Автор конспекта:
Автор(ы): — Даутова Гульчечак Минсалиховна

Место работы, должность: — МСОШ №2 Учительница татарского языка и литературы.

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 6 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — Чыңгыз Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәренә анализ.

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Используемые учебники и учебные пособия: — Тема:Чыңгыз Айтматовның“Беренче мөгаллим” әсәренә анализ.
Максат:
- әсәрнең идеясен ачыклау;
- төп геройга характеристика бирү;
-укучыларда укуга карата мәхәббәт уяту;
Җиһазлау: жетоннар, 6 нчы сыйныф әдәбияты, портрет, төркемнәрдә утыру
Дәрес тибы: Алынган белемнәрне гомумиләштерү
План:
I Оештыру
II Белемнәрне актуальләштерү
III Ныгыту
IV Йомгаклау
V Билге кую, өй эшен бирү
Дәрес барышы.
I Оештыру
Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Сыйныфта кем кизү тора?
Укучылар: Исәнмесез! Сыйныфта мин кизү торам. Барыбыз да бар.
IIБелемнәрне актуальләштерү.
Укытучы:Укучылар без сезнең белән алдагы дәрестә нинди әсәр укыдык әле?
Укучылар: Чыңгыз Айтматовның“Беренче мөгаллим” әсәрен.
Укытучы:Укучылар, әйдәгез мин сезнең белән график диктант үткәреп алам. Аны без мондый формада үткәрербез, мин сезгә сораулар бирәм, ә сез каршыгызда торган графикта “әйе” һәм “юк” дип күрсәтеп барырсыз. ( График диктант үткәрелә, эчтәлекне тикшерү буенча).
Диктант өчен сораулар:
1. Алтынай ерак туганнарының берсе Сайкам әби белән Кортанбай бабайларда тора. Җавап: Әйе.
2. Алтынайны алып китеп ябып куйганнан соң кырыенда бик күп сөйләшә торган кара хатын гына йөри.
Җавап: Юк.
3. Алтынай иреккә чыгар өчен тырнаклары белән җирне казый.
Җавап: Әйе.
4. Дүшән Алтынайны шәһәргә озата.
Җавап: Әйе.
5. Алтынай беренче диссертациясен Казанда яклый.
Җавап: Юк.
6. Дүшән армияга китә.
Җавап: Әйе.
7. Алтынай Дүшәнне уйлап та карамый.
Җавап: Юк
8. Еллар үтә. Алтынай кияүгә чыга, балалары була.
Җавап: Әйе.
9. Алтынай философ фәннәре докторы булып китә.
Җавап: Әйе.
10. Дүшән авылда тракторист булып эшли.
Җавап: Юк.
(Алда әзерләнгән җаваплар буенча график диктантны тикшерү, үз-үзләренә бәяләр куйдыру).
Укытучы:Ярый, укучылар, без сезнең белән бүген класста “Иң көчле буынны” билгеләрбез. Моның өчен безгә жетоннар кирәк булыр. Һәрбер дөрес җавап өчен мин сезгә жетоннар бирермен. Дәрес азагында “Иң көчле буынны” аерып чыгарырбыз.
1 сорау Әсәрдә нинди вакыйгалар бирелгән?
Укучылар 1: Дүшәннең партия тарафыннан укытучы итеп үз авылына җибәрелүе.
Укучылар 2: Мәктәпне торгызу вакыйгасы.
Укучылар 3: Кызларның беренче тапкыр укырга килүе.
Укучылар 4: Алтынайның укырга китүе.
Укытучы: Әйе, укучылар, вакыйгаларны дөрес билгеләдек. Ә менәхәзер вакыйгаларны берләштереп карыйк.
Укучылар 1: Дүшән белән танышу.
Укучылар 2: Белемгә омтылыш.
Укучылар 3: Өмет.
Укытучы: Ярый. вакыйгаларны берләштердек, алар арасында нинди бәйләнеш бар соң?
Укучылар:Барлык вакыйгаларны да өмет бәйли.
Укытучы: Дәресебезнең алдагы этабы — төркемнәрдә эшләү. Беренче төркемгә сорау — әсәрнең төп герое, аңа характеристика.
Икенче төркемгә – авыл кешеләренең битарафлыгын Сез ничек аңлатасыз?
Өченче төркемгә – белемсезлек белән көрәшү нинди нәтиҗә бирә?
Дүртенче төркемгә – бу әсәрдә язучы нинди темаларны ачарга тырышкан?

Беренче төркем укучыларының җавабы:Үзе дә яңа гына язарга өйрәнгән, махсус белеме дә булмаган Дүшән, авылга кайтып, балалар укыта башлый. Ул бер нәрсәне бик яхшы аңлый — тормыш алга барсын өчен кешеләрне наданлыктан коткарырга кирәк. Үзенең хаклы икәнлеген сүз белән генә аңлата алмагач, эш-хезмәте белән исбатлый. Бер үзе ташландык сарайны “мәктәп” хәленә китерә, бөтен күңелен балаларга бирә. Ул балалар өчен беренче сүзләрне укырга, язарга өйрәтүче мөгаллим. Балаларның яңа тормышка чыгуларын кайгырта, үзенә берни дә таләп итми. Дүшәннең гомере кешеләргә эшләгән шәфкатьлелектән, изгелектән тора.

Икенче төркем укучыларының җавбы: Дүшән ташландык сарайны “мәктәп” хәленә китергәндә, кешеләр аннан көлеп мәсхәрәләп йөриләр. Халык аны башта аңлап бетерми. Бу яклардагы халык бик надан була. Алар белемне кирәк дип санамыйлар.

Өченче төркем укучыларының җавабы: Башта аңасәер кеше итеп кенә караган авылдашлары аның тырыш хезмәтен, фидакярлеген күреп, акрынлап карашларын үзгәртә башлыйлар. Әсәр ахырында Дүшәннең хезмәтенең нәтиҗәләрен күрәбез — ул югары дәрәҗәләргә ирешә. Мәсәлән:аның укучысы Алтынай философ фәне доктары була.
Укытучы: Болардан чыгып нинди нәтиҗә ясыйбыз инде. Димәк, язучы Дүшән аркылы наданлык белән көрәшнең авыр булуын тасвирлый.
Дүртенче төркем укучылар: Әсәрдә белемгә омтылу темасы, яшь кызларның язмышы, кыргыз халкының тормышы сурәтләнгән.
Укытучы: Яхшы укучылар, чыннан да барлык милләтләрдә дә белемгә омтылыш бик көчле булган. Мондый патриотларзләре өчен генә тырышмаганнар, ә башкаларның да белемле булуын теләгәннәр.
Укытучы:
Алтынайның эчке кичерешләрен сурәтләгән урыннарны эзләп табарга.
( Укучылар дәреслектән эзлиләр).

Укытучы:
Халыкның гореф-гадәтләре чагылыш тапканмы? Дәреслектән тапсагыз, бигрәк яхшы.
Укучылар:Әсәрдә халыкның гореф-гадәтләре чагылыш тапкан. Мәсәлән: кыз урлау, калым түләү.
Укытучы: Әсәрнеңидеясе һәм әһәмияте.
Укучылар: Минем уйлавымча, әсәрнең идеясе белемлелеккә омтылу. Һәм белемгә нигез салучыларыбыз булып безнең беренче укытучыларыбыз тора.
Без мондый әсәрләрне укып гыйбрәт алабыз, ялгышмаска өйрәнәбез, кадерле укытучыларыбызның хезмәте ничек авыр икәнлеген аңлыйбыз.
IVЙомгаклау.
Укытучы:Әлеге әсәрдән чыгып нинди нәтиҗә ясыйбыз инде. (Укучыларның җавапларын тыңлау).
Әсәрдәкүптәннән булган вакыйгалар турында сүз барса да, ул күңелләребезгә якын. Һәрбер кеше ата-ана хакын ничек олыласа, шулай ук укытучыларыны да хөрмәт итәргә тиеш.

VБилге кую, өй эшен бирү
Укытучы:Ә хәзер жетоннарыбызны саныйбыз, кемнеке күп бастырабыз. Димәк менә бу укучыбыз “Иң көчле буын” дигән исемне ала. ( Балаларга билгеләр куела). Барыбыз да көндәлекләребезне ачабыз, өй эшен язып куябыз.
1 вариантка : Алтынайга характеристика бирергә.
2 вариантка:Дүшәнгә характеристика бирергә.
— —

Краткое описание: — А.Яхин методикасына нигезләнеп әсәргә анализ бирелә.

Файлы: мары йылмы доно брейн-ринг.ppt
Размер файла: 2543104 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология