Автор конспекта:
Место работы, должность: —

пгт.Актюбинский МОУСОШ№2

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — высшее профессиональное образование

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Тип урока: — Урок закрепления знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 18

Краткое описание: —

Шәһәрнең үзәк өлешендә тарихи һәйкәл-Кремль урнашкан. Кремль 4,5 киңлектәге ак таш стена б/н әйләндереп алынган. (В ценстальной части города расположен Казанский Кремль. Кремль обнесён белокаменной стеной, толщина которой 4,5 м.)

Казанның истәлекле урыннары. 4б сыйныфы

Т.Ә. Байгузина, 2 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат:

I.Оештыру өлеше.

-Исәнмесез балалар. Хәерле көн! Утырыгыз.

II.Өй эшен тикшерү.

-Мин сезгәТатарстанның флагын һәм гербын ясап килерә кушкан идем.

III.Яңа теманы аңлату.

-Без кайда яшибез? (Татарстанда)

-Ә татарстан башкаласы нинди шәһәр?

-Сезнең Казанда булганыгыз бармы?

— Бүген без сезнең белән кечкенә сәяхәткә чыгарбыз. Бу сәяхәттә Казанның-истәлекле урыннары турында сөйләшеп китербез.

Казан-борынгы шәһәр, аңа нигез салынуга мең ел. Ул Иделнең аул як ярына урнашкан. (Казань-древнейший город, прошло тысячи лет со дня его основания. Он расположен на левом берегу Волги)

1.Шәһәрнең үзәк өлешендә тарихи һәйкәл-Кремль урнашкан. Кремль 4,5 киңлектәге ак таш стена б/н әйләндереп алынган. (В ценстальной части города расположен Казанский Кремль. Кремль обнесён белокаменной стеной, толщина которой 4,5 м.)

Протяжность стен 1.800 м, высота стен 8-12 м, кол-во башен было 13, а сохранилось 8 башен.

2.Кремль каршында мәйданда бөек шагыйребез Муса Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә һәйкәл куелган.

-Без Муса Җәлилнең нинди шигырьләрен өйрәндек?

-Кем “куян” шигырен сөйли?

-Ә кем “Күке” шигырен сөйләп күрсәтә?

3.Тирә-юньгә нур өстәп, Кол Шәриф мәчете балкып тора. (Украшением Кремля стало новое культовое сооружение- мечеть Кул Шариф)

Моннан 452 ел элек хәзерге Казан Кремле урынында 8 манаралы зур мәчет булган. Аны Кол Шәриф мәчете дип йөрткәннәр Кол Шәриф-Казан ханлыгында яшәгән дин һәм дәүләт эшлеклесе, шагыйрь. Ул Казанны яклаганда сугышта батырларча һәлак була. Казан алынганнан соң мәчет юкка чыгарыла. Ләкин халык, бик күп еллар үтсә дә, үзенең батыр улын онытмый. Аның исемендәге мәчет Казан Кремлендә яңадан калкып чыкты.

Мәчет ул-мөселманнарның намаз укырга йөри торган урыны. Мәчеткә яланбаш кермиләр, анда тавышланмыйлар. Мәчетнең иң югары урыны-манара. Анда азан әйтелә. Манара башында ярымай балкый. (Мечеть-это здание, куда приходят мусульмане молиться. В мечеть входят с покрытой головой, не шумят, перед входом всегда снимают обувь. Самая высокая часть мечети называется минаретом, откуда муэдзин произносит азан-призыв к молитве.Минарет всегда заканчивается полумесяцем.)

4.Казан ханлыгыннан сакланып калган архитектура истәлеге-Сөембикә манарасы. Сөембикә манарасы-кызыл кирпечтәп төзелгән җиде катлы манара. Сөембикә турында риваятьләр бик күп. Сөембикә-бөек Казан ханбикәсе генә түгел, ә һәрбер татар кешесе йөрәгенә уелып кергән якты кояш, изге ай ул.

IV.Музыкальпауза.

V.Сүзлек белән эш.

Манара-башня

Һәйкәл- памятник

Мәчет- мечеть

Ханбикә- царица

( сүзләрне уку, дәфтәргә язып кую)

VI. Китап белән эш.

-Китапларның 78 нче битен ачтык. 6 нчы күнегүне таптык. (Текстны уку, тәрҗемә итү.)

А) Җөмләләрне текст эчтәлеге тәртибендә урнаштыралар.

Казан- бик матур шәһәр . Күптән түгел без Казанга экскурсияга бардык.

Кремльдә Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы манарасы бар. Сөембикә манарасының очында алтын ай бар.

Б) Прослушайте и, дайте положительный или отрицательный ответ.

Казан- Татарстанның башкаласы. Кол Шәриф мәчете Чаллыда урнашкан. Казанда Сөембикә манарасы бар. Ул сигез катлы. Сөембикә ханбикә булган.

В) Уен “Дөрес тәрҗемәне тап”

манара памятник

Һәйкәл царица

Мәчет башня

Ханбикә мечеть

VII. Белемнәрне кабатлау.

“Кайтаваз” роликларын карау.

VIII.Өй эше.

79 нчы бит, 11 нче күнегү.

Казан турында сөйләргә өйрән.

Файлы: Кошлар.doc
Размер файла: 75776 байт.

Рубрики: Родной язык Метки:
( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология