Автор конспекта:
Автор(ы): — Мингазова Нурсия Каффаловна

Место работы, должность: — г. Казань, Татарская гимназия №11. Учитель начальных классов

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Родитель
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Окружающий мир
Предмет(ы): — Другое

Краткое описание: — Тема: Мәрхәмәтле булыйк. Максат: 1. 2007 ел — Хәйрия елы , без нинди өлеш кертә алабыз. 2.Балаларга әхлак тәрбиясе бирү: шәфкатьлелек, киң күңеллелек, мәрхәмәтлелек тәрбияләү. 3.Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү теләге тудыру. Дәрес барышы. 2007 ел – Хәйрия елы. Сез аны ничек аңлыйсыз? Үзегездән ничек өлеш кертә аласыз? — Ятим карчыклар, бабайларга ярдәм итә алабыз. — Ятим балаларга игътибар бирәбез. — Авыру кешеләргә ярдәм итәбез. — Әйе, балалар. Без сезнең белән тирә-ягыбыздан безнең ярдәмгә мохтаҗ кешеләр барлыгын беркайчан да онытмаска тиеш. — Без әби – бабайларга ничек ярдәм күрсәтә алабыз? — Өлкән кешеләргә транспортта урын бирергә кирәк. — Юл аркылы чыкканда ярдәм итәргә кирәк. — Дөрес, балалар. Ә үз әби – бабаларыгызны онытмыйсызмы соң? Менә шул турыда бер җыр тыңлыйк әле. “Минем әби” җыры башкарыла. Әбием күзлек кия, Чәчләренә ак кунган. Бер көн дә соңга калмый, Иртүк тора йокыдан. Әбекәй алтыным, Минем иң якыным. Яратам, яратам Мин аны. Ул мине дә үстергән, Апамны да пәп иткән. Ул хәзер пәп иттерми, Апаем үсеп җиткән. Әбекәй алтыным, Минем иң якыным. Яратам, яратам Мин аны. Ә сез үз әбиләрегез турында ниләр сөйли аласыз? -Әбиләр безнең әниләрне-әтиләрне, безне үстергәннәр. Гомер буе эшләгәннәр. Хәзер алар картайган. Без аларга ярдәм итәргә, яратып әбием дип эндәшергә, авырсалар карарга тиеш. Татар халык әкияте “Өч кыз” искә төширик әле. Бу әкияттә кайсы кызы шәфкатьле, изге күңелле дип атыйсыз. -Өченче кыз әнисен караган, тәрбияләгән. Ул — изге күңелле, шәфкатьле. Лев Толстойның “Карт бабай hәм онык” хикәясен искә төширик әле. Бу хикәя безне нәрсәгә өйрәтә? -Әти-әниеңне хөрмәт итсәң, балаларың да сине хөрмәт итәр. Ә хәзер Миләүшәнең әбисенә багышлап язган шигырен тыңлап үтик. Минем әбием. Әби мине ярата, Мин дә аны яратам. Әбиемне сагынып, Аның янына кайтам. Булышам әбиемә, Су сибәм гөлләренә. “Озак яшә, әбием, диеп” – Елмаям күзләренә. -Әйе, балалар, сез барыннан да элек үз әби-бабайларыгызны хөрмәт итәргә, яратырга тиеш. Авыру кешеләргә без ничек ярдәм күрсәтә алабыз? -Без аларның хәлен аңларга тиеш. Беркайчан да гарип кешеләргә төртеп күрсәтмәскә. Урын бирергә, ярдәм итәргә кирәк. Кибеттә чиратсыз җибәрергә, ишектән чыкканда ярдәм итәргә кирәк. Гарип кешеләрнең күңеле болай да китек була. Аларга беркайчан да авыр сүз әйтмәскә, алардан көлмәскә. -Шулай ук без ятим балалар барлыгын да онытмаска тиеш. Алар әти-әни җылысыннан мәхрүм калган балалар. Без андый балаларның хәлен аңларга өйрәник. Үз әти-әниегезне сакларга, борчымаска тырышыгыз. Кечкенә эне-сеңелләрегезне уйнатыгыз, аларга юл куегыз. Хәзер Әдиләнең сеңлесе турында язган шигырен тыңлыйк: Кечкенә сеңлем. Минем сеңлем Лилия, Минем өчен бер генә. Уйнатам да, җырлатам да, Сеңлем син дия-дия. Сеңлем белән бергәләп, Чаналарда шуабыз. Бергә шулай чыныгабыз. Урамга да чыгабыз. — Балалар, без Хәйрия елында үзебез нинди яхшылыклар эшли алабыз? — Өлкәннәрне, әби-бабайларны хөрмәт итәрбез. — Гарип, авыру кешеләргә булдыра алганча ярдәм итәрбез. — Кечкенәләргә булышырбыз, уйнатырбыз. — Әйе, балалар. Әгәр дә без бер-беребезгә шәфкатьле, мәрхәмәтле булсак, бу дөнья тагын да ямьлерәк, нурлырак булыр.

Файлы: По Иоасафовским местам Святого Белогорья.ppt
Размер файла: 2017280 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология