Автор конспекта:
Автор(ы): — Яковлева Светлана Ивановна

Место работы, должность: — учитель, МОУ СОШ с.Ошторма Юмья Кукморский муниципальный район РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — среднее (полное) общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 5 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: — развитие речи учащихся;закрепление пройденного материала;воспитание любви к родному краю

Тип урока: — Урок обобщения и систематизации знаний

Учащихся в классе (аудитории): — 17

Используемые учебники и учебные пособия: — Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге
Оштырма Юмья гомуми урта белем бирү мәктәбе
— — — — — — — — — Дәреснең темасы:
“Туган ягым-Татарстан”
(дәрес-сәяхәт)
5 нче сыйныф
(рустелле укучылар өчен)

— — — — — — — — — 1 категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Яковлева Светлана Ивановна
— — — — — — — — — — — — — — — — — Май, 2010 нчы ел


Дәреснеңмаксаты: Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, тыңлап аңлау сәләтен ныгыту; өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү; укучыларның фикерләү сәләтен үстерү;балаларда туган якны ихтирам итү хисе тәрбияләү, туган як табигатенә сакчыл караш булдыру.
Җиһазлау: Татарстан республикасының географик картасы, ТР ның дәүләт символлар, шәхси карточкалар, рәсемнәр, “Казан” дигән фотоальбом,
Ш.Маннурның “Яхшы бел” дигән шигыре язылган плакат.
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше: Укучыларны дәрескә кабул итү, исәнләшү.
I. Дежур укучының чыгышы:
-Исәнмесез! Хәерле көн!
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Сыйныфта барлыгы ничә укучы?
- Бүген майныңничәсе?
- Атнаның нинди көне?
- Ә иртәгә нинди көн булачак?
- Көн җылымы, суыкмы, әллә яңгырлымы? (көн җылы, кояшлы, җилсез)
- Ә ни өчен бүген урамдаҗылы? (чөнки урамда язның өченче ае-май. Яз көне җылы, кояшлы була)
— Рәхмәт, утыр.
III. Яңа теманы өйрәнү.
Укучылар, бүген без сезнең белән Татарстан буенча сәяхәткә чыгабыз.Туган илебез турында күбрәк белербез.
IV. Беренче тукталыш – “Мәктәп”
Безнең Оштырма Юмья урта мәктәбенә быел 165 яшь! Районыбызда иң беренчеләрдән булып ачылган милли мәктәп. Мәктәбебездә төрле милләт вәкилләре укыган .Удмурт, рус, татар, мари балалары белем алган.
— Мине, вакытлыча, “Сабантуй” газетасы хәбәрчесе дип уйлагыз. Мин сезнең мәктәп турында бик күп яхшы сүзләр ишеттем. Шуңа күрә сезгә кунакка килергә булдым. Ә хәзер танышып узыйк. Мин Сабирова Лилия Тәлгатовна.
— Синеңисемең ничек?
— Минем исемем Марина.
— Марина, син укучымы?
— Әйе, мин укучы.
— Син ничәнче сыйныфта укыйсың?
— Мин5 нче сыйныфта укыйм.
— Рәхмәт.
— Синең исемең ничек?
— Минем исемем Коля.
— Коля, сезнең мәктәп кайда урнашкан?
— Безнең мәктәп Ошторма Юмья авылында, Мәктәп урамында урнашкан.
— Мәктәп директорыгыз кем?
— Мәктәп директорыбыз Иванов Владимир Петрович.
— Сыйныф җитәкчегез кем?
— Сыйныф җитәкчебез Людмила Васильевна.
— Рәхмәт.
— Синең исемең ничек?
— Минем исемем Алина.
— Алина, сез мәктәптә нинди телләр өйрәнәсез?
— Мәктәптә без 4 тел өйрәнәбез:удмурт теле, рус теле, татар теле, инглиз теле.
— Татар теле дәресендә сез нишлисез?
— Дәрестә без язабыз, укыйбыз, татарча сөйләшергә өйрәнәбез,игътибар белән тыңлыйбыз.
— Рәхмәт.
Укучының чыгышы: Безнең мәктәп – рус мәктәбе. Ул матур, чиста, зур. Безнең мәктәп өч катлы. Беренче катта ашханә, актлар залы, остаханә , спорт зал бар. Икенче катта информатика, җыр, туган тел, география кабинетлары урнашкан. Безнең мәктәптә зур китапханә бар. Китапханәдә4 меңнән артыккитап, шулай ук сүзлекләр, үзөйрәткечләр , дәреслекләр бар. Анда татарча китаплар да бик күп. Алар безгә татар телен өйрәнү өчен бик кирәк. Китапханә мөдире- Иванова Любовь Степановна. Китаханә – безнең өчен белем чыганагы.
— Зур рәхмәт! Сез бик матур татарча сөйләшәсез икән. Татар теле дәресендә “без язабыз”, дигән идегез. Әйдәгез әле, мәктәп, татар теле , китапханә ,укучы,укытучы сүзләребеләнҗөмләләр төзеп карыйк әле. ( ике укучы тактада, калганнары дәфтәрләрдә язалар)
Иҗадиэш. “Безнең мәктәп” дигән темагателдән 5-6 җөмлә төзергә.
V. Икенче тукталыш — “Урман”
— Әйтегез әле, укучылар, ни өчен урман,урман дип атала? (чөнки агачлар күп)
— Безнең урманнарда нинди агачлар үсә? (имән, каен, усак, чыршы, нарат, өрәңге агачлары үсә; миләш , шомырт,гөлҗимеш, боярышник куаклары да бик күп)
— Урманда нинди җәнлекләр яши? (керпе, куян, төлке, бурсык, поши, аю )
— Әйдәгез балалар табышмаклар чишеп карыйк әле.
1.Хәйләкәр дип тә йөртәләр,
Ялагай дип атыйлар.
Туны белән койрыгын
бөтен җирдә мактыйлар.
2.Агачлардан агачларга
Мин бик оста сикерәм.
Чикләвек, нарат күркәсе
Ашап кына көн күрәм.
Сайрар кошлар патшасы ул,
Җырчылар көнләшерлек.
Дөньяда бер кош та юктыр
Шул кошка тиңләшерлек.
3.Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч?
4.Җылы яктан кайтуына
Өйләр ясап куябыз.
Хәтта кереп тә карамый,
Ошамаса оябыз.
5.Кап-кара түбәтәй кигән,
Ап-актыр яңаклары.
Яшкельт-сары түшкәйләре,
Карасу канатлары.
Укытучы. Балалар, сез табышмаклар да беләсез икән! Молодцы!
VI. Физкультминутка
Кечкенә генә идек,
Үсә-үсә зур булдык.
Менә нинди матур булдык!
Менә нинди зур булдык!
VII. Өченче тукталыш- “Безнең Татарстан”
Ә хәзер Татарстан картасына күз салыйк. Татарстан Республикасы Идел буенда урнашкан. Ул бай, матур, күпмилләтле республика. Татарстанда борынгы һәм заманча шәһәрләр дә, зур һәм кечкенә авыллар да, район үзәкләре дә күп. Татарстан елгаларга, күлләргә, чишмәләргә бик бай. Анда калын урманнар да, тигез далалар да бар.
VIII. Ә хәзер дәреслекләрне ачабыз.
А)151нче биттәге “Безнең Татарстан” тексты белән танышыбыз.
Сүзлек эше:
Аркылы, аша- через (елга аша, урам аркылы)
Калын-юка (калын юрган, юка дәфтәр)
Идел-Волга, Нократ-Вятка, Кама-Чулман, Зөя- Свияга ,Казансу- Казанка, Ык-Ик, Нурминка-Нурминкә.
Ә) Текстны тәрҗемә итү.
Б) 4 нче күнегүне телдән эшләү.
В) 3 нче күнегүнеязмача эшләү.
Г) Текстка сорау җөмләләр төзү һәм диалогта куллану.
IX.Дүртенче тукталыш — “Казан”
— Менә башкалабыз Казанга да килеп җиттек. Казан – зур, матур, борынгы шәһәр. Анда бик күп татарлар яши. Сез татарча сөйләшә белерсезме?
Мин сезгә рус телендә сораулар бирәм, ә сез тәрҗемә итеп әйтегез (шәхси карточкалар таратыла)
-Извините, это какая улица?
— Скажите, пожалуйста, аптека где находится?
— Можно спросить это памятник ?
— Как можно доехать до Кремля?
— Скажите, пожалуйста, как доехать доКГУ?
— Извините, эта улица куда ведет?
— Скажите, пожалуйста, где остановка ?
-Вы говорите по-татарски?
— Я правильно иду к Казанке?
— Рәхмәт, укучылар. Барыгыз да дөрес җавап бирдегез.
X. “ Кем тизрәк ?” уены. ТРсының географик картасын өйрәнү.
-Картадан Казан шәһәрен табыгыз.
— Татарстанбуйлап аккан елгаларны табыгыз.
-Кукмара районы кайда урнашкан?
-Татарстан шәһәрләрен табыгыз һ.б.
Хәзер мин сезгә фотографияләр өләшәм. Сез “Казан” темасы буенча җөмләләр төзергә тиеш. ( Һәр форографиягә икешәр җөмлә.)
XI. Дәрескә йомгак ясау.
Викторина сорауларына җавап бирегез:
1.Татарстанда ничә район, шәһәр бар?
2.”КАМаз”заводы кайсы шәһәрдә урнашкан?
3.”Сөембикә” манарасы кайсы шәһәрне бизи?
4.Альметьевск шәһәренең татарча тәрҗемәсе.
5.Иван Шишкинкайсы шәһәрдә яшәгән?
6.”Туган авыл”,”Туган тел” шигырьләрен кем язган?.
7.Советлар Союзы герое,шагыйрь.
8.Татар халкының милли бәйрәмнәрен беләсезме?
9.Татарстанда Иделнең озынлыгы ничә чакрым?
10. Чулман ярларында нинди шәһәрләр урнашкан?
11.Татарстан аркылы нинди елгалар ага?
12.Кыстыбый, вак бәлеш, чәк-чәк- болар нәрсәләр?
13. Кырлай авылында кем яшәгән?
14. ТРсында нинди милләт вәкилләре(представители) яши?
15.Кукмара районы аша нинди елгалар ага?
XII. Өй эше:“ Туган ягым -Татарстан ” дигән темага диалог төзергә.
Барыгызга да зур рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә уңышлар телим, тырышып укыгыз, русча да, татарча да яхшы белегез.Ш.Маннурның “Яхшы бел” дигән шигырен бергәләп укыйк.
— — — — — — — —

Краткое описание: — урок -путешествие. На уроке учащиеся развивают устную и письменную речь.отгадывают загадки,развивают мышление.

Файлы: ПРЕЗЕНТАЦИЯ ВЗАИМОПОНИМАНИЕ.ppt
Размер файла: 3856384 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология