Автор конспекта:
Автор(ы): — Демьянова Надежда

Место работы, должность: — Старотябердинская СОШ Кайбицкого района РТ

Регион: — Республика Татарстан

Характеристики урока (занятия) Уровень образования: — начальное общее образование

Целевая аудитория: — Учитель (преподаватель)

Класс(ы): — 2 класс

Предмет(ы): — Литературное чтение

Цель урока: — 1. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту; укучыларның сөйләмен баету; текст белән эшләргә өйрәтү. 2. фикерләүләрен, игътибарлыкларын, күзаллауларын үстерү; нәтиҗә чыгара белүләрен формалаштыру. 3.Ел фасылларының матурлыгын күрә белү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Краткое описание: — Урок по литературному чтению во 2 классе по татарской народной сказке "Бүләк кемгә?"

Тема: Бүләк кемгә?

Максат: 1. Сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту; укучыларның сөйләмен баету; текст белән эшләргә өйрәтү.

2. фикерләүләрен, игътибарлыкларын, күзаллауларын үстерү; нәтиҗә чыгара белүләрен формалаштыру.

3.Ел фасылларының матурлыгын күрә белү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: Татар халык әкияте “Бүләк кемгә?”, 116 – 118 битләр, Уку китабы

Җиһазлар: Мультимедиа, магнитофон, рәсемнәр

Дәреснең барышы:

1. Дәресне оештыру.

- Исәнмесез, укучылар! Әйдәгез дәресне башлап җибәрик. Дәрестә яхшы катнашкан балаларны дәрес ахырында йолдызлар белән бүләкләү була.

Башланып китте дәрес,

Без матур утырабыз.

“4”, “5” ле билгеләрен

Без көн дә арттырабыз.

2. Дәреснең темасын ачу.

- Укучылар, әйдәгез экранда бирелгән табышмакларны укып, җавапларын табыйк.

1) Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

Берсе ак мамыгын түши,

Ә берсе җыеп ала. (ел фасыллары)

2) Иң иртә ул күренә,

Менеп китә үренә.

Сокланамын эшенә —

Нур сибә бар кешегә. (кояш)

3) Ай янында 60 күз,

Алтмышы да алтын күз. (йолдызлар)

- Сез ничек уйлыйсыз, бу дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

3. Ел фасыллары турында әңгәмә.

- Елның ничә фасылы бар?

- Сез елның кайсы фасылын яратасыз?

- Хәзер без сезнең белән кайсы ел фасылының матуррак, батыррак, икәнен ачыкларбыз. Моның өчен безгә “Бүләк кемгә?” әкияте ярдәм итәр.

- Нәрсә турында икән бу әкият?

4. Әкият өстендә эш.

а) Укытучының укуы. Сораулар бирә — бирә, кызыксындырып уку.

– Кояш нигә чакырып алган икән ел фасылларын?

- Көз нәрсә дип җавап биргән икән?

- Сез аның сүзләре белән килешәсезме?

- Яз ничек дип уйлый икән?

- Ә сез ничек уйлыйсыз?

- Җәй нәрсә дияр икән?

- Сез килешәсезме аның сүзләре белән?

- Кояш кемгә бирер икән бүләген?

б) Укучылар әкиятне эчтән укыйлар.

в) Сүзлек эше.

Бик затлы – кыйбатлы, кыйммәтле

Бәс – кыш көне агачларга куна (рәсем күрсәтү)

Тыйнак – сабыр

Рольләргә бүлеп уку.

5. Физкультминутка. Музыка җибәрелә.

6. Сайлап укыту (Р. Миңнуллинның “Төсле мизгелләр” шигыре -берәм – берәм укыла — слайдта, аннан соң рәсем күрсәтелә — слайдта). Шул шигырьгә һәм рәсемгә туры килүче өзекне китаптан табып уку.

а) Көз (рәсем) — уку.

б) Кыш

в) Яз

г) Җәй

7. Кайсы сүз кайсы рәсемгә туры килә? Ел фасылларына туры килә торган сүзләрне табу. (Тактада ел фасыллары рәсемнәре һәм карточкага язылган сүзләр.)

Кар яңгыр кояшлы буран яшел

Чәчәкләр ап – ак күлләвек сары

Сыерчыклар бәс кызыл җиләк

сайрый чаңгы су коену салкын

ачы җил кипкән яфраклар яңа ел күбәләкләр

туң өлгергән игеннәр сабантуй

апрель боз китү.

8. Чайковскийның “Ел фасыллары” дигән әсәрен тыңлап китү.

9. Рефлексия.

- Бүгенге дәрес сезгә ошадымы?

- Кайсы ягы ошады?

- Бүгенге дәрестә ниләр белдек?

10. Йомгаклау.

- Елның кайсы фасылы матуррак һәм батыррак инде?

- Елның һәр фасылы да үзенчәлекле, матур. Табигатьнең матурлыгын күрә белергә, аны саклый белергә кирәк.

11. Үзбәя.

- Укучылар, кем дәрестә үзен бик яхшы җавап бирдем, яхшы катнаштып дип исәпли, алар кызыл йолдызлар алалар. Кем тиешенчә җавап бирмәдем дип уйлый, алар зәңгәр йолдызлар ала.

12. Өй эше.

1. Әкиятне сәнгатьле һәм шома укырга өйрәнергә.

2. Эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә.

3. Иҗади эш. (Ел фасылларына карата рәсем ясау, шигырь язу, шигырь ятлап килү).

Файлы: Б.Заходер. Серая Звёздочка.doc
Размер файла: 52224 байт.

( план – конспект урока 1 класс 5 класс. 6 класс 7 класс 8 класс 9 класс 10 класс Английский язык Литературное чтение Математика Музыка ОБЖ Окружающий мир Оренбургская область Физика ЦОР алгебра биология викторина внеклассное мероприятие география геометрия здоровье игра информатика история классный час конкурс конспект урока краеведение кроссворд литература начальная школа обществознание презентация программа проект рабочая программа русский язык тест технология урок химия экология