Автор конспекта:
Автор(ы): — Мухаметзянова З.Р.
Место работы, должность: — Бурундуковская СОШ
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее профессиональное образование
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 5 класс
Предмет(ы): — Технология
Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний
Учащихся в классе (аудитории): — 5
Краткое описание: — I. Оештыру моменты. Уңай психологик уңай халәт тудыру. — Исәнмесез , кадерле укучылар! Кәефләрегез ничек? Әйдәгез әле бер – беребезгә елмаеп карыйк. Безнең татар халкының иң күркәм сыйфатларының берсе нәрсә әле ул, укучылар? — Кунакчыллык. — Кунакчыллыкка карата бездә нинди әйтем бар? Кем әйтеп китә? — Якты чырай — такта чәй. Утырыгыз. II. Актуальлләштерү 1. Тест биремнәре тарату. (тикшерү) 3. — Ә хәзер, укучылар, рәхим итеп тактага карагыз! Безнең илебез күп милләтле, анда бик күп милләтләр яши. Менә бу рәсемдә милли кием кигән кызлар басып тора, шулар арасыннан үзебезнең татар кызын табыгыз. — Аны сез ничек аерасыз? Хәзер бу киемне кемнәр кия? (биючеләр, җырчылар, ягъни сәхнә кешеләре ). — Ә хәзер бу кызның киеменә характеристика биреп китик. Нинди киемнәр кигән ул? Чигүле калфак, күлмәге озын җиңле, озын итәкле, итәге һәм җиң очы бәбәй итәк белән бизәлгән. — Аягында нәрсә? (Читек) — Күлмәк өстеннән нәрсә кигән? (алъяпкыч кигән) — Ул ничек итеп тегелгән? (күкрәкчәле итеп) — Нинди бизәүче детальләр кулланылган? ( итәк, чигә, кайма) — Киемне тагы нәрсәләр белән бизәп була? (кружева, аппликация, тесмалар) — Ә без нинди алъяпкыч тектек? (путалы) -Алъяпкычыгызда татар халкының нинди бизәүче элементларын кулландыгыз? (бәбәй итәк, аппликация) — Безнең алъяпкычның кайсы өлешен тегәсе калды? (кесәсен)
Файлы: Кайбыч муниципаль районы 1.docx
Размер файла: 27040 байт.