Автор конспекта:
Автор(ы): — Шайхулисламова Венера Джаудатовна
Место работы, должность: — Школа №25 Ново-Савиновского района г. Казани,учитель татарского языка и литературы
Регион: — Республика Татарстан
Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)
Класс(ы): — 3 класс
Класс(ы): — 4 класс
Предмет(ы): — Родной язык
Цель урока: — 1) Балаларның тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү. 2) Сүзлек байлыгын, фонематик ишетү хәтерен үстерү. 3) Хайваннарга мәхәббәт, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.
Тип урока: — Урок комплексного применения ЗУН учащихся
Используемое оборудование: —
Компьютер, экран, проектор, хайваннар рәсемнәре, карточкалар.
Краткое описание: — Бу дәрес рус мәктәпләренең 3,4 нче сыйныфында укучы рус балалары өчен әзерләнгән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.
Дәрес барышы.
— I.Оештыру моменты.
Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн. Бүгенге дәресебездэ кунаклар бар. Алар белэн исәнләшик.
II. Яңа дәрес.
Фонетик-лексик зарядка.
1. -Әйдәгез, татар теленең специфик авазларын кабатлап китик(1 слайд).
Ә -әти, әни
Ө -өй, өч
Ү –үрдәк, үсемлек
Җ – җиләк, җәй
ң -яңгыр, чаңгы
Һ –һәйкәл, һава
2.- Яхшы. (Алга таба 2 слайд китә).
-Димәк, безнең бүгенге тема – “Йорт хайваннары”. (3 слайд)
- Сез инде йорт хайваннарын беләсез. Но мы сегодня познакомимся с новыми словами, которые характеризуют домашних животных, научимся употреблять их в своей речи. Домашнее задание – надо будет написать рассказ о своем домашнем животном.
-Сез нинди йорт хайваннарын беләсез? Әйдәгез, искә төшерик. (4 – 11 слайдлар) (Укытучы сораулар бирә. Бу нәрсә? Ул нинди? Нинди төстә? Ул нәрсә бирә? Нәрсә ашый?)
3.- Хәзер яңа сүзләр белән танышыйк. Обратите ваше внимание на интерактивную доску.Там даны новые слова (12 слайд). Давайте прочитаем.
III.Яңа белем һәм кунекмәләрне ныгыту.
1.- Ә хәзер бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзик (составим словосочетания). Мөгезле – нинди йорт хайваннары мөгезле була? (Сыер,кәҗә, сарык). Сакаллы – кәҗә. Җитез – эт, мәче, ат. Тугры – эт.
2. -У меня перепутались слова. Нужно правильно их расставить и составить предложение. Я вам раздаю карточки. Укажите стрелками.
мөгезле ат сөт бирә
йомшак сыер тычкан тота
сакаллы песи йон бирә
җитез эт тиз чаба
тугры кәҗә өй саклый
3. -А теперь давайте проверим. ( 14 – 18 слайдлар)
4. Аудирование.
- Сейчас я прочитаю вам рассказ об одном животном. Прослушав, вы должны догадаться, что это за животное.
— Ул йомшак, кечкенә, шаян. 2 колагы, 4 аягы, койрыгы бар. Мыеклы, сөт ярата. Өйне тычканнардан саклый. Ул нәрсә? (Песи).
-Дөрес. Ә ни өчен шулай уйлыйсыз? Нинди билгеләргә карап белдегез? Ә сезнең өйдә нинди йорт хайваннары бар? (…)
- Минем (этем, мәчем, күсем, йорт куяным бар).
-Аның кушаматы нинди? Аңа ничә яшь? Ул нинди? Нәрсә ашарга ярата?
Ике укучы арасында әңгәмә була.
Бер укучы үзенең йорт хайваны турында сөйли.
— IV. Йомгаклау.
-Без бүген йорт хайваннары, аларның характерлы үзенчәлекләре (характерные черты), файдасы турында сөйләштек. Что нового вы сегодня узнали на уроке?
- Кто активнее всех работал на уроке?
- Чьи ответы вам понравились больше?
Өй эше – үзегезнең өйдәге дүрт аяклы дустыгыз турында хикәя язарга.
Билгеләр кую.
Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.
Файлы: йорт хайваннары.ppt
Размер файла: 3114496 байт.