Автор конспекта:
Автор(ы): — Садыкова Равиля Давлятовна

Место работы, должность: — МОУ «Старомукменевская СОШ» Асекеевского района Оренбургской области

Регион: — Оренбургская область

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учащийся (студент)

Класс(ы): — 5 класс
Класс(ы): — 6 класс
Класс(ы): — 7 класс
Класс(ы): — 8 класс
Класс(ы): — 9 класс
Класс(ы): — 10 класс
Класс(ы): — 11 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Дәреснең максаты: 1.язучылар иҗатында туган як темасының чагылышы, шагыйрьләрнең туган якка, аның табигатенә, кешеләренә булган мөнәсәбәтен ачыклау; 2.сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, шигъриятне яратырга өйрәтү; 3.үзебез яшәгән якка, үзебезне туендыручы туган туфракка, изге җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү;

Учащихся в классе (аудитории): — 15

Используемые учебники и учебные пособия: —

Normal 0 7 false false false TT X-NONE X-NONE /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-priority:99; mso-style-qformat:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin-top:0cm; mso-para-margin-right:0cm; mso-para-margin-bottom:10.0pt; mso-para-margin-left:0cm; line-height:115%; mso-pagination:widow-orphan; font-size:11.0pt; font-family:»Calibri»,»sans-serif»; mso-ascii-font-family:Calibri; mso-ascii-theme-font:minor-latin; mso-fareast-font-family:»Times New Roman»; mso-fareast-theme-font:minor-fareast; mso-hansi-font-family:Calibri; mso-hansi-theme-font:minor-latin;}

Дәреснең темасы: Туган илем – туган төбәгем. (Әдәбиятта туган як темасы)

Дәреснең максаты:

1.язучылар иҗатында туган як темасының чагылышы, шагыйрьләрнең туган якка, аның табигатенә, кешеләренә булган мөнәсәбәтен ачыклау;

2.сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, шигъриятне яратырга өйрәтү;

3.үзебез яшәгән якка, үзебезне туендыручы туган туфракка, изге җиребезгә мәхәббәт тәрбияләү;

Метод:әңгәмә, өлешчә эзләнү.

Дәреснең тибы : сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, слайдлар,

Дәреснең планы:

I. Оештыру. Уңай халәт тудыру.

1.Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү.

1Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.

III. Төп өлеш.

1.Язучыларыбыз иҗатында туган як темасы

2. Туган авылым тарихы.(авылның килеп чыгышы, мәчет тарихы)

3. Ага чишмә чылтыр – чылтыр. (Бабай чишмәсе).

4.Күңелемнең кыллары (туган ягымның гүзәл кешеләре)

5 .Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

IY.Өйгә эш бирү.

Y.Белемнәрне бәяләү.

YI.Йомгак.

I.Оештыру. Уңай халәт тудыру.

1.Укучыларны барлау.

II. Актуальләштерү.

1Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.(слайд № 1 — 2)

III. Төп өлеш.

1.Укытучы. Балалар, нәрсә ул туган як? Туган як сүзенең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Ата – бабаларыбыз гомер кичергән Һәм без киләчәк буынга бөтен килеш тапшырылырга тиешле изге җир.) (слайд №3-4)

Укытучы. Зурмы, кечкенәме – һәр кешегә үзенең туган төбәге, аның табигате, кешеләре якын була. Туган як – ул безнең әти-әни, әби-бабайларның туган җире. Туган авыл, туган як , туган ил төшенчәләре һәркем өчен дә газиз һәм кадерле. Беренче тапкыр җиргә аяк басудан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул безгә көч-таяныч бирә, онытылмас моң булып озатып йөри. Туган ил кеше өчен ата- анасы кебек үк кадерле, шуңа күрә дә без аны Ватан – ана дип атыйбыз.

_____Ә Ватанга, туган илгә мәхәббәт кайчан башлана соң?

Укытучы. Әйе, ул син дөньяга килгән авылның бер йортыннан башланып китә. Шуңа күрә бу йортның кыйммәтенең чиге юк. Анда син беренче тапкыр аваз салып, беренче сулышыңны алгансың, газиз әнкәңнең күкрәгеннән иң беренче йотым сөтне имгәнсең. Шул нигезгә ата-бабаңның көче кергән. Шунлыктан туган туфрак үзенә тартып тора.

Туган туфрагында кеше аягына баса, тәпиләп китә, шунда аның теле ачыла, ул тәүге сүзен әйтә.Соңрак белем дөньясына керә. Ватаныбызның гүзәллеген торган саен ныграк аңлый.Бихисап байлыкларын күз алдына ачыграк китерә. Агым суларның киңлеге, тауларның биеклеге, тук башаклар чайкалган басуларның, урманнарның шаулавы аны гашыйк итә.

Укучы.Туган ягым минем – туган йортым,

Шундый иркен синдә сулавы.

Тау битләрең тулы яшел үлән,

Челтерәп ага чишмә сулары.

Укытучы.

Туган як темасы һәркемне, һәр язучыны борчый. Туган җир, туган туфрак. Ул гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч-дәрт бирүче күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар.Аңа булган тойгыларны һәр шагыйрь үзенчә әйтә, җырлый.Әйдәгез, язучыларыбыз һәм шагыйрьләребезнең туган якка багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп укыйк.

1. Клара Булатова “Туган җирем” .(слайд № 5)

Энҗе сипкән, чык төшкән, Синдә якты бүз тирмәм,

Дога иңгән һәр төштән, Синдә затым көн күргә,

Чишмә типкән җирем син; Менбәрем син, түрем син.

Кер чайкаган инештән, Бабаларым йорт корган,

Челтер – челтер көмештәй, Атам - анам җир сөргән,

Көйләр откан җирем син. Нәселем йөргән җирем син.

2 Клара Булатова. “Туган җиремә”

Агым суларыңның ярсулыгы Басу кырларыңның иркенлеге

Йөрәгемә күчкән. Күңелемә сыйган

Авыл таңнарыңның алсу нуры Теләгем бер: синдә үтеп гомер,

Йөзләремә төшкән. Бабаларым җире,

Аяз күкләреңнең зәңгәрлеге Үзең биргән орлык җимеш булып

Күзләремә тулган. Үзеңә кайтсын кире.

Укучы. Клара Тариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туган. Аның әтисе дә, әнисе дә укытучылар була, шуңа күрә Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күченеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә.(слайд №6

Укытучы.Клара Булатованың чичән – шагыйрә дигән даны бар. Фикерен мизгел эчендә рифмалап шигырь белән әйтеп бирү сәләтенә ия ул.Ә мондый феноменаль хәтергә ия затлар, хәтта ки дөнья буйлап эзләсәң дә, алай ук күп түгелдер.

4.Лена Шагыйрьҗан “Туган җир” .(слайд № 7)

Чирәмеңә ятсам — чирем китә, Әллә инде, димен, гел әрәмгә

Үткәрәмме гомерләремне Кычытканың чакса — көч алам. Читкә китеп иркен кочагыңнан,

Басуларың буйлап тиз-тиз атлап, Мәхрүм булып туфрак исеннән

Иркен сулыш алып кем бара? Зур калада корган исәпләрем

— Таныйсыңдыр, җирем, үзгәрсәм дә, Сине күргәч чыга исемнән…

Тыштан гына, кабык кына ул, Их, туган як, бар бер хикмәт- серең:

Бик эзләсәм әле сабый чакның Гомер узган саен тартасың

Эзләрен дә табып була ул… Әллә нәрсә булды, сиңа хәзер

Их, шушында кайтсаң, хисләр ташый, Бөтенләйгә килә кайтасым…

Баштанаяк били таныш моң. Чирәмеңә ятсам - чирем китә,

Сагышлар да тизрәк җырга күчә, Кычытканың чакса — көч алам.

Ачылгандай була тавышым. Кырларыңа чәчеп җыр-моңнарын

Сагынганмын икән, сыйпап куям Кайтып бара сиңа үз балаң

Алабута, әремнәреңне…

Табигатьтән, тумышыннан ук Шагыйрь булып килгән серле затлар була. (слайд № 8)

Укучы. Лена Шагыйрьҗан – моң чишмәсе, моң баласы; милләтнең асыл вәкиле; тел, шигъри образлар ярдәмендә илаһи бизәкләр, нәкышлар чигүче чын рәссам; искиткеч нечкә күңелле, моңлы һәм тиз хәрәкәтләнүчән, шул ук вакытта үзенең рухы вә сүзе белән гаҗәп гайрәтле, көчле бер зат…Ул – чын Шагыйрь

Бу шагыйрьләр темаларны ерактан эзләмиләр.Туган җирләреннән, туган төбәкләреннән табалар.Туган як моңы шагыйрьләрне иҗатка дәртләндерә.Шуңа күрә туган як табигатенә багышланган шигырьләр аларның иҗатында зур урын алып тора.

Укытучы.

Шагыйрьләрнең күп шигырьләре, көйгә салынып, халкыбызның рухи чишмәсенә әверелделәр. .(слайд № 9-10)

Хәзер без туган як турында җыр тыңларбыз.Кадерле балалар, җыр тыңлаганда күзләрегезне йомып, туган йортыгызны,әти – әниләрегезне, үзегезнең кечкенә вакытларыгызны күз алдына китерегез, әзрәк ял итеп алыгыз.

Укытучы. Шушы җырларда җырланган туган ягы ни өчен кадерле соң кешегә?

Укучы. Кеше шунда туа, үсә, ул урман-болыннардан җиләк җыя, печән чаба, елга – күлләргә су коенырга, балык тотарга йөри, кышын чанада шуа…

Укытучы. Туган як, туган җир дигәч, бигрәк тә нәрсә күз алдына килә?

Укучы. Туган як табигате, үзебезнең авыл.

Укытучы. Авыл – ул үзе бер сихри дөнья. Аның турында күп сөйләргә булыр иде. Хәтер…уйлар еракларга барып тоташа.Авылымның үткәне нинди булган?Ул ничек яшәгән? Безне әнә шул сораулар кызыксындыра.

Һәр нигезнең, һәр авылның,

Һәр каланың үткәне бар…

Гыйбрәт алырлык мирасның

Калганы бар, киткәне бар…

Укучы. .(слайд № 11-16)

Иске Мөэмин авылы

Һәркемнең туган җире, туган авылы була.”Туган җир” ”туган авыл” – иң кадерле сүзләр. Кешеләрне туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли, яшәргә шартлар тудыра. Туган җире аның турында кайгырта: укыта, белем бирә, аны кеше итә, хезмәткә өйрәтә.

Авылыбызның исеме авылга нигез салучы Мөэмин исемле кеше белән бәйле. Авылга нигез 1830 нчы елны салына. 1897 нче елда халык санын алу нәтиҗәсе буенча авылда 302 хуҗалык, 817 ир – ат, 831 хатын – кыз булган.

Авылда 3 су тегермәне булган. Һәр якшәмбе авылда зур базар уздырылган. Ул вакытта базарлар безнең районда 3 кенә авылда булган. Авыл халкы игенчелек, терекчелек белән шөгылләнгән. Авылда ярминкәләр оештыра торган булганнар.Авыл гөрләп, хозурланып яшәгән. Авылда 3 мәчет эшләгән.

Муллалар мәктәптә крестьян балаларына белем биргәннәр. Революция җилләре ул мәчетләрне бетереп, кайсысын клуб, кайсысын больница, кайсысын кибет итеп кулланган.Дин тыелган заманнарда да әби-бабайларыбыз намаз укыган, ураза тоткан. Бүгенге көндә дингә караш үзгәрде. 2002 елда авылыбызда мәчет эшли башлады.Мәчет авылыбызга яктылык өстәп, балкып тора.Һәр көн моңлы азан тавышы яңгырый.

Укытучы. .(слайд № 17-19)

Туган җир, туган туфрак, туган нигез… Бу тирән мәгънәле төшенчәләр һәркем өчен изге һәм кадерле нәрсәләрне аңлата. Кеше кайда гына булмасын, нинди генә урыннарны күреп сокланмасын, аның күңелен һәрвакыт газиз җире, туган нигезе үзенә тарта. Биредә аның әти – әнисе гомер итә, нәселдәш туганнары яши, ерак бабаларының каберләре, аларның истәлекләре саклана.

Укучы.

Тормыш ыгы-зыгысыннан туктап,

Мәшәкатьләреңнән тукта да,

Әй, туганым, үткәнеңә кара,

Анда синең нәселең башлана.

Ерак бабайлардан аваз килә

«Тамырыңны өйрән, и бала!

Оныта күрмә, нинди җепләр белән

Кеше заты җирдә саклана»

Әйе, тамырларыбызны белсәк, кадерләсәк кенә ныгырбыз без киләчәктә. Ә киләчәк ул бүгеннән башлана.

(шәҗәрәләр, укучыларның үз гаиләләре турындла язган иншалары.)

Туган илеңне ярату иң әүвәле үз гаиләңнән, авылыңнан башлана.Ата – бабаңнар узган юл – ул халкыңның тарихы, илебез тарихы. Менә шуңа күрә дә 7 буыныңны белергә, белмәсәң эзләп табарга кирәк. Үз халкың, туган илең белән горурлану хисе әнә шулай туа.Менә шулай

сез үзегезнең нәсел тарихыгызны өйрәнә, белә башладыгыз.Аларны сакларга, үзегездән соң киләчәк буыннарга кадерләп тапшырырга тырышыгыз.

Инде хәзер «Туган авылым минем» дигән темага язылган инша тыңлыйк әле.

2.Укытучы.Авылыбызның нинди урында урнашуына игътибар иткәнегез бармы? Бәлки, сез, авыл очраклы рәвештә шундый урынга урнашкандыр, дип уйлыйсыздыр.Юк, мондый матур урынны борынгы бабаларыбыз озак эзләгәннәр. Күрәсез, алар теләсә кайсы урында төпләнмәгән.Авыл булып утыру өчен якында гына урманы, болыны, инеше, салкын чишмә чыга торган җайлы калкулыклары булган урын кирәк булган. Табигать ул чишмәләрне юкка гына бирмәгән. Борынгы бабайлар да килеп урнашканда юкка гына шушы чишмәле тау итәген сайламаганнардыр.Әйдәгез әле үзебезнең бабай чишмәсе турында сөйләшеп алыйк.

Укучы.”Бабай чишмәсе”турында чыгыш. .(слайд № 20-26)

Укытучы. Әйе, чишмә тау астыннан көмеш күзе белән җирне тишеп, бик зур кыенлыклар белән саркып чыга, бөдрә дулкыннар ясап, әкрен генә ага. Аның көмеш сыман тамчылары кояш нурлары астында энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр.

Чишмәләр… Кемнең генә күңеленә илһам салмый да, кемгә генә канат куеп, хыялларын үстерми икән соң алар?

Укучы.Туган якның һәр куагы,

Һәр кешесе якын миңа.

Чишмәләрнең җырын тыңлыйм,

Сусап кайттым таныш моңга.

Балалар, бездә бит әле “Аһулла бакчасы”, “Алма куагы”, “Торна төбәге” дип йөртелгән үзенчәлекле исемле урыннар дә бар.Каян килеп чыккан соң алар ?

Укытучы. .(слайд №27)

Туган илне сөю, ватанчылык хисе – кеше күңелендәге иң изге, иң нечкә һәм иң олы хис. Халык аны әхлакый сыйфатларның иң югарысы итеп исәпли. Туган илнең якынлыгы, газизлеге турында сөйләүче мәкальләргә хис-тойгы тирәнлеге, самимилек хас.Әйдәгез әле туган як темасына багышланган мәкальләрне икә төшерик.

Укучы.Ватан барыннан да газиз.

Ватансыз кеше бакчасыз сандугач.

Илнең әреме дә хуш исле.

Ачтан үлсәң дә туган илеңне ташлама.

Алтын – көмеш яуган җирдән туган – үскән ил артык.

Укытучы. Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате… Шундый якын, кадерле һәм назлы бу сүзләр. Иң беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытыбыздан алып, гомер агышы дәвамында бу изге сүзләр безне иркәли, назлый, сөя.

Һәркем өчен үзенең туган авылы, җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз.

Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп, читләргә чыгып киткән кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена.

Туган туфракның әреме дә, миләше-мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра.

Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре әсәрләре аша әдәбиятка үтеп керә, башкаларны да таң калдыра, сокландыра.Әй, туган ягым!Бу сүзләр нинди матур яңгырый. Аның гүзәллегенә кем генә сокланмаган да, ул турыда кем генә шигырь язмаган! Бу турында авылыбыз шагыйре Сафиулла абзый да яза . .(слайд № 28)

Укучы.Сафиулла абый 1937 нче елны Мәскәүдә туа. Бөек Ватан сугышы башлангач аларның гаиләсе авылга кайта.Беренче шигырен ул 1949 нчы елны, кинәт кенә вафат булган иптәше Җәүдәткә багышлап яза. 1956 нче елны Армия сафларына алына. Анда Фәнис Яруллин белән бер полкта хезмәт итә.Хезмәтен тәмамлап кайткач, Саратовка барып, киномеханиклар курсында укый һәм читтән торып, Ленинград кинотехникумын бетерә. Сафиулла абый лаеклы ялга чыкканчы авыл халкына кино күрсәтте. Авыл темасына багышланган, туган як табигате турында борчылып язган шигырьләре татар телендә чыга торган газеталарда әледән – әле басылып тора.

«Яратам авылымны» шигырен тыңлап үтәрбез. .(слайд № 29 -30) Яратам авылымны Авылымны бизәп тора

Тыкрык, урамнарын. Манаралы мәчете.

Монда яшим, яши монда Күпләребезгә тәүбәгә

дусларым, туганнарым. Килергә вакыт җитте.

Яратамын басуларын, Яратамын кешеләрен

Җирекле су буйларын. Дин тоткан ишеләрен.

Монда үстем, белем алдым Мәчет ягыннан ишетелә

Монда үтте туйларым. Азан иртә- кичләрен.

Яратамын урманнарын, Халыкка эш булмаса да,

Көмештәй чишмәләрен Шушы мәчеткә бара.

Җәй көннәрендә баргалап , Имам – хатыйб вазифасын

Суларын эчкәләдем. Камил хаҗи башкара.

Ул чишмәләрнең сулары Кызганычка каршы хәзер

Тәмле дә, шифалы да. Бозылды заманалар.

Еш кына авыл яшьләре Кая карама фаҗига

Күңел ачалар монда. Елый ата – аналар.

Хәтеремдә, истән чыкмый Авылыбыз бетеп бара,

Хыялый бала чагым. Күпме өйләр йозакта,

Мөмкин булса, кайтыр идем Яшьләребез бәхет эзләп

Әйләнеп шунда тагын Киттеләр төрле якка…

Онытылмый, күз алдымда Яшәсен иде авылым

Авыр сугыш еллары . Бирешми кыенлыкка,

Күпме сугыштан кайтмаган Иншалла, берәр заман

Авылның уллары. Чыгарбыз яктылыкка.

Укытучы.Туган якның табигате һәркемнең күңелендә тирән хисләр уята. Табигать кешеләрне матурлыкны күрергә өйрәтә.Шуңа күрә язучылар үз әсәрләрендә туган яклары, аның табигате турында язалар, чөнки кешеләр тормышын табигатьтән башка күз алдына китерү мөмкин түгел.Иске Мөэмин авылында туып үскән, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче Гөлнур Гәрәеваның шигырләрендә дә туган як темасы зур урын алып тора.

Чыгып китүләре генә түгел, туган төбәккә әйләнеп кайтуы да кешегә олы бәхет алып килә, иң кадерле тойгылар дулкынын кузгата.

Укучы.Гөлнур Гәрәева 1958 нче елны Иске Мөэмин авылында туа. Зур, тату гаиләдә ул 7нче, иң кечкенә бала була.1976 нчы елны Оренбург педагогия институтына укырга керә. 1980 нче елны укуын тәмамлап, туган авылыбызга рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кайта. Гомеренең 33 елын балалар укытуга багышлый.2006 нчы елдан Гөлнур Гәрәева Түбән Кама шәһәрендәге «Данко» исемле әдәби оешманың әгъзасы. .(слайд №31)

Укучы. .(слайд №32)

Туган авылым –Тамьяным – Иртә – кичен мин аны

Керә минем төшләргә; Уйлыйм сөйгән ярыдай.

Сагынулардан әйт, җаным, Кайтырмын мин. Басуга,

Миңа ниләр эшләргә? Тугайларга чыгармын,

Балалары күп аның, Сагынуларга, ярсуга

Ләкин мин юк ярында Ничек тә мин чыдармын!

.(слайд №33-35)

Балалар, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

Бу дәрестә “шигърият”, “шигырь”, “шагыйрь” сүзләре дә еш кулланылды.Алар нинди мәгънә белдерә, ничек төзелгән?

Шигърият – ул серле дөнья.Ул гаҗәп зур тәэсир итү көченә ия.Гади сөйләм теле белән әйтеп булмаган фикерләрне, тойгыларны, кичерешләрне шигырь әйтеп бирә ала.”Шигырь – ул кеше җанының теле. Яхшы шигырь музыка кебек җырлата да, елата да”, — дигән әдәбият галиме И.Юзеев.

“Шигырь” сүзе безгә гарәп теленнән кергән. Гарәпчәдә ул хисләнү,тою, кабул итү, кичерү кебек мәгьнәләрне белдерүче “шәгарә” фигыленә нигезләнеп ясалган.

Шагыйрь – чор, җәмгыять кешесе.Аның иҗатына объектив сәбәпләр йогынты ясый.Ләкин шигъриятнең иң гүзәл үрнәкләре үз халкының асылын, тирәнлеген аңлап ачып бирү сәләтенә

ия булган сүз осталары иҗатында туа. Гомумән, шагыйрь иҗатында халык язмышы, аның тарихы, бүгенгесе, киләчәге хакында кайгырту – уйланулар әсәрләрнең төп эчтәлеген барлыкка китерә.

Өй эше (слайд №29 ) Кадерле балалар,авылның киләчәге сезнең кулларда. Шушы шигырьнең соңгы юлларын кабат укып чыгыгыз һәм авылыбызның киләчәге турында уйланыгыз. Үзегезнең фикерләрегезне дәфтәрләрегезгә язып алып килерсез.

Билгеләр кую.

Укытучы. Дәресне шагыйрә Клара Булатованың «Шушы яктан, шушы туфрактан без» шигыре белән тәмамлыйсы килә.

“Шушы яктан,шушы туфрактан без”

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Китә калсак үзгә бер якка,

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр елап озата.

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Читтә йөрсәк, шуңа күрәдер,

Чишмәләре чыңлап, өянкеләр елап ,

Таллар җырлап төшкә керәдер.

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Шушы җиргә дәшеп кайтырга

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Өянкеләр зурлап чакыра.

Шушы якта безнең хезмәт калсын

Мирас булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без.

Шул туфракта язсын яшәргә!

Клара Булатова.

Краткое описание: — Язучыларыбыз иҗатында туган як темасы 2. Туган авылым тарихы.(авылның килеп чыгышы, мәчет тарихы) 3. Ага чишмә чылтыр – чылтыр. (Бабай чишмәсе). 4.Күңелемнең кыллары (туган ягымның гүзәл кешеләре) 5 .Гомумиләштереп, нәтиҗә ясау.

Файлы: Конкурсная работа Ахметшина Ф.М..docx
Размер файла: 23232 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология