляциясен өйрәнү; — йорт кошлары, урман кошлары, сандугач, әтәч, үрдәк, песнәк сүзләрен кабатлау,истә калдыру. — күплек сан кушымчасы турында белемнәрне ныгыту. Тәрбия : — табигатькә карата мәхәббәт, миһербанлы караш тәрбияләү; — татар теленә кызыксыну уяту. Үстерү: — лексик берәмлекләр белән сөйләм телен баету; — уйларга, эзлекле фикер йөртергә өйрәнү; — диалогик сөйләм телен үстерү.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 15

Используемые учебники и учебные пособия: —

Р.З. Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова татар теле һәм уку китабы, 2 нче сыйныф ( рус телендә сөйләшүче балалар өчен), 2009. Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Хәйдәрова “Татар теле дәресләре” методик кулланма.

Используемое оборудование: —

Җиһазлау: Р.З. Хәйдәрова, Р.Һ Рангулова татар теле һәм уку китабы, 2 нче сыйныф ( рус телендә сөйләшүче бал)Күрсәтмәлелек – ватмоннан ясалган 3 плакат

Краткое описание: — "яз" хикэясе остендэ эш (дэвамы)

Дәрес барышы.

I. Оештыру.

Укытучы.

Исәнмесез, укучылар!

Укучылар.

Исәнмесез! Хәерле көн!

Укучылар белән исәнләшү. Дежур укучы белән әңгәмә.

II. Актуальләштерү. Өй эшен тикшерү.

Укытучы.

Балалар, бүген урамда һава торышы нинди? Җылымы? Салкынмы? Көн кояшлымы? Хәзер урамда нинди ел фасылы?

Укучылар.

Яз.

Укытучы.

Дөрес, ә тагын нинди ел фасыллары бар?. Мин сезгә рус телендә әйтәм, сез миңа татар теленә тәрҗемә итәрсез.

Осень –көз

Зима — кыш

Весна — яз

Лето- җәй

Димәк, барысы ничә ел фасылы инде? (4) Дөрес.

Коммуникатив эшчәнлек.

Укучылар бер –берсенә сораулар бирәләр.

1. Спроси у друга нравится ли ему весна?

2. Какая бывает весна?

3. Как ты скажешь о том, что птицы прилетели с теплых стран?

4. Ангелина, әйт әле көз көне көннәр нинди була?

Укытучы.

- Давид, Ромадан сора әле кыш көне көннәр нинди?

Сүзлек эше.

Укытучы.

Укучылар, әйдәгез кош исемнәрен дә кабатлыйк әле.

Тактага кош исемнәре язылган, укытучы укый, укучылар кабатлыйлар. Укытучы кош исемен рус телендә сорый, укучылар татар телендә җавап бирәләр.

Укытучы.

Бик әйбәт балалар, хәзер өй эшен тикшерүгә күчәбез. Настя, өй эшен исебезгә төшер әле.

Укучы.

Китапта 39 нчы биттә 8 нче күнегүне эшләп килергә иде.

Укытучы.

Настя, ә биремендә нәрсә эшләргә кушкан?

Укучы.

Яз турында кайсыгыз матур итеп сөйли алыр дигән.

Укытучы.

Дөрес. Әйдәгез инде хәзер мин сезне тыңлап карыйм!

Укучылар яз турында сөйлиләр.

Укытучы.

Ярар, укучылар әйбәт, үткән дәрестәге капма-каршы мәгънәле сүзләрне искә төшерик, кабатлыйк.

Тактада сүзләр язылып куелган, һәрберсе янына капма-каршы мәгънәдәге сүзне язып куярга кирәк. Укучылар тактага чыгып язалар һәм язган сүзләре белән җөмлә төзиләр.

Эри- эреми

Уяна-уянмый

Китә-китми

Җылы-салкын

Кыска-озын

Биек-тәбәнәк

Яз көне кар эри. – Кыш көнне кар эреми.

III. Дәреснең яңа этабы.

Укытучы.

Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны язып куябыз. Бүген без сезнең белән о, ө хәрефләре турында сөйләшербез. Ул хәйләкәр хәрефләрне искә төшерербез. В татарском языке буквы о, ө пишутся только в первом слоге. Тактага иҗекләргә бүлеп о, ө хәрефләре булган сүзләр языла һәм ул хәрефләр сүзнең беренче иҗектә генә язылуы аңлатыла.

Ко-яш, кө-лә, йок-лый, йө-ге-рә, өс-тәл, бо-рын, бо-лыт, чө-ген-дер.

Укытучы.

Балалар, сүзнең икенче иҗегендә о, я ө авазлары ишетелсә дә, аларны язмыйбыз, чөнки безнең кагыйдә бар. Искә төшер әле, Сережа безгә тагын бер тапкыр ул кагыйдәне!

Укучы кагыйдәне телдән әйтә.

Укытучы.

Балалар, сүзләрне иҗекләргә бүлеп дәфтәрегезгә күчереп язып куегыз.

Укучылар, сүзләрне язып куялар.

Аудирование.

Укытучы.

Прослушайте и укажите слова со звуком [о] : кояш, көлә, эре, агач, яшел, тәрәзә, тамчы, боз, кош, табигать, оя, йоклый, озын, бәйрәм, көн.

Укучылар [о] авазы булган сүзләрне табалар.

[о] һәм [ө] авазларын аера белү.

[ө] – нечкә әйтелешле;

[о] – калын әйтелешле һәм рус телендәге о хәрефеннән әйтелеше белән аерыла. Мәсәлән, озын – длинный [озон].

хвост – койрык [хвост].

Рус телендәге [о] авазы сузылып әйтелә һәм ул беренче иҗектә генә кулланмый, сүзнең башында, уртасында һәм ахырында да килергә мөмкин. Мәсәлән, хо-лод-но сүзендә бу ачыктан ачык күренеп тора.

Дәреслек белән эшләү.

Укытучы.

Укучылар, хәзер әйдәгез 40 нчы биттәге 5 нче күнегүне бергәләп эшлик. (Биреме: Вместо точек вставь пропущенные буквы о, ө).

Укучылар дәфтәрләрендә күнегүне эшлиләр һәм һәрбер сүзне укучы тактага чыгып яза, төшеп калган хәреф астына бер сызык сыза.

Физкультминут.

Күзләребез уңга карый,

Күзләребез сулга карый,

Күзләребез өскә карый,

Күзләребез аска карый,

Күзләребез йомылып

Бераз ял итеп ала.

IV. Ныгыту.

Укытучы.

Тактага рәсемнәр эленгән, шул рәсемнәр урынына сүзләр, нокталар урынына кушымчалар куерга һәм дөрес итеп укырга кирәк. Балалар җөмләләрне укыйлар, тәрҗемә итәләр.

Индивидуаль бирем.

Укытучы.

Яхшы. Укучылар, ә хәзер мин сезгә диалоглар таратам, сезгә аларны тәмамларга, я башларга кирәк булыр.

1. - ..?

- Яз күңелле, ямьле.

- ..?

- Көннәр озын, төннәр кыска була.

- ..?

- Балалар сыерчыкларга оя куйдылар.

2. Җәй көне кояш….

- …?

- Җәен көннәр озын, ә төннәр кыска.

- …?

- Көз көне кошлар җылы якка китәләр.

- Ә..?

- Ә яз көне кошлар җылы яктан очып кайталар.

-

Укытучы калган укучылар белән телдән әңгәмә алып бара.

Укытучы.

Прослушайте и скажите данные слова во множественном числе: күз, яз, тәрәзә, тамчы, яңгыр, көн, елга, кош, җәй, карга, оя, төн.

Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос нинди? Эре, төн, кыска, яшел, тамчы, озын, күңелле, җылы, елга, җитте, яхшы, балкый, матур, шатлана, ямьле.

Укучылар бергәләп эшлиләр, җавап бирәләр.

Укытучы.

Ярар, әйбәт, балалар. Әйдәгез кемнәрнең диалоглары әзер, тыңлыйк.

Укучылар диалогларны тулыландырып, җавап бирәләр.

Укытучы.

Укучылар, яз турында без сезнең белән бик күп текстлар укыдык, дилоглар төзедек, үзебез дә сөйләп карадык. Менә бүген дә яз темасын дәвам итеп кошларны искә төшерик.

“Кошларга ярдәм итегез уены”.

Тактага ватмоннан ясалган ике йорт эленгән. Беренчесе — йорт кошлары, икенчесе – урман кошлары. Балалар укытучы өстәленнән килеп кәгазь битен алалар, кош исемен укыйлар һәи кайсы йортка кертеп куярга икәнен билгелиләр.

Укытучы билгеләр куя.

V. Өй эшен бирү.

Укытучы.

Укучылар, әйдәгез көндәлекләрегезгә өй эшен язып куябыз. Китапта 43 нче биттә 7 нче күнегү. Бу күнегүдә нокталар урынына кушымчалар куеп дәфтәргә күчереп язырга һәм о, ө хрефләре булган сүзләрне иҗекләргә бүлеп язырга кирәк булыр.

VI. Йомгаклау.

Укытучы.

Балалар, бүгенге дәрестә сезгә кайсы бирем күбрәк ошады? Бер – берегездән сорагыз әле!

Укучылар бер-берсеннән сорыйлар. Укытучы үзе өчен нәтиҗә ясый. Укучыларга билгеләр куя.

Укытучы.

Саубулыгыз, балалар!

Файлы: Нур Ахмадиев очрашу кичщсе.doc
Размер файла: 55808 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология