Автор конспекта:
Автор(ы): — Сафиуллина Альбина Фатиховна, Низамиева Л.Н.

Место работы, должность: — МОУ «Татарская гимназия №1″

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 1 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — 1. «з» авазы һәм хәрефе белән таныштыру,яңгырау һәм аңгырау тартыкларны аера белү күнекмәләрен камилләштерү. 2. Логик фикерләү сәләтен үстерү, фантазияне баету. 3. Кеше хезмәтенә карата ихтирамлык хисе тәрбияләү.

Тип урока: — Урок изучения и первичного закрепления новых знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 26

Используемые учебники и учебные пособия: —

Элифба для 1 класса

Используемая методическая литература: —

Журнал "Магариф"

Используемое оборудование: —

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Красная Шапочка, таблица слогов, зонтик, ребус.

Используемые ЦОР: —

Презентация к уроку

Краткое описание: — Изучение буквы Зз и звуков [з], [з']

Normal 0 false false false MicrosoftInternetExplorer4 /* Style Definitions */ table.MsoNormalTable {mso-style-name:»Обычная таблица»; mso-tstyle-rowband-size:0; mso-tstyle-colband-size:0; mso-style-noshow:yes; mso-style-parent:»»; mso-padding-alt:0cm 5.4pt 0cm 5.4pt; mso-para-margin:0cm; mso-para-margin-bottom:.0001pt; mso-pagination:widow-orphan; font-size:10.0pt; font-family:»Times New Roman»; mso-ansi-language:#0400; mso-fareast-language:#0400; mso-bidi-language:#0400;}

Дәрес барышы.

I. Оештыру моменты

II. Актуальләштерү

Безнең бүгенге дәресебезгә кунак килде. Сез аны таныйсызмы? Кем ул? Сез ничек уйлыйсыз, ул кая бара? (Кызыл Калфак рәсеменә игътибар ителә, кулында кәрҗин) Карагыз әле, аның кәрҗине дә бар түгелме соң? Әле кәрҗинендә күчтәнәчләр дә бар бугай. Әйдәгез алмасын алып карыйк, бу алма тылсымлы , аның артында сорау да бар:

Җәеп тотсаң табактай

Җыеп тотсаң таяктай (зонтик)

Зонтик икәнен каян белдегез? Әйдәгез бу сүзне иҗекләргә бүлик ( зон— тик)

-Бу сүздә ничә иҗек?

-Беренче иҗекне әйтегез?(зон)

-Нинди сузык аваз бар бу иҗектә?

-Икенче иҗекне әйтегез?(тик)

-Нинди сузык аваз бар бу иҗектә?

-Сүз башында нинди аваз ишеттегез? (з)

-Шул аваз кергән сүзләр әйтеп карыйк ( зебра, Гүзәл, Зәйнәп)

-«з» авазы нинди аваз— тартыкмы , сузыкмы?( тартык)

-Ни өчен?( Чөнки һава чыканда каршылыкларга очрый)

-Нинди тартык була?( яңгырау) Ни өчен?( яңгырап әйтелә)Колакларны каплап тикшереп карыйк.

-Димәк «з» авазы нинди аваз була? ( яңгырау тартык аваз)

Яңгырау авазны саңгыратып әйтеп карыйк

-(с)Димәк «з» авазын саңгырау пары—(с)

-Сез бу аваз белән таныш.

«з» авазы язуда менә болай билгеләнәчәк ( хәрәф күрсәтеләчәк. Сез бу хәрефне нәрсәгә ошатасыз? Бәлки башка дәресләрдә «з» хәрефенә ошаган билгеләр белән танышканбыздыр? (3 цифрасына ошаган)

Математика дәресендә бу билгене 3 цифрасы итеп билгеләсәк, уку, язу дәресләрендәз хәрефе дип танырбыз. Карыйк әле Кызыл Калфакның сезнең өчен нинди күчтәнәчләре калган икән. Әйдәгез , кабартманы алып карыйк.

Бирем:

Тактада язылган кушылмаларны укырга

ЗА

ЗУ

ЗЫ

ЗО

ЗӘ

ЗҮ

ЗЕ

-Өске рәт белән аскы рәт кушылмалары нәрсә белән аерылалар? ( Беренче рәттә —калын, икенче рәттә—нечкә кушылмалар)

- Ничек аера алдыгыз?( сузыклардан)

-Уен уйнап алабыз. Нинди сүз артык?

Зилә, Рамазан, укучы, зонтик

Зоопарк, күзлек.

Кызыл Калфакның кәрҗинендә күчтәнәчләр бетмәде бит әле,ананасны кем ала ?

Бирем:

Әлифба китабын 83 нче битне ачарга

III. Яңа теманы аңлату

-Игътибар белән рәсемгә карыйк,нәрсә сурәтләнгән?( каз)

-Бу сүздә ничә иҗек? Каян белдегез?( бер сузык). Нинди сузык ?(а)

-Нинди авааз соңгы?«з»

-Ул саңгыраумы, яки яңгыраумы?( яңгырау)

-Игътибар белән тыңлыйсыз, мин сүзләр укыйм, аннан бергә укыйбыз! ( чылбырлап уку).

-Беренче дүрт сүз нәрсә белән аерыла? (калын һәм нечкә сүзләр).

-Рәсемгә карагыз, нәрсә күрәсез, алар нишли? (кызлар каз ашаталар).елның кайсы вакыты? Каян белдегез?( җәй).

-Рәсем астында язылган сүзләрне мин укыйм, тыңлагыз (без, кыз, каз). Бу сүзләр нәрсә белән охшаш? (кыска, бер иҗектән торалар). Текстны мин укыйм тыңлагыз. Текст ничә җөмләдән тора? Кызларның исемнәре ничек? Алар нишлиләр? Кайсы кыз кечкенә? Ул нишли?

IV. Физминутка

Әтәч канат кагынып

Кычкырды инде күптән

Киерелдек — сузылдык та

Сикереп тордык иртән.

Ураннарны җыештырдык,

Кулларны, битне юдык

Физзарядка ясарга дип

Тышка йөгереп чыктык.

Җилкә өчен, куллар өчен

Ясадык күнегүләр

Һәм саф һавада йөгердек

Күтәрелде күңелләр.

V. Тексны эчтән уку.

VI. Чиратлап уку.

VII. Кушылмаларны уку.

-Кушылмаларны чиратлап баганалап укыйбыз, кушылмалар нәрсә белән аерылалар? «З» нинди аваз? «С» нинди аваз? Әйтеп карыйк. Димәк «з» авазының саңгырау пары «с»

VIII. Текст өстендә эш.

-Кызыл Калфакның кәрҗинендә нинди күчтәнәч калды икән?

Бирем

-Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

-Әлеге мәкаль нәрсә турында? (эш, хезмәт)

-Ә сез сыйныф бүлмәләрегездә җыештыру эшләрен үткәрәсезме? Ә нинди эшләр башкарасыз? (Тәрәзә төпләрен сөртәбез, су сибәбез, парталар юабыз).

-Бәлки сез өйдәдә җыештыру эшләрен башкарасыздыр?

Рәсемгә карагыз әле, балалар нишлиләр? (сыйныф бүлмәсен җыештыралар) кызлар нишлиләр? (тәрәзә юалар)

-Малайлар нишлиләр? (икесе — челтәр эләләр, берсе — идән себерә)

Сүзләрне минем арттан кабатлыйбыз.

ЗАЛ РОЗА ЗӘКИ

ЗУР РИЗА АЗАТ

Сүзләр арасында нинди аерма бар?

IX. Беренче кат уку.

Текстта нәрсә турында сөйләнә?

X. Кычкырып уку.

Бүлмәләрне җыештыру, чиста тоту гигиена таләпләренең берсе булып тора. Шуңа күрә сәламәт булу өчен, бүлмәләрегезне чисталыкта тотыгыз.

XI. Физминутка.

Укыдым иҗек, җөмлә, сүз

Бик арыды минеп күз

Йомам күзем ял итсен,

Ачам күзкм күп күрсен

Тагын йомам һәм ачам,

Күзләр хәрәкәте белән.

Бик зур әйләнә сызам.

Аннан төбим күзләремне

Имән бармак очына,

Кисәк карыйм тышта

Үскән биек агач башына.

XII. Омонимнар өстендә эш.

-Аскы рәсемгә күз салыгыз балалар. Сул якта нәрсә күрәсез, бу нинди чәчәк? Уң якта нинди рәсем күрәсез? Аның исеме ничек? Нәрсә белән аерылалар бу сүзләр?(берсе кеше исеме, омонимнар).

XIII. Өй эше.

83-84 битләрдәге текстларны укырга

XIV. Йомгаклау.

Өстәмә материал:

Табышмаклар:

Кышын ята таштай

Язын чаба аттай

(боз)

Аяксыз, кулсыз өй саклый

(йозак)

Метаграммалар.

Казанның уртасында ни бар?

Яз ничек тәмамлана?

Файлы: Элифба.ppt
Размер файла: 2661376 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология