Автор конспекта:
Автор(ы): — Габдуллина Гульсина Демухаметовна

Место работы, должность: — МОУ «Нижнеошминская СОШ» Мамадышского муниципального района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — среднее (полное) общее образование
Уровни образования: — дополнительное образование детей

Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс

Предмет(ы): — Библиотечное дело
Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Литература
Предмет(ы): — Родной язык

Целевая аудитория: — Библиотекарь
Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — сценарий мероприятия

Краткое описание ресурса: — Сценарий мероприятия, посвященного творчеству великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Разработка выполнена на татарском языке.

Бөек Тукай эзләре буйлап
(Тукай елына багышлап уздырылган тапкырлар һәм зирәкләр ярышы)
— Максат: Г.Тукайның шигырьләренә кызыксыну уяту, фикерләү, иҗади сәләтләрен һәм сөйләмнәрен үстерү, милли үзаң, үз халкың белән горурлану хисе тәрбияләү.
Залда шагыйрьнең портреты һәм “Тукай — күктә балкып янучы йолдыз”дигән китап күргәзмәсе, укучылар язган шигырләр, әсәрләре буенча ясалган рәсемнәр, картиналар, яраткан персонаҗлар – тегелгән уенчыклар күргәзмәсе.
Сәхнәнең уң ягына — интерактив тактадачыгышларның эчтәлеген ачыклап слайдлар күрсәтелә.
“Тукай маршы”(З.Хабибуллин музыкасы) уйнатыла. Сәхнәгә ике өлкән сыйныф укучысы чыгып баса. Көй әкренләп тына.
1 нче алып баручы.
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь
Габдулладай;
Ул – караңгы төндә яктырткан матур,
ак тулган ай.
2 нче алып баручы.
Күп китапларның арасында
аның китаплары –
Ап-ак нурлар чәчеп,
күренеп тора һәр яклары.
(Ш.Бабич. “Габдулла әфәнде Тукаев”)
1нче алып баручы.
Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, ягъни 1886 елның 26 апрелендә Арча районының Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла белән Мәмдүдә абыстай гаиләсендә безнең яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган.
“Бишек җыруы”. Г.Тукай сүзләре, халык көе.
Салмак кына “Бишек җыруы”ның көе ишетелә башлый. Алып баручылар чыгып китә.
Ана җыры ишетелә.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып китәр бу.
Йокла, углым, йом күзең,
Йом, йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә көндезең.
Әлли-бәлли көйләрем,
Хикәятләр сөйләрем;
Сиңа теләк теләрем.
Бәхетле бул, диярем.
Гыйззәтем син,кадрем син,
Минем йөрәк бәгрем син;
Куанычым, шатлыгым
Тик син минем,синсең, син.
— Рус халкының Пушкинһәм Лермонтовы кебек үк, безнең Тукаебыз да үзенең иҗаты белән бөек һәм даһи. Тәпиләребезгә басып беренче адымыбызны атлаудан башлап гомер көзебезгә хәтле тылсымлы җырчыбыз, мөгаллимебез, тәрбиячебез , якын дустыбыз — киңәшчебез газиз Тукаебыз озатып килә безне.
2 нче алып баручы.
Үзенең кыска гына гомере эчендә, гасырлар буе саклана алырлык, буыннан-буынга күчеп сөйләрлек әсәрләр иҗат итә алган шәхес ул. Шагыйрь узган юл озын түгел. Аның төп яшәү урыннары Кушлавыч- Өчиле-Казан — Өчиле – Кырлай –Җаек – һәм яңадан Казан. — — 1 нче алып баручы.
Кулдан-кулга күчеп, үзенә сыеныр урын эзләгәндә дә, үсеп буйга җиткәндә һәмҗиткәчтә, халык шагыйре булып танылгач та ана назын татырга өлгермәгән Габдулла Тукай үзенең гаҗәеп сизгер, нечкә күңелендә әнисенең бишек җыруын йөрткәндер, үзенең сабый чакларын еш исенә төшерә торган булгандыр.
Г.Тукай “Анадогасы”шигыре.
Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты
нурлы ай калкып,
Көмешләнгән бөтен өйләр вә
сахралар тора балкып.
Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр
хезмәт итеп арган
Халык йоклый – каты, вә рәхәт уйкуга талган .
Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән,
тавыш- тын юк,
Авыл кыръенда бер өйдә фәкать
сүнми тора бер ут.
Әнә шулай өй эчендә ястүеннән соңра
бер карчык
Намазлыкка утырган, бар җиһаннан
күңлене арчып;
Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда
үз углын:
Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән,
газиз углым!
Тамадыр мискинәмнең тамчы – тамчы
күзләреннән яшь;
Карагыз: шул догамы инде Тәңре
каршына бармас?
Слайд“Тукай нигезләре”
2 нче алып баручы.
Табигать ул — Ватан, Туган як, Туган ил, туган туфрак . Тугантел – олы,изге байлык, халыкның могзизай хәзинәсе. Барысы да олы патриотик хисләр белән тыгыз бәйләнгән. Аларның байлыгы, иркенлеге изге хисләр уята, күңелне сафландыра. Тукай тасвирлаган табигаь күренешләре яшь буында туган якка ихтирам хисе уята, күзәтүчәнлек тәрбияли, табигать күренешләре аша бай мәгълүмат бирә.
1нче алып баручы.
Бөек Тукай эзләре буйлап бару өчен өч команданы уртага чакырабыз.
Беренче команда- Карлыгач, икенче команда — Акбай,өченче команда — Кырлай.
2нче алып баручы.
Баскан туфрагыңның газизлеген ачкан, туган авылының кадерен белергә өйрәткән, туган табигатьнең гүзәллегенә күзләреңне ачкан…
Бергәләп .
I. Тукай шигырьләре!
Һәр команда шагыйрнең берәр шигырен укый.
1 нче алып баручы
II.Тукай олы педагог.
Габдулла Тукай, барыннан элек, яңа тип мәктәпләр булдыруга, халык педагогикасын үстерүгә әдәбияттан дәреслекләр һәм уку китаплары төзүгә зур көч куя. Аның башлангыч сыйныфлар өчен төзегән “Яңа кыйраәт” (“Яңа уку китабы”) дигән дәреслеге үзенең эчтәлеге һәм формасы белән шул чор өчен чын мәгнәсендә яңа китап булган. “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” исемле хрестоматиясе дә мәктәпләрдә озак укытылган. Яшь буынга белемһәм тәрбия бирү методлары, максатлары аның педагогик хезмәтләрендә һәм публицистик мәкаләләрендә дә, әдәби иҗтимагый эшчәнлегендә дә киң чагылыш таба.
2нче алып баручы. Бу өзекләрнең исемнәрен әйтегез?

  • “Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
  • Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәрләре, алмаслары.
    Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек,-
    Без аның бик зур мактанычлы, чын брилиант кашлары!”

  • “Яз, газиз угълым: кара тактаны
  • сыз акбур белән !
    Һәм кара күңлемне ялт иттер
    сызып ак нур белән !
    Өч наданга алмашынмас –
    бер язу белгән кеше;
    Мәгьрифәт эстәр, иренмәс һич –
    кеше булган кеше.”

  • “Милләт образованный кешеләргә,…милләт файдасына күз өстендәге кашы дәрәҗәсенә гаҗиз тота торган милләт арсланнарына мохтаҗ. …Безнең милләттә Пушкиннарга граф Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ”.
  • 1 нче алып баручы.
    III.Тукай – балалар язучысы.
    “Балаларыбызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы нәрсәләр иснәргә ияләшсен, — ди Тукай. Ул балалар өчен күпсанлы әсәрләр иҗат итә, җыентыклар бастырып чыгара.
    2 нче алып баручы.
    Хәрефләрдән Тукайҗыентыклары яки басылып чыккан китап исемнәрен җыясы.
    Габдулла Тукайның балаларга багышланган әсәрләре, җыентыклары, китаплары безнең көннәрдә аеруча күпсанлы тираҗ белән һәм еш басылып тора. Хәтта кечкенә генә күләмле әсәрләредә аерым китап итеп әзерләнә. Талантлы рәссамнәр аларга рәсемнәр ясый.
    Бу рәсемнәр ниндиәсәр буенча ясалган? Хәрефләрдән сүзләр җыйганда, капитаннар ярыша
    1 нче алып баручы.
    IV.Тукай – сатирик. Усал, үткен телле Тукай, әгәр үз туган ягын да көчле сатира утына алмаса, Тукай булып калмас иде. “Казан вә Казан арты” шигырендә ул Чистай, Спас,Тәтеш, Малмыш, Мамадыш кебек төбәкләргә нур чәчеп утырган Казанны мактый- мактый да:
    Бер борыл да,и Казан, син бу Казан артын кара:
    Нур чәчәсең бар өязгә, үз өязең кап-кара,- дип яза.
    “ Тукай –татар галәменең иң оста юмористы”-дигән Фатих Әмирхан.
    Һәр команда Тукайга иярепүзләренчә язган юмористик әсәрләре белән таныштыралар.
    2 нче алып баручы.
    V.Тукай- музыкада һәм сәхнәдә. Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган. Шулай да аның һәр шигыреннән музыкаль аһәң, моң беркетелә.
    Һәр команда Тукай сүзләренә язылган җырлар башкаралар.
    1 нче алып баручы.
    Һәр команда Г.Тукайның мәсәлләрен сәхнәләштерәләр.
    2 нче алып баручы
    VI. Тукай сынлы сәнгатьтә.
    Бу һәйкәлләр турында ни беләсең?
    1 нче алып баручы.
    VII.Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреатлары. Слайд.
    Тукай премиясе лауреатлары — якташларыбыз … Кемнәрне беләсез?
    2 нче алып баручы
    Үзенең үлемсез әсәрләре белән милләтен, халкын данлаган, бөтен дөньяга таныткан бөек шагыйрь, изге җан – Габдуллаҗан Тукаебызга мәңге рәхмәтлебез. Тәңребез биргән бу туган газиз җиребездә — илебездә халкыбыз яшәгәндә Тукай да яшәр.
    1 нче алып баручы
    Разил Вәлиев :
    ”Тукайның уй тирәнлеген аңларга мин әзер булмаганмын, яшьрәк чакта Такташка, Туфанга гашыйк идем, һәм аларны укый-укый Тукайга килдем. Күпләр Тукайга шулай киләдер, чөнки татар баласы үз милләтенең кайгы-хәсрәтен, хис-кичерешләрен беләсе килсә, һичшиксез Тукайны укырга тиеш…”
    — Барысы да “Туган тел”не җырлыйлар (Г.Тукай сүзләре, халык көе)

    Файлы: Знатоки.ppt
    Размер файла: 6008832 байт.

    ( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология