Автор конспекта:
Автор(ы): — Сулейманова Язиля Габдулхаковна

Место работы, должность: — МОУ «Куянковская общеобразовательная полная средняя школа»

Регион: — Республика Марий Эл

Характеристика конспекта:
Уровни образования: — дошкольное образование
Уровни образования: — начальное общее образование

Класс(ы): — 1 класс
Класс(ы): — 2 класс
Класс(ы): — 3 класс
Класс(ы): — 4 класс

Предмет(ы): — Внеклассная работа
Предмет(ы): — Основы безопасности жизнедеятельности

Целевая аудитория: — Воспитатель
Целевая аудитория: — Классный руководитель
Целевая аудитория: — Педагог дополнительного образования
Целевая аудитория: — Учащийся (студент)
Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Тип ресурса: — сценарий мероприятия

Краткое описание ресурса: — Данное театрализованное представление направлено на ознакомление учащихся с правилами дорожного движения, безопасного движения на дорогах. Действие разворачивается в городе, куда приходит познакомиться с городом Шуралия. Шурале- мифический персонаж из сказки Габдуллы Тукая. По ходу представления героиня попадает в различные дорожные происшествия, из которых ей помогают выбраться учащиеся. Они же вместе с представителем ЮИД знакомят ее с правилами дорожного движения. В конце предстваления героиня узнает много нового, приходит к выводу, чтобы «жить долго и быть здоровым, нужно знать правила дорожного движения».

Максат:


1. Юл йөрү кагыйдәләре, транспорт төрләре турында белемнәрне ныгыту.
2. Урамда йәргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләренә буйсынырга йәрәтү.
3. Юл хәрәкәте хезмәткәре, машина йөртүче һөнәрләренә кызыксыну тәрбияләү. Сәньгатле сөйләм телен, артистлык һәм рәсем ясау сәләтләрен үстерү.

Җиһазлау: «Юлда булсаң бул өлгер, юл кагыйдәләрен бел!»,«Шәһәрдә транспорт хәрәкәте» дигән плакатлар, транспорт төрләре рәсемнәре.

1 нче күренеш

Урман аланы. Шүрәле кызы куян малаен тотып кети-кети уйнамакчы була, ләкин куян качып өлгерә. Шүрәлиянең ачуы килә.

Шүрәлия: Туйдым шушы кара урманнан! Һаман бер үк күренеш: йөреп чыга алмаслык кара урманнар, эч пошыргыч хайваннар, канэчкеч бөҗәкләр. Искелек, караңгылык!
Эх, күрәсе иде бер шәһәр дигәннәрен! Нинди була икән ул?
Күптән инде хыялланам,
Мин шәһәрдә булырга.
Сөйләгән идее саескан,
Матур кала турында.
Тик әтием Шүрәле
Һаман мине кисәтә:
«Анда яши кешеләр,
Явыз Былтыр кебекләр».
Тик, барыбер хыялланам
Килә шәһәр күрәсе,
Дөнья белән танышасы,
Мин бит замана баласы.

2 нче күренеш
Шәһәр урамы. Машиналар чаба. Шүрәлия дә йөгерә. Шулвакыт чак кына машина бәрдерми кала.
Шүрәлия: Йөгерә-йөгерә бара идем
Алга да карамыйча.
Килеп чыкты бер машина
Торам мин аңламыйча.
Мине бәреп китә язды
Көчкә читкә тайпылдым.
Зур бәладән котылдым дип,
Бик озак өнсез тордым.
Шофер: Әллә яшәп туйдыңмы? Шүрәлия: (елый).
Юл хәрәкәте хезмәткәре: Кем гаепле? Нигә мондый
Фаҗигалар еш була?
Чөнки күп балалар
Юл кагыйдәләрен боза.
Балалар: 1. Карап-карап торам да мин,
Уйлап-уйлап торам да.
Куркып куям: ай-һай кыен
Йөрүләре урамда.
2. Урамның теге ягына
Мөмкин түгел үтүе:
Урам тулы троллейбуслар,
Машиналар көтүе.
3. Әллә кайсы җирдән генә
Трамвай, йә машина,
Йә булмаса мотореллер
Килеп чыга каршыңа.
4. Йә сызгырта сыбызгысын
Милиционер абый.
Йөри белмәсәң урамда,
Ул әлләкаян таный.
5. Ялт чыгасың тротуарга –
Сизелми дә калына!
Бигрәк авыр шул шәһәрдә
Авыл балаларына!
Шүрәлия: Нишләргә соң инде? Минем бит бик тә шәһәрне күрәсе килгән иде.
Юл хәрәкәте хезмәткәре: Мин ЮХИДИ хезмәткәре
Юлларда сакта торам.
Юлларда сез йөрегез
Һәрвакыт исән-имин.
Кызганычка каршы, мондый юл-транспорт фаҗигаләре еш булып тора. Сез алар турында телевизордан карап, газета журналлардан укып та беләсездер.
3 нче күренеш
Тавык малае Чиччи юлда уйнап йөри.
6. Тавык малае Чиччи
Олы юлда уйнаган:
Чиччи: Миңа беркемдә тими!
6. Ул шулай дип уйлаган.
Чиччи туйганчы уйнап,
Күбәләкләр куган ди.
Шул арада кич җитеп
Карңгы да булган ди
Фара утын кабызып,
Уза ди машиналар…
«Пип-пип! –дип, -
Олы юлдан кит-кит!» — дип.
Тавык малае Чиччи
Бер дә колак салмаган.
Уйламый йөри-йөри
Машинага тапталган.
«Ашыгыч ярдәм» машинасы Чиччины алып китә.
Шүрәлия: Ай-яй-яй! Шәһәрдә бигрәк куркыныч икән. Мин урманда көне-төне уйныйм, бер куркыныч та сагаламый.
4 нче күренеш
3 малай юлда тун уйный.
7. Гали, Вәли, Шәвәли
Яхшы уен тапканнар
Машина юлына чыгып
Туп тибеп уйнаганнар.
Әй, малайлар, малайлар;
Болай итеп йөрмәгез!
Гомер бер генә килә ул,
Анны шулай өзмәгез!
Малай: Юл кырыеннан бармаска,
Уйнамаска, чапмаска,
Апа өйрәткән идее,
Бик нык кисәткән идее.
Шүрәлия: Кеше балаларына шәһәрдә бик тә куркыныч икән. Ничек яшиләр соң алар анда?
Юл хәрәкәте хезмәткәре: Әгәр юл кагыйдәләрен белсәң, бер дә куркыныч түгел ул.
5 нче күренеш
Шүрәлия белән юл хәрәкәте хезмәткәре шәһәр урамыннан баралар.юлларында светофор очрый.
Шүрәлия: Ә монысы нәрсә инде?
Басып тора багана,
Бер аяклы багана.
Өлкәннәргә эндәшә
Эндәшә һәр балага
Менә сезгә багана?!
8. Багананың өч күзе,
Өч күзендә өч сүзе.
Берсе аның – кызыл күз,
Икенчесе сары күз,
Өченчесе сары күз.
Светофор: Урамнарны күзәтәм,
Узганнарны кисәтәм,
Янып отра өч күзем,
Күреп торам ич үзем,
Әйтеп торам өч сүзем:
- Кузгалма! – ди кызыл күз,
- Сабыр! – дия сары күз,
- Ярый! – дия яшл күз.
Шүрәлия: Моннан ары мин дә, светофрога гына крап йөрермен.
Юл билгеләре тотып балалар тезелеп баса.
Шүрәлия: Кара әле абый, агачлар да ниндидер сәер, үзләре ботаксыз.
(Юл билгеләренә күрсәтә).
Юл хәрәкәте хезмәткәре: И-и, Шүрәлия. Бу бит агачлар түгел, ә юл билгелре. Алар халыкны, шоферларны төрле хәвеф-хәтәрләрдән кисәтә.
Балалар: (юл билгеләрен тотып сөйлиләр).
1. Бу билгенекүрсәләр,
Шоферлар уйланалар.
Димәк, тиздән мәктәп бар,
Игътибарга алалар.
2. –Тукта! – дип әйтә билге,
Хәвеф-хәтәрләр юкмы?
Әгәр инде булмаса,
Газга баста бар алга!
3.Әй, шофер, уйла ачык:
Синең өчен юл ябык.
4. Яратсам да чабарга сәпиттә,
Туктата бу билге әлбәттә.
Аңлата ул миңа: ярамый
Чабарга бу юлда сәпиттә.
5. Алга барсаң да ярый,
Уңга барсаң да ярый.
Бу билге рөхсәт бирә
Алга, уңга барырга.
6. Бу билге – шундый билге:
Сине саклый җәяүле!
Чыгабыз бергә-бергә
Без юлны шушы җирдә.
7. Бу билгене күрүгә.
Барысыда шатлана.
Димәк, кирәк вакытта
Мөмкин тамак ялгарга.
Шүрәлия: Юл билгеллрен белә чынлап та бик кирәк икән шул.
«Шофер буласым килә» җыры башкарыла.
7 нче күренеш
Шүрәлия: Шәһәрдә машиналар да күп икән. Ниндиләре генә юк!
(Табышмакларга җаваплар табу).
«Тыр-р» дисәң туктамый,
«На-а» дисәң, атламый
Печән салсаң ашамый.
(трактор)
Кылга асылына,
Тимергә таяна.
Утырып чаба,
Теләсә кая.
(трамвай)
Бу машина еш кына
Кинәт бәйдән ычкына:
Йөрәкләргә шом салып
Елый-елый кычкыра.
(янгын сүндерү машинасы)
Өйләрдән дә биек ул,
Йортлардан да биек ул.
Бер кул белөн авыр йөкне
Күтәреп кенә йөртә,
Көчле алып кебек ул.
(күтәрү краны)
Әкрен генә юл буйлап
Ни йөри, дисәң, эзләп?
Үтеп киткән арада –
Куйган юлны тигезләп.
(шугалак-каток)
Нәрсә соң бу, ни соң бу:
Монда бер хикмәт бардыр?!
Узып бара урамнан
Дүрт тәгәрмәчле яңгыр!…
(су сиптерү машинасы)
Ә бу нинди машина –
Җир казырга ашыга?
Йөрми ул кирәксезгә:
Җир көри кәрәксез дә.
(экскаватор)
Ә монысы нишләп йөри? –
Урамнан карны көри,
Ашыкмый-кабаланмый –
Артыннан карда калмый…
(кар чистарту машинасы)
Шүрәлия: Машиналар кешеләргә зур ярдәм күрсәтәләр икән.
8 нче күренеш
Катнашучы балалар тезелеп басалар.
Шүрәлия: Шәһәр нинди зур! Урмандагы кебек монда да дашырга мөмкин ич. Шәһәрдәге йортларның саны юк! Машиналарның иге-чиге юк! Әммә мин яхшы төшендем: «Сау- сәламәт булу өчен, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк!»
1. Әти белән әниеңне
Кайгылардан сакла син.
«Юл фәне әлифбасының»
Һәр билгесен ятла син.
2.Светофорның һәр әмерен
Тиешенчә үтә син.
Йөзгә кадәр яшәрсең
Имгәнүләр күрмәссең.
3.Юл йөрү кагыйдәләрен
Онытма син кич иртә.
Әти-әниең синең
Сау кайтуыңны көтә.
(«Шүрәле» җыры башкарыла).





Краткое содержание
Данное театрализованное представление направлено на ознакомление учащихся с правилами дорожного движения, безопасного движения на дорогах. Действие разворачиваетсяв городе, куда приходит познакомиться с городом Шуралия. Шурале- мифический персонаж из сказки Габдуллы Тукая. По ходу представления героиня попадает в различные дорожные происшествия, из которых ей помогают выбраться учащиеся. Они же вместе с представителем ЮИД знакомят ее с правилами дорожного движения. В конце предстваления героиня узнает много нового, приходит к выводу, чтобы «жить долго и быть здоровым, нужно знать правила дорожного движения».

Файлы: Конспект Велосипед как средство ЗОЖ.doc
Размер файла: 553984 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология