Автор конспекта:
Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — основное общее образование

Целевая аудитория: — Все целевые аудитории

Класс(ы): — 3 класс

Предмет(ы): — Родной язык

Цель урока: —

:1) укучыларның Казан турында белемнәрен барлау,

тулыландыру, туган як тарихын өйрәтү.

2) мәдәни яктан тәрбия бирү, укучыларның рухи дөньясын

баету.

3) балаларның уйлау сәләтләрен арттыру, иҗади сыйфатларын

үстерү.

Краткое описание: — Данный урок посвящен изучению родного края в 3 классе.

Тема:Татарстан – туган ягым.

Максат:1) укучыларның Казан турында белемнәрен барлау,

тулыландыру, туган як тарихын өйрәтү.

2) мәдәни яктан тәрбия бирү, укучыларның рухи дөньясын

баету.

3) балаларның уйлау сәләтләрен арттыру, иҗади сыйфатларын

үстерү.

Җиһазлау: плакатлар «И Казан! Нурлы Казан, моңлы Казан!»; «Иле барның теле бар»; «Тарихны белмәгәннең киләчәге юк»; Казан турында фоторәсемнәр, кроссворд.

Дәрес барышы:

I.КЕРЕШ ӨЛЕШ

— Исәнмесез, балалар! Дәресне башлыйбыз.

Казан – Идел буендагы иң эре сәнгать һәм мәдәният үзәкләренең берсе, дөньяның иң төньягында яшәүче мөселман халкы башкаласы.

— Кадерле укучылар, татар халык мәкале “Иле барның теле бар”, — ди һәм шулай ук «Тарихны белмәгәннең киләчәге юк» – ди . Бүген без сезнең белән Казан тарихына сәяхәт итәрбез.

II. КАБАТЛАУ

а) парлап ике репликалы диалог төзү. Ике укучы кара- каршы баса. Берсе сорый, икенчесе җавап бирә. Укытучы сорауларны әйтә.

— Спроси, столица Татарстана какой город? ( Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?)

— Спроси, в Татарстане что есть? ( Татарстанда нәрсәләр бар? )

— Спроси, Татарстан какое государство? ( Татарстан нинди дәүләт? )

— Спроси, в Татарстане какие национальности живут? ( Татарстанда нинди милләтләр яши? )

— Спроси, на гербе Татарстана что изображено? ( Татарстан гербында нәрсә сүрәтләнгән? )

— Спроси, на флаге Татарстана какие цвета есть? (Татарстан флагында нинди төсләр бар?)

— Спроси, кто Президент Татарстана? (Татарстанның Президенты кем?)

б) Татарстан картасы буенча 6 — 7 җөмлә төзү ( 2 – 3 укучы сөйли ).

III. ЯҢА ТЕМА

А) Уен «Ромашка»

Һәр чәчәк яфрагында сорау язылган, бер укучы такта янына чыгып сорау бирә.

— Татарстанның өч дәүләт символын әйтегез? ( герб, гимн, флаг )

— Кремль комплексында нинди мәчет урнашкан? (Кол Шәриф)

— Бу күлне милләтнең изге урыны дип саныйлар? Нинди күл ул? (Кабан күле)

— Татарстан гербында нәрсә ясалган? (канатлы ак барс)

— Рөстәм Яхин кем ул? (композитор)

— Казанда иң күренекле ике театрны атагыз? (Г.Камал театры һәм М.Җәлил опера һәм балет театры)

— Татар халык шагыйре. Казанда аның музее, мәйданы, урамы бар. Кем ул? (Габдулла Тукай)

— Казанда иң танылган манара? (Сөембикә)

— Сөембикә манарасы ничә катлы? (Җиде)

Б) Төсле фоторәсемнәр буенча укучы такта янына чыгып Казанның истәлекле урыны турында сөйли.

В) «Кроссвордка да без оста»

— Кроссворд тактада язылган. Шуны чишәргә кирәк. Уртада вертикаль буенча Казан белән бәйле сүз чыгарга тиеш.

1. Җәй көне үткәрелә торган татар халык бәйрәме.

2. Сабантуйда беренче килгән атның муенына нәрсә салалар?

3. Ислам һәм Милли …

4. Иделгә коючы елга.

5. Казан уртасында күл.

6. Опера һәм балет театры кем исемен йөртә?

7. Казанның горурлыгы.

8. Г.Тукайның әкияте.

Г) Язма эш . Тест «Саннар ни сөйли?»

— Балалар, мин сезгә тестлар өләшәм. Ике вариант җавап тәкъдим ителә. Шуның дөресен сайларга кирәк.

1. Дәүләт гимны ничәнче елда кабул ителгән?

а) 1993 б) 1999

2. Сөембикә манарасының биеклеге?

а) 98 метр б) 58 метр

3. ТР дәүләт флагы кайчан кабул ителгән?

а) 2001 б) 1991

д)

– Сез туган як турында нинди мәкальләр беләсез? Һәр укучы бер мәкаль әзерли. Шуны матур итеп әйтә, аңлата.

IV. ЙОМГАКЛАУ

— Балалар, шуның белән Казан турында безнең дәресебез тәмам. Барыгыз да билгеләр алды. Татарстан турында белемнәребезне арттырдык, төрле мәгълүмат тупладык.

Файлы: И.Одар Таргылтыш.doc
Размер файла: 52224 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология